Әлфия Авзалова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әлфия Авзалова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әлфия Авзалова
Әлфия Авзалова.jpg
Туган телдә исем Әлфия Әфзал кызы Әфзалова
Туган 15 гыйнвар 1933(1933-01-15)
ТАССР Актаныш районы, Актаныш авылы
Үлгән 15 июнь 2017(2017-06-15) (84 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Җиләкле бистәсе, Казан
Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРСФСР атказанган артистыТАССР халык артисты

Әлфия Авзал кызы Авзалова (15 гыйнвар 1933, Актаныш, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ — 15 июнь 2017, Казан, Татарстан, Русия) — татар эстрадасының күренекле җырчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә анасы үлә. Атасы Бөек Ватан сугышыннан кайталмый. Анасының сеңлесе тәрбиясендә үсә.

Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Әфзаловага беренче зур уңыш китерә.

Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.

Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Әлфия Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.

2017 елның 15 июнь иртәсендә мәшһүр җырчының вафаты турында билгеле булды. Әлфия ханымга 84 яшь иде.

Дәрәҗәле исемнәре һәм дәүләт бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.

Әлфия Авзалова — Татарстан АССР-ның халык (1970), РСФСР атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Әфзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды.[2] Сценарий авторы һәм режиссеры — Рабит Батулла.


« ...Әлфия Авзалова — җыр сәнгатендә иң тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Кешенең үзеннән тора: Әлфиянең җорлыгы, тырышлыгы, тормышта югалып калмавы шушы казанышлары барлыкка килүгә нык ярдәм итте. Булганның булганы булып чыкты ул... Бөтен илне гизеп, күпме җырлар җырлап, халкыбызның моңын башкаларга җиткерү — моннан да зур эшләр кайда булыр? Әлфиянең таланты зур, ничәмә ничә миллион кешеләргә хезмәт иткән кеше начар кеше була алмый. Бу зур казаныш. Әлфиянең гомере — җырлап узган гомер. «Моң патшабикәсе» дию аңа зур бәһа дияр идем...[3]
Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе
»

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Олы кызы Гүзәл (1953), АДПИ тәмамлаган.
  • Кече кызы Зөлфия, КТУ тәмамлаган.
  • Оныклары Ләйсән, Рената, Әскәр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әлфия Авзалова (төзүчесе Рабит Батулла). Казан: ТКН, 2007. ISBN 978-5-298-01533-2

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]