Глазов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Глазов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Глазов
арча Глаз
Байрак[d]
Flag of Glazov (Udmurtia).pngCoat of Arms of Glazov (Udmurtia).png
Сурәт
Рәсми исем Глаз, Глазов һәм Глазово
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Глазау районы[d]
Административ-территориаль берәмлек Удмуртия
Халык саны 93 056 кеше кеше (1 гыйнвар 2018)[1]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 150 метр
Сәгать поясы UTC+04:00
Мәйдан 69 км²
Почта индексы 427620–427649
Рәсми веб-сайт glazov-gov.ru
Беренче язма телгә алу 1678
Җирле телефон коды 34141
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Глазов Викиҗыентыкта

Глазов (Кала, рус. Глазов, арча Глаз, Кар) — Удмуртиянең төньягында урнашкан шәһәр, Глазов районының административ үзәге.

Халык саны — 95 835 кеше (2010)[2].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазов Чүпченең сул ярында, Ижаудан 180 километрдан көнчыгышка таба урнаша.

Шәһәрнең мәйданы — 6916 га (69 км²).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазова климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3,0 5,6 9,2 25,3 30,4 34,2 37,8 37,1 32,7 20,9 9,6 3,2 37,8
Уртача максимум, °C −10 −9 −1 7 16 21 24 20 14 5 −4 −9 6
Уртача температура, °C −13,5 −12,1 −5,4 3,7 11,6 17 18,7 15,6 9,8 2,5 −5,6 −10,3 2,7
Уртача минимум, °C −16 −16 −10 −2 5 10 12 10 6 0 −8 −14 −2
Абсолют минимум, °C −46,3 −39,5 −33,2 −24 −8,8 −2,5 2,3 −0,2 −7,3 −24,2 −35,3 −46,8 −46,8
Явым-төшем нормасы, мм 18,3 13,7 13,3 14,1 21,4 45,4 44,8 35,0 32,1 36,5 24,9 17,3 316,8
Чыганак: weather.msn.com

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазов, Ирек мәйданы

Глазово авылы беренче тапкыр 1678 елда телгә алына.

1780 елда Екатерина II указы буенча, 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла; Глазово авылы Глазов өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1796—1818 елларда шәһәрнең башлыгы Пётр Фёдор улы Чайковский (Петр Илья улы Чайковскийның бабасы) булган.

1879 елда Владимир Короленко Глазов шәһәренә сөргенгә җибәрелгән.

1898 елда Глазов аша Себер аша магистрале узган.

1921 елның гыйнвар—июньдә Глазов Вәтәк автономияле өлкәсенең башкаласы булган.

Бөек Ватан сугышы вакытында Глазовка Ленинградтан тәмәке фабрикасы, 2нче Ленинград пехота училищесы, 544 номерлы патрон заводы эавкуацияләнәләр. Сугыштан соңгы елларда патрон заводы нигезендә уран җитештерү предприятиесы төзелә (киләчәктә — Чүпче механика заводы).

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогик институты
  • Глазов инженер-экономка институты (Ижау дәүләт техник университетының филиалы)
  • УдДУның хокук, иҗтимагый идарә итү һәм иминлек институтының Глазовта филиалы
  • Глазов техник колледжы
  • Русия мәгариф академиясе университетының Глазовта филиалы

Шулай ук шәһәрдә медицина училищесы, техниум, 3 профессиональ-техник училищесы, 18 мәктәп, 3 гимназия, 1 лицей, сәнгать һәм музыкаль мәктәпләр бар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глазов аша Горький тимер юлның тармагы уза, Глазов — Ижау трассасы Ижауга һәм Пиремгә чыгуны таэмин итә.

Шәһәр эчендә унөч автобус маршрут эшли.

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чүпче механика заводы идарәсе

Шәһәрнең төп предприятиеләр:

  • Чүпче механика заводы
  • ААҖ «Глазовский завод „Металлист“»
  • ОАО «Глазовский» ликёр-аракы заводы

һ.б.

Шәһәрдә туганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]