Радик Салихов (1965)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Салихов (1965) latin yazuında])
Радик Салихов
Туган телдә исем Радик Рим улы Салихов
Туган 10 апрель 1965(1965-04-10) (59 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Купай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы, академик
Эш бирүче Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (2008)
Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2016)
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

 Радик Салихов Викиҗыентыкта

Радик Салихов, Радик Рим улы Салихов (1965 елның 10 апреле, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Купай) — тарих фәннәре докторы (2006), ТР ФА академигы (2016), Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2008), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2016). 2011—2020 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, 2020 елның 9 июненнән директор в. б.[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 10 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Купай авылында туган. Әтисе — район газетасы журналисты, соңрак Алабуга дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Рим Гариф улы Салихов (1937 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туган). Әнисе — рус теле укытучысы Светлана Семен кызы. Бертуганы Марат[2][3]. Радик Рим улы Казан дәүләт университетының филология факультетын (1989), Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасын (1994) тәмамлаган. Архив-эзләнү эшләренең үзенчәлеген белә, фән белән студент эскәмиясеннән үк шөгыльләнә. XVIII — XX гасырлар башындагы татар халкы тарихының күп кенә проблемалары буенча әйдәп баручы белгеч булып тора[4].

«XIX гасырның икенче яртысында — XX гасыр башында Казанның татар буржуазиясенең иҗтимагый-реформатор эшчәнлеге» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына (1998), «Россия империясенең татар буржуазиясе: җәмгыять һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр (XIX гасырның икенче яртысы — ХХ гасыр башы)» темасына тарих фәннәре докторлыгына (2006)[5] диссертацияләр яклаган. 2011 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп, 2016 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[6].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989—1990 елларда — Казан шәһәренең 11нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1990—1997 елларда — ТР ФА Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының һәйкәлләр җыентыгы бүлегенең кече, фәнни һәм өлкән фәнни хезмәткәре.

1997—2007 елларда — ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, 2007—2011 елларда — яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге мөдире.

2011—2020 елларда — ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары. 2020 елның 9 июненнән — директор в. б.[7][8].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар эшкуарлыгы тарихын, мөселман җәмгыятьләренең, торак пунктларның һәм татар халкының тарихын һәм Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү.

Татар халкының рухи һәм матди мәдәният һәйкәлләрен, XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башы татар җәмгыятенең социаль структурасын, җәдитчелекнең мөселман җәмгыятенә йогынтысы, милли сәүдә-сәнәгать сыйныфы барлыкка килү проблемалары, төбәкнең икътисадый тарихы, шулай ук Татарстан Республикасының тарихи һәм заманча территориаль геральдикасын, төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алабуга һәм Казан шәһәрләренең 1000 еллыгын фәнни нигезләгән тикшеренү төркеменә кергән.

Казанның меңьеллыгына багышланган берничә фәнни һәм фәнни-популяр басманың (шул исәптән, «Казан шәһәренең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыентыгы», «Казан тарихы», «Казанның тарихи мәчетләре», «Тартарика» сериясенең 3 томы) авторларыннан һәм җаваплы мөхәррирләреннән берсе була.

2007—2009 елларда Р. Р. Салихов «Инкыйлабка кадәрге Россиядә эшмәкәрлек элиталары: XIX гасырда — XX гасыр башында этноконфессиональ структурасы һәм төбәкләрдә үсеше» (Рейн университеты (Бонн), РФ ФА Тарих институты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә) проектында катнаша.

Р. Р. Салихов — Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, ТР милли музее, «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы Гыйльми шуралары әгъзасы, ТР Министрлар Кабинеты Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-методик шура әгъзасы, Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең фәнни-методик шурасы әгъзасы, ТР мәдәният министрлыгының монументаль сәнгать комиссиясе әгъзасы[9].

Аның фәнни җитәкчелегендә 8 тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация якланган. 8 монография, 80 нән артык фәнни мәкалә авторы.

1996—2001 елларда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» канунны гамәлгә ашыру буенча республика ономастик комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстанның географик объектлары атамаларын дәүләти җайга салу һәм стандартлаштыру өлкәсендә канун проектларын әзерләү төркеме әгъзасы булып тора. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе әгъзасы булып эшли.

2002—2006 елларда ТР Президенты каршындагы Геральдика шурасы җаваплы сәркатибе, 2006 елдан Геральдика шурасы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара[10].

Төп фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Г. Хадиуллин представил коллективу Института истории исполняющего обязанности директора Салихова Радика Римовича. Сайт Института истории АН РТ, 9.06.2020
  2. Мансур Сафин. Рим Салихов. «Мәйдан», 2020 ел, май
  3. Иҗат бәхете: Рим Гариф улы Салихов. «Казанда Арча якташлыгы» порталы
  4. Институт истории им. Марджани возглавил Радик Салихов. БИЗНЕС Online, 9.06.2020(рус.)
  5. Салихов Радик Римович. Автореферат диссертации на соискание ученой степени доктора исторических наук(рус.)
  6. Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Радик Салихов Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татар-информ, 9.06.2020
  8. Тарих институты мөдире вазифаларын башкаручы итеп Радик Салихов билгеләнде. Азатлык радиосы, 9.06.2020
  9. Салихов Радик Римович. art16.ru(рус.)
  10. Действительный член Академии наук Республики Татарстан Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
  11. ТР Президенты Указы № 149 (29.05.2007)
  12. Салихов Радик Римович. tataroved.ru

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]