Мансур Хәсәнов
Мансур Хәсәнов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Мансур Хәсән улы Хәсәнов |
Туган | 25 июнь 1930 Бигеш, Зәй районы, Татарстан |
Үлгән | 13 март 2010 (79 яшь) Казан, Татарстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[1] һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте[1] |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | КПССның Татарстан өлкә комитеты[1], Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе[1] һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты[1] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d][1] (1971) |
Мансур Хәсән улы Хәсәнов (1930 елның 25 июне, Бигеш, Зәй районы — 2010 елның 13 марты, Казан) — күренекле татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1930 елның 25 июнендә игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлый.
1950–1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, аны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. Аспирантурадан соң 1958–1961 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, университетта ассистент, тарих-филология факультетының декан урынбасары хезмәтендә була.
1961 елда «Галимҗан Ибраһимов иҗаты: (Октябрьгә кадәрге чор)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1971 елда докторлык диссертациясен яклый.
1961-1971 елларда ул КПССның Татарстан өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире. 1971-1992 елларда Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары. 1992–2006 елларда Татарстан Фәннәр академиясе президенты; бер үк вакытта, 1994–2010 елларда, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры[2].
2010 елның 13 мартында 80 яшендә Казанда вафат була.
Фәнни эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Академик Мансур Хәсәнов гуманитар фәннәр өлкәсендә үз гыйльми мәктәбен булдырган. Үзенең күптөрле һәм күп юнәлешле җитәкчелек вазифаларын Ул татар милли әдәбияты тарихына, татар халкының иҗтимагый фикер һәм мәдәнияте үсеше тарихына караган гыйльми хезмәтләр, монографияләр һәм агымдагы әдәби хәрәкәтнең көнүзәк проблемаларына багышланган җитди тәнкыйть мәкаләләре авторы. Аеруча галим Г.Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куя, бу олы язучы турында татар һәм рус телләрендә бай фактик материалга нигезләнгән, аның иҗат эволюциясен һәрьяклап анализлаган күләмле монографияләр яза, әдипнең сигез томлы әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү эшенә җитәкчелек итә.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы Кол Галигә, Казан ханлыгы чоры шагыйрьләреннән Мөхәммәдьярга, XX гасырның Яңарыш дәвере әдипләреннән Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирхан, ХIХ–ХХ гасыр чигендә яшәп иҗат иткән фикер ияләреннән Ш.Мәрҗани, С.Максуди, Р.Фәхретдин, М.Бигиев һ.б. багышланган мәкаләләрендә – фәнни хезмәтләрендә, иҗат портретларында да галим бу талант ияләренең иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлекләрен югары фәнни-методологик югарылыкта, бай дәлилләр системасы яссылыгында анализлый, аларның татар халкы милли тарихында, рухани эволюциясендә тоткан урыннарын ачыклый. М.Хәсәновның бер төркем мәкаләләре әдәбият-сәнгатьнең гомумтеоретик проблемаларына багышланган. Аларда татар иҗтимагый фикер тарихын, әдәбиятын, сәнгатен эстетиканың бүгенге фәнни концепцияләре яктылыгында өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре, бурычлары кузгатыла, татар әдәбияты һәм сәнгате мисалында иҗат методларының формалашуы, төрләре һәм төп этаплары, тенденцияләре тикшерелә, әдәбият-сәнгатьнең идеялелеге, гуманизмы, халыкчанлыгы кебек мөһим хасиятләре анализлана.
Шәрәфле исемнәр һәм дәүләт бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]М.Хәсәнов дәүләт эшендә һәм иҗтимагый-сәяси, фәнни тармакларда ирешкән казанышлары өчен ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1986), «Мактау Билгесе» ордены (1971) Халыклар Дуслыгы ордены (1980) һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2000) белән бүләкләнә. Ул – Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исем бирелә, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995). Галим 2005 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденына лаек була.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Разия.
Олы улы Айрат, физик, Ашвилл университеты (АКШ) профессоры. Хатыны Ирина, балалары Айдар, Фәрит.
Кече улы Булат, физик, КДУ укытучысы. Хатыны Фәридә, балалары Камилә, Азат.[3]
Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2023 елның 3 октябрендә Фәннәр академиясе бинасында мемориаль такта ачылды[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ Саимә Ибраһимова. Әгәр мин янмасам. К.: ТКН, 2011, 4нче биттә. ISBN 978-5-398-01783-1
- ↑ Фәннәр академиясендә профессор Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачтылар — Татар-информ.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мансур Хәсәнов вафат
- Белем.ру(үле сылтама)
- Биография
- Мансур Хәсәнов белән хушлашу (видео)(үле сылтама)
- Остазларның остазы онытылмас
- «Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.» М. Хәсәнов тур-да
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 25 июнь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Зәй районында туганнар
- 13 март көнне вафатлар
- 2010 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары
- Татар әдәбият галимнәре
- Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре
- Филология фәннәре докторлары
- Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан университетын тәмамлаучылар