Азат Хәлимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Хәлимов latin yazuında])
Азат Хәлимов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Азат Мөхәррәм улы Хәлимов

Туу көне

8 сентябрь 1958(1958-09-08) (65 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР Яшел Үзән районы, Юдино

Эшчәнлек еллары

1982 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

музыкант-аккомпаниатор

Кораллар

баян, синтезатор, балалайка

Коллективлар

Татар дәүләт филармониясе

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Азат Хәлимов, Азат Мөхәррәм улы Хәлимов (1958 елның 8 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Юдино) — музыкант-аккомпаниатор, виртуоз баянчы, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр авторы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге музыкант-аккомпаниаторы (19822003 елларда). Татарстанның атказанган артисты (1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 8 сентябрендә Яшел Үзән районы (1958 елның 16 июленә кадәр Юдино районы) Юдино бистәсендә (1965 елдан Казанның Киров районы эчендә) туган. Әтисе Мөхәррәм, табиб; әнисе Заһидә, укытучы; сеңлесе Лилия, табиб; энесе Айрат, архитектор. Әтисенең һөнәренә бәйле, гаилә башта Кама Тамагында яши. 1967 елда, балаларын музыка мәктәбенә бирү өчен, әти-әнисе Яшел Үзәнгә күченә. Азат Хәлимов баян классы буенча Яшел Үзән музыка мәктәбен һәм Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (1977)[1], Казан дәүләт консерваториясен (1982, укытучысы Ильяс Шәрипов) тәмамлаган. Татар дәүләт филармониясенә Илһам Шакиров бригадасына баянчы булып эшкә килә.

19822003 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли. Биредә ул Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Флёра Сөләйманова, Рөстәм Маликов, Зөһрә Сәхәбиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Георгий Ибушев һ. б. күренекле сәнгать осталары белән эшли. Сәхнәдә милли киемнәрдән чыгыш ясый.

2003 елдан Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина иҗат төркеменең музыка җитәкчесе. Иҗат төркеме белән Татарстанның күп авыл-шәһәрләрендә, РФ төбәкләрендә чыгыш ясый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Хәлимов — татар милли музыкасының табигате, тарихы белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләрен, дөнья классикасын тирәнтен белүче, бай репертуар туплаган талантлы музыкант[2]. Җырларга оста итеп аранжировкалар ясау белән шөгыльләнә. Үзенең чыгышларында төрле концерт гармуннарында өздереп уйнаучы буларак тамашачы мәхәббәтен яулаган виртуоз гармунчы. Сәхнәдә концерт саен биш гармунда уйный: сигез телледән башлый, дүрт телле белән тәмамлый. Барлык төрле гармуннарда, тальянкада, фортепьянода, балалайкада, гитарада, синтезаторда уйный.

Йөзләп җыр авторы. Беренче җырын 1988 елда язган. «Болгар» ансамбле өчен Гөлшат Зәйнашева сүзләренә болгарлар турында язылган җырны беренче булып Зөлфәт Хәким башкара. Әлеге җыр ССРБ телевидениесенең 1нче каналыннан тапшырыла [3]. Унбиш җырын Зөһрә Шәрифуллина башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Зөһрә Шәрифуллина (1956), җырчы, ТР халык артисты (1997). Уллары Ринат, Булат.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хәлимов Азат Мөхәррәм улы -1977 нче ел чыгарылышы. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы сайты(рус.)
  2. Азат Мөхәррәм улы Хәлимов. 2021 елның 10 май көнендә архивланган. Татар дәүләт филармониясе сайты
  3. Люция Хәбибуллина. Азат белән Зөһрәгә Илһам абый башкода булган. matbugat.ru, 20.10.2018

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар баянчылары (төзүчеләре Кирам Сатиев, Нияз Акмалов). Казан: «Мәгариф», 1996. ISBN 5-7761-0446-7
  2. Эльмира Сәлахова. «Концерт саен биш гармунда уйныйм». «Ирек мәйданы», 2019 ел, 28 ноябрь, 8нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]