Бүә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бүә latin yazuında])
Бүә
География
АТБ Пермь крае
Ил Россия
ДДӨБ 58 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 56°39'31"тн, 55°26'4"кнч, 56°12'24"тн, 54°11'16"кнч
РДСР 10010101112111100015970
Нинди сулыкка коя Түбән Кама сусаклагычы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 6530 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 228 километр Edit this on Wikidata
Карта

Бүә – елга, Чулман елгасының сул кушылдыгы. Тол калкулыгының (Пермь крае) көньяк битләвендә башлана. Пермь крае, БР ның Яңавыл районы аша төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба ага һәм Чулман елгасына (тамагыннан 240 км ераклыкта) коя. Озынлыгы 228 км, басс. мәйданы 6530 км², тулаем авышлыгы якынча 182 м. Елга Пермь краеның Верхний Осиновик авылыннан көньяк-көнбатышка таба 2,5 километр ераклыкта башлана. Башкортстан территориясендәге озынлыгы якынча 60 км.

Башлыча кар сулары белән туена. Еллык агымның 65% ы язгы (апр.—май), 23% ы җәйге-көзге (июнь—окт.), 12% ы кышкы (нояб.—март) вакытларга туры килә. Нефтекама ш. составындагы Чишмә авылы тирәсендә уртача еллык су чыгымы 24,3 м³/ с. Бассейн рельефы убалы тигезлек, елга үзәннәре һәм сызалар белән бүлгеләнгән, башлыча өске Пермьнең уфа ярусы һәм казан ярусы токымнарыннан гыйбарәт. Югары агымда ландшафтлар кәсле көлсу тупрактагы кара ылыслы һәм киң яфраклы урманнардан тора. Башка территориядә аксыл соры һәм соры урман тупрагы өстенлек итә, байтак өлеше сөрелгән. Бассейн территориясенең 31% ын урман каплаган. Буада Карман сусаклагычы төзелгән. Кушылдыклары: уң – Ушъя, сул – Каймаша, Урҗа, Шүдек, Әмзә, Әри, Яңавыл һ.б.

Алтмышынчы еллар башына кадәр аның буенча сал агызганнар. Ләкин Бүә саега башлаган. 1960 елда БАССР хөкүмәтенең карары белән елганың ике ярына кадәр өч километрлы ара тыюлык дип игълан ителә, терлекләр көтү, урман һәм куакларны кисү катгый контрольдә тотылырга тиеш була.

1963-1973 елларда Бүә елгасында Башкортстан энергетикасы флагманы – Карман ГРЭСы төзелә. Биредә шулай ук су саклагыч төзелү белән бәйле, сал агызу туктатыла. 1973-1974 елларда Таш-Елга авылы районында тимер-бетон капиталь күпер төзелә. Ул вакытка кадәр елга аша кичүдән чыкканнар.

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны – Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны – Чулман[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Гидротехник Корылмалар һәм дәүләт су кадастрының Россия Үзәк реестры.».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]