Әнвәр Нургалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнвәр Нургалиев latin yazuında])
Әнвәр Нургалиев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев

Туу көне

28 гыйнвар 1974(1974-01-28) (48 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Әлшәй районы, Әүрезтамак

Эшчәнлек еллары

1999 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Ихлас―Моң» театры:
«Әнвәр Нургалиев» театр-студиясе

Бүләкләр

ТР атказанган артисты - 2021БР атказанган артистыБР халык артисты -2021

anvarnurgaliev

Әнвәр Нургалиев, Әнвәр Мәрвәр улы Нургалиев (1974 елның 28 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Әүрезтамак) ― эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган (2021), Башкортстанның атказанган һәм халык (2021) артисты.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Әти-әнисе белән төшкән фотосурәте.
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Хатыны Ирина белән төшкән фотосурәте.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елның 28 гыйнварында Башкортстан АССР Әлшәй районы Әүрезтамак авылында биш балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Әтисе Мәрвәр көтү көткән, әнисе Нәсимә чөгендер үстергән. Әнвәр башта авылларында рус мәктәбендә, аннары татар мәктәбендә укыган. Уфа сәнгать училищесында белем алган. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. «Опера җырчысы» белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать академиясенә (2015 елдан Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты) укырга кергән, өченче курстан икенче бүлеккә күчеп, академияне «камера җырчысы» белгечлеге буенча тәмамлаган[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуы I–II сыйныфларда укыганда булган. Эстрада эшчәнлегенең башы ― 1995 елда. 20 яшьлек егет Башкортстанда узган «Туган тел» җыр конкурсында җиңүчеләр арасына керә. 1998 елдан бирле, академия студенты вакытыннан, татар һәм башкорт эстрадасында иҗат итә. 2001 елда, иҗатының башында, Гүзәл Әхмәтова, БР атказанган артисты Марат Шәйбәков белән «Ихлас-Моң» театр төркеме оештырып, шунда җырлый. Баштарак Башкортстанда, Себер өлкәләрендә чыгышлар ясый. Татарстанда радио-телевидениегә биргән беренче җыры ― «Соң дисеңме әллә» җыры белән танылу ала. 2010 елдан җырчы үз проектын гамәлгә ашыруга керешә, аның өстендә эшләү барышында сигез аудиоальбом чыгара. 2017 елда Мәскәү шәһәрендә артистның беренче сольный концерты уза[2]. «Кочаклама яратмыйча», «Сине эзләп» дип аталган автор треклары иҗат ителә. Һәр җыр өчен видеоклип төшерелгән, аларны YouTube платформасында карарга мөмкин. Әнвәр Нургалиевның музыкасын шулай ук «Европа+» радиосының онлайн эфирында тыңларга мөмкин.

Җырчының репертуарында иң актуаль темаларга лирик һәм дәртле җырлар бар. Композитор Айдар Тимербаев, шагыйрә, автор-башкаручы Зифа Нагаева һ. б. язган җырларны аеруча яратып башкара. Башкарган кайбер җырлары: «Туган көн» (И. Низамов көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре), «Соң дисеңме әллә» (И. Җәлиев көе, Г. Шаһи сүзләре), «Кызым» (Ф. Зөбәиров көе, Р.Таһирова сүзләре), «Сеэнең кебек», «Әни, әти», «Кадерле балакаем» (өчесе дә – З. Нагаева көе һәм сүзләре) һ. б.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең ялгыз җырлау (сольный) карьерасы чорында 7 видео һәм 8 аудиоальбом чыгарган. Беренчесе ― 2016 елда, икенчесе ― 2017 елда. Күп кенә җырлары хитка әйләнгән (мәсәлән, «Кочаклама яратмыйча»)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ирина (Әхмәтҗанова), улы Рафаэль (2000), БДУда юрист белгечлеген үзләштерә; кызы Элина (2005), бию белән шөгыльләнә.

«Хатыным акыллы, сабыр, хәлгә керә торган, кирәк икән, усал да, йомшак та була. Балалар минем исем белән кычкырып йөрми, очынмый, киресенчә, сиздермәскә тырыша[5]»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]