Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе
I дәрәҗә
None.svg
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
статистика
Булдыру датасы 1940
Бүләкләүләр саны 388 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы 1940

Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1940 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 388 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан белгечлекләре буенча кимендә 10 ел эшләүче, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия булган югары квалификацияле фәнни хезмәткәрләргә фән һәм техника, ачышлар һәм уйлап табулар өлкәсендә булган аеруча кыйммәтле хезмәтләре өчен яисә республикада аеруча күренекле фәнни-гамәли эшчәнлек алып барган өчен, фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләрен эшләүдәге, фәнни мәктәпләр булдырудагы, фәнни кадрлар тәрбияләүдәге һәм әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]