Патология

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Патология latin yazuında])
Патология
Сурәт
 Патология Викиҗыентыкта
Патология

Патология (гр. pathos интегү, авыру + logos сүз, тәгълимат) — үзгәргән яисә бозылган тереклек эшчәнлеге күренешләрен өйрәнә торган биологик фән.

Патологиянең нигезен организм белән аны чолгап алган тирәлек арасындагы нормаль нисбәтләрнең бозылуы турындагы тәгълимат тәшкил итә. Патологик тынычсызлагыч йогынтысында сыйфат ягыннан яңа, сәламәт организмга бөтенләй ят функцияләр барлыкка килми. Болар — теге яки бу әгъзага хас һәм нормадагы, әмма теге яки бу мөнәсәбәттә төрле дәрәҗәдә бозылган гадәти функцияләр генә. Әгәр физиологик реакцияләр ниндидер динамик һәм морфологик стереотиплардан гыйбарәт булса, аның патологик стереотипка әверелүе аларның функцияләрен гади бозу яисә зарарлау түгел, ә фәкать физиологик функцияләрнең әлеге яшәү шартларына үзенчәлекле җайлашуы гына булып тора. Инадекват (гадәти булмаган) тынычсызлагычларга җавап рәвешендә барлыкка килгән функцияләрне һәм структураларны өйрәнү патологиянең предметын тәшкил итә дә инде.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.