Камбарка районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камбарка районы latin yazuında])
Камбарка районы
Герб
Байрак
Ил

 Россия

Статус

муниципаль район

Төбәк

Удмуртия

Административ үзәк

Камбарка

Нигезләү датасы

23 гыйнвар 1924

район башлыгы

Александр Васильевич Поддубский

Рәсми телләр

удмурт, рус

Халык саны  (2010)

18 108[1]

Халык тыгызлыгы

23,8 кеше/км² кеше/км²

Мәйдан

672,62 км²[2]

Карта

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

http://www.kamrayon.ru/

Камбарка районы (рус. Камбарский район, удм. Камбарка ёрос) — Россия байрагы Россия Федерациясе субъекты Удмуртия республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәгеКамбарка шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Район яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Сарапул районы
Көнчыгыш Пермь крае (Чайковски районы)
Көньяк-көнчыгыш Башкортстан
Көньяк Каракүл районы

Район Чулман-Агыйдел түбәнлеге эчендә урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Әрмәз, Шолья, Камбарка, Бүә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район 1924 елның 23 гыйнварында Урал өлкәсенең Сарапул округы составында барлыкка килгән. Соңрак, район бетерелгән һәм Сарапул районына кушылган. 1937 елда Киров өлкәсенең составыннан Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1939 елда, Сарапул районының кечерәю нәтиҗәсендә Камбарка районы кабаттан торгызыла.

1963 елда район яңадан юкка чыгарыла, аның территориясе Сарапул авыл районы һәм Сарапул шәһәре арасында бүленә. 1965 елда өченче мәртәбә торгызыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970[3], % 1979[4], % 1989[5], % 2002[6], % 2010[1], %
23 144 23 059 22 680 21 243 18 108

Милли состав: арлар — 3,9 %, руслар — 81,1 %, татарлар — 8,6 % (2002 җанисәбе буенча).

Татарлар күпләп район үзәгендә һәм Шолья, Кама авылларында яшиләр.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларның
саны
Халык саны[7],
кеше
(2007 ел)
Мәйдан,
га
Камбарка шәһәр җирлеге Камбарка 1 12371 12940
Әрмәз авыл җирлеге Түбән Әрмәз 3 748 13822
Борок авыл җирлеге Борок 6 797 2790
Ершовка авыл җирлеге Ершовка 1 1056 3350
Кама авыл җирлеге Кама 1 2717 5260
Михайловка авыл җирлеге Михайловка 5 786 21500
Нефтебаза авыл җирлеге Камское 1 1023 560
Шолья авыл җирлеге Шолья 3 1800 7040

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12 мәктәп, 13 балалар бакчасы, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 6 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 11 мәдәният йорты, 11 китапханә һәм Камбаркада мөзәй эшли.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ершовка авылы янында Чулман елгасы

Район территориясеннән Горький тимер юлының «МәскәүСвердловск» тимер юл линиясе һәм «Ижау — Чайковски» тимер юл тармагы уза. Чулман аша паромлы кичүләр эшли.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-01-23 
  2. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst94/DBInet.cgi?pl=8006001
  3. [1]
  4. [2]
  5. [3]
  6. [4]
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-05-16, retrieved 2012-01-23