Илеш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Илеш районы
рус. Илишевский район
баш. Илеш районы
Герб
Coat of Arms of Ilishevo rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Ilishevo rayon (Bashkortostan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Республика

Башкортстан

Административ үзәк

Югары Яркәй

Нигезләү датасы

1935

Район башлыгы

Мостафин Илдар Иршат улы[1]

Рәсми телләр

башкорт теле, урыс теле

Халык саны (2010)

34 519 кеше

Мәйдан

1 985 км²

Илеш районы харитада

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Автомобиль номерлар коды

02, 102

http://www.ilesh.ru

Илеш районы (рус. Илишевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Район атамасы – элек волость үзәге урнашкан Илеш авылыннан. Ләкин 1935 елның 20 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән район үзәге итеп Мәскәү – Уфа юлы өстендә урнашкан Югары Яркәй авылын куялар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илеш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1980,5 км² тәшкил итә. Чакмагыш, Дүртөйле, Кызыл Кама, Бакалы районнары һәм Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы – 332,5 км.
Район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Район җире буйлап Агыйдел, Сөн, Базы елгалары агып ята.

Туфраклар – урманга хас соры-көлсу, тугайлыклар һәм селтесезләнгән каратуфраклар.

Урманнарда күбесендә каен, имән, юкә агачлары үсә. Урманнар районның 15,4%ын тәшкил итә. Районда нефть ятмалары бар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Югары Яркәй (2009 елда 10,3 мең кеше яши), Рсай (0,94 мең), Андреевка (0,92 мең), Кадер (0,85 мең), Түбән Яркәй (0,85 мең).

Милли составы буенча, Татарстанның күршедәге Мөслим, Актаныш районнары шикелле, тоташ диярлек татар районы. Марилар халыкның 2,4% тәшкил итә, урыслар – 1,9%, удмуртлар – 0,9%. Ләкин Татарстан янәшә булганга Башкортстан җитәкчелеге гомер-гомергә уяулык күрсәткән: Татарстан кулын сузмасын өчен җирле татарлар сан алулар буенча башкорт итеп яздырыла (табл.).

Сан алу буенча милли состав:[2]

Ел башкортлар татарлар
1939[3] 54 % 32 %
1970 71 % 21 %
1979 79 % 13 %
1989 63 % 30 %
2002 81 % 11 %
2010 78,8 % 15,3 %

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 85,7%, башкорт теле — 8,2%, урыс теле — 2,7%, марый теле — 2,5%.[4]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[5] 2008[6] 2009[7] 2010[8] 2012[9] 2013[10] 2014[11] 2015[12] 2016[13]
36 281 34 355 34 171 34 654 34 066 33 649 33 160 32 799 32 396

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы ике җитәкче хакимлек иткән заманда район шактый ярлыга әйләнде. Берсенә хәтта мәхкәмә эше ачылган[14] 2011 елда район үз бюджетын 25%ка гына тәэмин итә. Юкса районда Башкорстанда җитештерелгән 11 млн тонна нефтьнең 2 миллионы табыла.
Илеш – авыл хуҗалыгы каты үскән район. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы – 141,7 мең һектар (район җиренең 72%ы), шул исәптән сөренте җирләр – 107 мең һектар, печәнлекләр – 4,8 мең һектар, көтүлекләр 29,7 мең һектар тәшкил итә.
Ашлык, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерелә. Терлекчелек өлкәсендә ит-сөт, дуңгызчылык, каз үстерү тармаклары уңышлы эшли. Районның авыл хуҗалыгында 22 эре хуҗалык, 1 уку-укыту хуҗалыгы, 50 (72 иде) игенче-фермерлык хуҗалыгы, 14436 шәхси хуҗалык бар. Бу саннар 2011 елның башына карый.[15]

Эш куллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район иктисадында эш яшендәге кешеләрнең 78,2% катнаша, ягъни 11951 кеше.
Дәүләт һәм муниципаль милкендәге оешмаларда һәм предприятиеләрдә 4190 кеше эшли,
җәмәгать ширкәтләрендә һәм оешмаларында – 35 кеше;
катнаш милек саналган оешма һәм предпприятиеләрдә – 750 кеше;

