Дилүс Хуҗәхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дилүс Хуҗәхмәтов latin yazuında])
Дилүс Хуҗәхмәтов
рәсем
Туу датасы:

29 август 1987(1987-08-29) (36 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы

Һөнәре:

курчак театры актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2002х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2011«Тантана» премиясе - 2015«Тантана» премиясе - 2019«Тантана» премиясе - 2021«Тантана» премиясе - 2022«Тантана» премиясе - 2024
ТАССР атказанган артисты

Дилүс Хуҗәхмәтов

Дилүс Хуҗәхмәтов, Дилүс Дамир улы Хуҗәхмәтов (1987 елның 29 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы) — курчак театры актеры, 2002 елданЯр Чаллы курчак театрында, 2012 елданТатар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Татарстанның атказанган артисты (2018). «Тантана» премиясе лауреаты (2011, 2015, 2019, 2021, 2022, 2024).

Тышкы рәсемнәр
Яр Чаллы курчак театрында уйнаган рольләре.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 29 августында Чаллыда туган. Туган шәһәрендә 7нче музыка лицееның театр бүлеген (бик яхшы билгеләргә), Чаллының 52нче татар мәктәбенең тугыз классын тәмамлаган (2002). 14 яшеннән һөнәри театр дөньясына кереп киткән — Чаллы дәүләт курчак театрында эшли башлаган: башта сәхнә машинисты, тавыш операторы, соңрак — актер[1]. «Курчак театры актеры» белгечлеге буенча Казан театр укуханәсен (2015, читтән торып), Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының икътисад факультетын тәмамлаган. Ун ел Яр Чаллы курчак театрында эшләгән. 28 спектакльдә 60 роль башкарган[2]. 2012 елданИлдус Зиннуров чакыруы буенча, Казанда, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә. Театр коллективы белән РФ төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә, курчак театрларының халыкара фестивальләрендә катнаша: «Оренбургский арбузник» (Ырынбур), «Радуга» (Самар), «Серебряный осетр» (Волгоград), «ЛИКУРИЧ-65» (Кишинев, Молдова), «И-Волга» (Тольятти), II Баку халыкара курчак театрлары фестивале (2013, Баку, Азәрбайҗан), II «Театральное Поволжье» -«Ниточка» Идел буе округы курчак театрлары фестивале (2014, Уфа), VII «Белгородская забава» халыкара фестивале (2015, Белгород) һ. б.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан мэры Илсур Метшин белән. 2018
  • Булат — «И, сөйкемле Шүрәле» Гөлшат Зәйнашева
  • Илшат, малай — «Кәкрүшкә» Ренат Харис
  • Шүрәле — «Кыш бабай бүләкләре» Н. Абрамцева
  • Кырмыска — «Җырлап узган җәй» Нәби Дәүли
  • Бабай — «Кәҗә белән Сарык» Габдулла Тукай
  • Нихати — «Ана күзләре» Зиннур Думави (япон әкияте буенча)
  • Котбетдин — «Котбетдин маҗаралары» Н. Гернет
  • Лачын — «Таңга - Чулпан, айга – Зөһрә» Зөлфәт
  • Кенәз Вано Пантиашвили — «Ханума» А. Цагарели
  • Гудвин — «Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы» А. Волков
  • Пацюк, Чуб — Раштуа алды төне – Николай Гоголь һ. б.

Тавыш яздыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шаян» телеканалыннан барган бик күп популяр мультфильмнарны татарча сөйләштерүче актер — «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар аның тавышы белән сөйләшә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тантана» премиясе

Д. Хуҗәхмәтов чит шәһәрләрдә үткән фестивальләрдә «Иң яхшы ир-ат роле» төрендә җиңүләр яулап кайта:

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Лилия, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган (Наилә Гәрәева курсы). Чаллы курчак театрында оештыручы-педагог булып эшләгән. 2011 елда өйләнешкәннәр. Улы Кәрим, кызы Мәликә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ундүрт яшендә артист булган егет(үле сылтама). «Шәһри Казан», 17.04.2014
  2. Я не любил играть принцев. «Новая Неделя», 02.04.2010(рус.)
  3. Әкият иленнән. «Көмеш кыңгырау», 19.11.2018
  4. Их – жюри – не поймешь(үле сылтама). «Вечерние Челны»(рус.)
  5. Дилюс Хузиахметов: “Мы оживляем куклы”(үле сылтама). «События», 28.03.2011(рус.)
  6. Гөлинә Гыймадова. Без барыбыз да актерлар. «Ватаным Татарстан», 29.03.2016
  7. Дүрт сәнгать әһеле «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булды 2018 елның 25 май көнендә архивланган.. Татар-информ, 22.03.2018
  8. «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
  9. Объявлены победители театральной премии Министерства культуры РТ «Тантана». 2022 елның 29 март көнендә архивланган. Министерство культуры Республики Татарстан, 28.03.2022
  10. Р. Мөхәммәтова. Дилүс Хуҗахмәтовка тагын бер «Тантана» премиясе тапшырылды. Татар-информ, 27.03.2024

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лилия һәм Дилүс Хуҗиәхмәтовлар: Фатир булганны көтсәң, баласыз картаясың. «Гаилә һәм мәктәп», 2016 ел, март.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]