Алмаз Юнысов (1987)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алмаз Юнысов (1987) latin yazuında])
Алмаз Юнысов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Алмаз Рәшит улы Юнысов

Туу көне

18 февраль 1987(1987-02-18) (37 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Илеш районы, Түбән Череккүл

Эшчәнлек еллары

2013 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор, җырчы

Кораллар

баян, тальян, гитара, курай

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Нур» театры (Уфа)
Әнвәр Нургалиев төркеме
«Ихлас-моң» җыр театры

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты – 2023

Алмаз Юнусов

Алмаз Юнысов, Алмаз Рәшит улы Юнысов (1987 елның 18 феврале, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Илеш районы, Түбән Череккүл) ― виртуоз музыкант-баянчы, композитор, җырчы-автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты (2023). Баянчы Айдар Юнысовның игезәге.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 18 февралендә Башкортстан АССР Илеш районы Түбән Череккүл авылында туган. Игезәк туганы Алмаз, сеңлесе бар. Кечкенәдән сәнгать (музыка) юлын сайлый. Югары Яркәй музыка мәктәбендә баян классында укый (укытучысы Люция Рәфкать кызы Хөсниярова), район күләмендә уздырылган «Илеш сандугачы» конкурсында катнашып, икенче урын ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Уфа сәнгать училищесының баян классына укырга керә. Укыганда ук сәхнәгә баянчы булып чыга. «Яшик бу дөньяны яратып» исемле беренче җырны училищеның дүртенче курсында яздыра, аны Салават Фәтхетдинов башкара. Язган җырлары белән 2006―2007 елларда тамашачыга таныла башлый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга кергән, 2011 елда тәмамлаган[1].

2008 елда Уфа дәүләт «Нур» татар театрында музыка бүлеге җитәкчесе булып эшли башлаган. Җиде ел әлеге театрда эшләү чорында күп спектакльләрдә катнашкан, җырлар иҗат иткән. Параллель рәвештә, җырчылар Вәсилә Фәттахова, Әнвәр Нургалиев, Вилдан Фәйзуллин төркемнәрендә, «Ихлас―моң» җыр театрында эшләгән[2] (беренче турны үзләренең авылларыннан башлаганнар ― 8 мартка бүләк йөзеннән авылдашларына бушлай концерт куйганнар). Концертлары театрда спектакль белән бер көнгә туры килгәндә, китеп йөрү мөмкин булмый. Шуңа күрә, үзенең иҗат юлын ― татар эстрадасын, сайлап, 2015 елда (театрда директор алышынгач) Уфа дәүләт «Нур» татар театрыннан киткән.

2015 елда игезәк туганы Айдар белән Уфа үзәгендә тавыш яздыру студиясе ачып, мөстәкыйль эшли башлаганнар. Айдар оештыру, планлаштыру, афиша ясату, дизайн мәсьәләләре белән, Алмаз аранжировка, тавыш яздыру белән шөгыльләнә[3]. Ешрак Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков кебек җырчылар белән эшлиләр. Җырларнын Әнвәр Нургалиев, Лилиана Ирназарова, Мирхәт Гайсин, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар җырлый.

2016 елда Башкортстаннан, Татарстаннан баянда уйнап җырлаучы игезәк яшүсмерләрне катнаштырып, «Игезәкләр шоу» проекты башлап җибәргәннәр (2016 елда алты пар игезәк катнашкан булган).

Уфада беренче зур концертлары 2013 елда куелган. Шуннан бирле ел саен Уфаның иң зур залы ― «Яшьләр сарае»нда концертлары уза. Социаль проектларда катнашалар. «Созвездие талантов» кокурсында катнашучы талантлы авыру балаларга студиядә җырлар яздырырга, клиплар төшерергә булышалар.

Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең дәүләт менеджменты кафедрасында магистратурада читтән торып укый.

2023 елның сентябрендә «Китап» нәшриятында «Аклы-каралы дөнья» китабы чыккан, анда Юнысовларның популяр җыр текстлары кертелгән [4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Айгөл Ирек кызы, 1989 елгы, Яр Чаллыдан. Уфа дәүләт сәнгать академиясенең театр бүлеген тәмамлаган, Нур театрында эшли[5]. Уллары Айваз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр
  • Лилия Йосыпова. «Табиблар безне, исән калмаслар, дигән булган». «Ирек мәйданы», 4.04.2024, № 13 (705), 8-9нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]