Эчтәлеккә күчү

Рафаил Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаил Йосыпов latin yazuında])
Рафаил Йосыпов
Туган телендәге исеме Рафаэл Мидхәт улы Йосыпов
Туган 17 июль 1934(1934-07-17)
Казан, РСФСР, ССРБ
Үлгән 7 ноябрь 2024(2024-11-07) (90 яшь)
Ватандашлыгы  ССРБ
 Россия
Әлма-матер Александр Фёдорович Можайский исемендәге Хәрби-космик академиясе[d][1] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Александр Фёдорович Можайский исемендәге Хәрби-космик академиясе[d], Бөек Пётр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты, Владимир Ильич Ульянов (Ленин) исемендәге «ЛЭТИ» Санкт-Петербург дәүләт электротехника университеты, Питырбур информатика һәм автоматлаштыру институты[d][2], Санкт-Петербург дәүләт аэро-космос приборлары төзелеше университеты[d] һәм Питырбур информатика һәм автоматлаштыру институты[d][2]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d][3]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d] һәм профессор[d]

Рафаил Йосыпов (Рафаил Мидхәт улы Йосыпов, 17 июль 1934(1934-07-17), Казан, РСФСР, ССРБ7 ноябрь 2024(2024-11-07) (90 яшь), ) — Россия галиме, техник фәннәр докторы (1968), профессор (1974), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984), РФАнең мөхбир әгъзасы, РФАнең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институты директоры (1991 елдан), 350 дән артык фәнни хезмәт авторы һәм автордашы, шул исәптән 17 монография һәм дәреслек, 12 уйлап табуы бар. Милләте буенча татар.

1958 елда А.Ф. Можайский исемендәге Ленинград хәрби-һава инженер академиясен тәмамлый (инженер-электрик); 1989 елдан СССР армиясендә хезмәт итә. 1964 елда А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетын тәмамлый (математика). 1968 елда техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә, 1974 елдан — профессор.

1958-1985 елларда, А.Ф. Можайский исемендәге хәрби академиядә хезмәт иткән Р. М. Йосыпов инженер (1958-1959), өлкән инженер (1959), фәнни хезмәткәр (1959-1960), адъюнкт (1960-1962), өлкән фәнни хезмәткәр (1962-1967), очу аппаратлары идарә итү системалары фәнни-тикшеренү лабораториясе башлыгы (1967-1970), ракета һәм космик аппаратлар белән идарә итү системалары кафедрасы башлыгы урынбасары (1970-1971), ракета-космик техникасын куллануның хәрби нәтиҗәлелеге кафедрасы башлыгы (1971-1976) вазифаларын башкара. 1976-1985 елларда - аның катнашында төзелгән А.Ф. Можайский исемендәге хәрби инженер институтының мәгълүмат җыю һәм эшкәртү факультетында җитәкче.

1985-1986 елларда - СССР ГШШ оператив-стратегик тикшеренүләр үзәгенең стратегик операцияләрне модельләштерү юнәлеше башлыгы.

1991-2018 елларда - Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институты директоры.

2018 елдан - Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург информатика һәм автоматлаштыру институтының фәнни җитәкчесе.

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2005)
  • РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1984)
  1. Юсупов Р. М. О Евгении Павловиче Попове // История информатики и кибернетики в Санкт-Петербурге (Ленинграде). Вып.1. Яркие фрагменты историиСПб: Наука, 2008. — 356 бит — ISBN 978-5-02-025358-2
  2. 1 2 Борисович Я. В. О вкладе Петербургских ученых в формирование и развитие теории автоматического управления // История информатики и кибернетики в Санкт-Петербурге (Ленинграде). Вып.1. Яркие фрагменты историиСПб: Наука, 2008. — 356 бит — ISBN 978-5-02-025358-2
  3. История информатики и кибернетики в Санкт-Петербурге (Ленинграде). Вып.1. Яркие фрагменты историиСПб: Наука, 2008. — 356 бит — ISBN 978-5-02-025358-2

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]