нефть-газ табу ширкәтләренең филиалларында – 1000 артык;

шәхси тармакта – 6976 (ш.и. фермер хуҗалыкларында – 170).
Райондагы авыр икътисади-сәяси вазгыяткә күрә ике меңнән артык кеше вахта ысулы белән Себергә, Ерак Көнчыгышка, нефть табыла торган башка Русия төбәкләренә йөреп эшләргә мәҗбүр. Тагын 500 якын кеше төзелеш әртилләренә җыелып Мәскәү, Уфа шәһәрләрендәге төзелешләргә йөреп эшли.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми саннарга карасаң, район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән, диеп була. Юлларның тулаем озынлыгы – 482,4 км, аларның 93,5% — каты өслекле.
Иң якын тимер юл станциясе – Бүздәк, ул район үзәгеннән 90 км ераклыкта урнашкан. Агыйделдә Груздевка пристане эшли.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның мәгариф учреждениеләре үсешкән, белем бирү пространствосында үз урыны булган системаны тәшкил итә. Районда 1 һимназия, 22 урта, 11 төп гомум белем бирү мәктәпләре, 2 мәктәп-бакча, 35 балалар бакчасы, сигезенче төрдәге интернат-мәктәп, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Гомум белем бирү мәктәпләрендә 4252 укучы укый, 1250 нәни балалар бакчасына йөри. Муниципаль бюджетның 61,1 проценты белем бирү ихтыяҗларына юнәлтелә. 2010 елда балалар учреждениеләрен ремонтлау һәм реконструкцияләүгә республика бюджетыннан – 3,2 млн., районнан 3,1 млн. сум акча бүленде һәм яңа уку елы яхшы әзерлек белән башлап җибәрелде.

2010 елда урта мәктәпләрне тәмамлаган 275 укучының 169ның (61 проц.) – югары, 100 укучының көллият һәм һөнәри училищеларга укырга керүе алып барылган максатлы эшнең нәтиҗәсе хакында ачык сөйли. Ләкин күп очракта бала өчен уку йортын ата-ана сайлавын инкяр итеп булмый әле. Шуңа күрә дә бер төрле һөнәр кешеләре күпләп укып чыга һәм хезмәт базарында үзенә белеме буенча эш таба алмый, яисә, тапса да, югары яки махсус уку йортында теләр-теләмәс алган белеменең сай булуы сәбәпле, эшләп китә алмый.[16]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елдан башлап татар телендә чыгучы «Маяк» гәҗите – республикадагы иң бай тарихлы, данлы матбугат басмаларының берсе. Җиде дистә ел эчендә төрле чорлар кичереп, һәрвакыт укучыларның яраткан басмасы булып калды ул. Район белән бер үк елда оештырылган газета иң тәүдә «Җиңү таңы» дигән исем астында чыга башлый. Аннан соң заман үзгәргән саен исемнәрен алмаштырып, «Сталинчы», «Коммунизм байрагы», «Уңыш өчен» дип атала ул. 1965 елдан Илеш районы газетасы ««Маяк» исемен йөртә.

««Маяк» редакциясе каршында 2003 елның 1 июленнә мәҗбүри рәвештә урыс телендәге, 2005 елның 1 июленнән – башкорт телендәге газеталар чыгарыла башлый.

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уяндык авылы янында елда киң масштаблы Сабан туе бәйрәме уза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.ilesh.ru/about/the-structure-of-the-administration/the-head-and-deputy/
  2. Население Башкортостана: XIX—XXI века: статистический сборник/ Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Башкортостан.- Уфа:Китап, 2008.- 448 с.:ил.
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2100
  4. [http://std.gmcrosstata.ru/webapi/jsf/login.xhtml?invalidSession=true&reason=Session+not+established. 2010 ел җанисәп алу базасы]
  5. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  7. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. 2 гыйнвар 2014 көнне тикшерелгән. 2 гыйнвар 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 20 август 2014 көнне тикшерелгән. 20 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  10. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  11. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  12. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 6 август 2015 көнне тикшерелгән. 6 август 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  13. Калып:Население/2016AA
  14. Илеш карагы (рус.)
  15. Илеш районын үстерү (рус.)
  16. Кыюрак хәрәкәт итәргә