Нефтекама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1963
Нефтекама
Герб
Герб
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Координаталар 56°05′00″т.к. 54°15′00″кч.о. / (G) (Я)
Мэр Гарифуллин Илүс
Нигезләнде 1957
Беренче телгә алу 1957
Мәйдан 147,25 км²
Климат төре уртача
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 133 600 кеше (2010)
Телефон коды 34783
Почта индекслары 452680
Рәсми сайт http://neftcity.ru/
Нефтекама (Русия)
Red pog.png
Нефтекама (Башкортстан)
Red pog.png

Нефтекама (рус. Нефтекамск) — Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр. СССР чорында Кызыл Кама районы җирләрендә нефть һәм нефтехимия сәнәгате үзәге буларак пәйда булган.

Шәһәр советына Әмҗе, Энергетик, Ташкын, Хмелевка, Чишмә, Кырым-Сарай, Марино авыллары буйсына.

Халык саны һәм сәнәгать продукциясен чыгару буенча Нефтекама — Башкортстандагы 4 нче шәһәр: Уфа, Стәрлетамак һәм Салаваттан кала.

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама буенда, Уфадан 220 км ераклыкта урнашкан.

Кызыл Кама районында Нефтекама шәһәр округы һәм Агыйдел шәһәре урнашканнар

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү]

Нефтекаманың тарихы 1947 елда, Кызыл Кама районы, мари авылы Әрлән янында урнашкан №3 буровойдан нефть табылудан башлана. 1957 елда Кәчәү авылы янында нефтьчеләр шәһәрчеге төзелә башлый.

Башнефть берләшмәсенең зур һәм куәтле филиалы — “Арланнефть” идарәсе барлыкка килә. Нефтьчеләр өчен йортлар белән беррәттән, дәваханә, мәктәп, балалар бакчасы, алар артыннан мунча, кинотеатр кебек социаль объектлар барлыкка килә. Кама буенда урнашкан эшчеләр бистәсенә Нефтекама исеме бирелә. 1959 елда тиз үсүче торак урынына эшчеләр бистәсе статусы бирелә, 1963 елда – шәһәр статусы. Шул чорда биредә ике зур завод — ясалма күн һәм автомобильләр заводы төзелә башлый.

Нефть чыгару күләме артуга, бистә елдан-ел үсүгә бәйле тармакны энергия белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп туа, Воткинск ГЭСыннан килгән энергия генә җитми башлый. Шулай итеп, сусаклагыч һәм яңа электр станциясе төзү турында карар кабул ителә һәм алтмышынчы елларда Карман гидроэлектрстанциясе төзелә башлый. Бүген Карман ГРЭСы — Башкортстанда гына түгел, Русиядә иң зур электр станцияләренең берсе, ул республиканың яртысын һәм тирә-як төбәкләрне энергия белән тәэмин итә.

Халык[үзгәртү]

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
2 946 46 482 69 586 106 801 122 290 121 733

2002 елгы Бөтен рәсәй халык санын алу буенча милли состав: татарлар – 30,5 %, башкортлар — 29,1 %, урыслар – 27,8 %, марилар — 9,4%, удмуртлар – 1,1%.

Матбугат[үзгәртү]

2006 елга кадәр Краснокама районы иҗт.-сәяси гәз. «Кама таңнары» Нефтекама белән уртак басма булып тора, ләкин шуннан соң шәһәр хакимияте татар басмасы белән хезмәттәшлеген туктаткан.

Нефтекамада мари телендәге «Чолман» (Чулман) республика газетасының редакциясе урнашкан. Аена 1 кат чыга, тиражы – 3900 данә.

Сәнәгать[үзгәртү]

NEFAZ 52997 шәһәр автобусы

Нефтекамада елына 40 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелә. Шулардан нефть чыгаручыларга 7 генә % туры килә: «Башнефть-Геострой «НУБР» ҖЧҖ, «Әрлән УЭН» ҖЧҖ, «Башнефть-Добыча» ҖЧҖның НГДУ «Әрләннефть».

Шәһәрнең икътисади торышын КамАЗ ААҖ төркеменә керә торган Нефтекама автомобиль заводы билгели. ААҖ «Нефаз» Русиядәге 30% автобусларын һәм 40% сыеклыч ташый торган машиналар паркын җитештерә. 2010 елда шәһәрдәге җитештерүнең 14%ы «Нефаз»га туры килсә, 2012 елда ел шәһәр оешмаларының 38,5 миллиард сумлык товар җитештерсә, шуның 26 процентының “НефАЗ” өлешенә туры килде. Ул унбер меңнән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итә. “НефАЗ” җәмгыяте зур класслы пассажир автобуслары, цистерналар һәм прицеплар, вахта автобуслары, үзбушаткыч машиналар җитештерү буенча Русиядә лидерлар исәбендә.

“Ясалма күн заводы” җәмгыятенең дә базарда үз урыны бар. Шулай ук Нефтекама нефть корылмалары җитештерү, Нефтекама машиналар төзү заводлары, “Әмҗә урман комбинаты” җәмгыяте, Нефтекама күн галантереясы да шәһәр үсешенә зур өлеш кертә.

Карман ГРЭС – республиканыдагы электр энергиясенең яртысын чыгара. Ул шәһәрдәге иң эре җитештерүче, 42% продукция җитештерә.[7].

Нефтекама нефть промыселлары җиһазлары заводында 1400 кеше эшли[8].

Авыл хуҗалыгын эшкәртү тармагы: «Кама беконы берләшмәсе».

Транспорт[үзгәртү]

Нефтекаманың эчке юллары озынлыгы – 256 км. Нефтекамск аша Уфа — Яңавыл, Самара — Уфа (Нефтекамск — ДүртөйлеБүздәк) автомобиль юллары уза. Нефтекама-Яңавыл тимер юл тармагы шәһәрне Горький тимер юлы белән тоташтыра.

Шәһәр үзәгеннән 6 км-да урнашкан Нефтекамск һава порты хәзерге вакытта файдаланмый, пассажир рейслары очмый.

Мәгариф[үзгәртү]

Шәһәрдә 22 мәктәп эшли, шул исәптән башкорт гимназиясе һәм физика-математика лицее бар. 2010-11 уку елында мәктәпкә 14950 бала йөргән.

Югары уку йортлары[үзгәртү]

2000 елда ачылган Башкорт дәүләт университетының филиалында югары белем алып була. Хәзер биредә 3 мең студент белем ала.[9]

Мөһимлеге буенча икенче уку йорты – Уфа авиация университеты филиалы. Башка вузларның 8 вәкиллеге, 5 филиал.

Мәдәният[үзгәртү]

Татар һәм башкорт башкаручыларының ел саен оештырылучы «Дуслык моңы» бәйгесендә ел да күп төбәкләрдән талант ияләре катнаша. 16-35 яшьлек һәвәскәр башкаручылар һәм музыка училищеларының беренче сыйныф укучылары катнаша.

Шәһәр филармониясендә татар артистлары төркеме бар.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]