Tat Cult Fest
Tat Cult Fest | |
Жанр |
Заманча мәдәният |
---|---|
Үткәрү еллары |
2018 — хәзерге вакыт |
Ил | |
Шәһәр | |
https://tatcult.ru/tat/tatcultfest |
Tat Cult Fest - заманча татар сәнгате фестивале. 2018 елдан бирле август азагында Казан кирмәнендә уза.[1]
Концепция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар музыкасында, әдәбияты, театрында, рәсем сәнгатендә һәм кинода заманча һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итә. Миссиясе: "Татар сәнгатен сыйфат ягыннан яңартып конкуренциягә сәләтле дәрәҗә чыгару, ә татар телен — халыкара мәдәнияткә интеграцияләү."[2]
Фестиваль төрле мәдәниятләр өчен ачык, аның сәхнәләрендә татар телендә генә түгел, ә чуваш, мари, якут, алтай, рус, алман, төрек телләрендә әсәрләр башкарыла.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Беренче Tat Cult Fest - 2018 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фестиваль өч көн үткәрелгән (29 нчы август киченнән 1 нче сентябрь иртәсенә кадәр[3]. Беренче чарасында дөньяның 20 шәһәреннән 30лап музыкаль төркем катнашты:[4]
- Зөлфия Камалова
- Айгель дуэты
- Рәдиф Кашапов
- Baradj
- Juna төркеме
- Gauga төркеме
Һәм башкалар
Лекторийларда һәм ворк-шопларда урбанистика һәм журналистика мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Театр мастер-классын Нурбәк Батулла үткәрде. Фестивальгә 35 меңгә якын кунак килде.[5]
Икенче Tat Cult Fest - 2019 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фестиваль 28-30 нчы августта узды. Чыгыш ясаучылар төркеменә алдагысы елдан K-Ru, Гөлназ Батталова һәм башкалар өстәлгән. A-BAND төркеме Әлфия Авзалованың җырларының трибьюты белән чыгыш ясады.
Әдәби иҗат буенча сыйныфны Марат Кәбиров үткәрде.[6] 2019 елгы Tat Cult Fest күргәзмә зонасы Казанның шәһәр риваятларын яңадан уйларган андеграунд Казан рәссамнарын берләштергән.[7]
Фестивальгә 48 меңгә якын кеше килгән.
Өченче Tat Cult Fest - 2020 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2020 елда фестиваль Татар Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде, шуңа күрә төп тема төбәк тарихы булды. Ун заманча рәссам тарихи вакыйгаларга бәйле ун арт-объектны күрсәттеләр.[8]
Элек чыгыш ясаган коллектвлардан тыш, Shanu (чуаш телендә джаз), Qaynar (татар һәм алтай телләрендә инди-рок проект Рәдиф Кашапов белән), ОММАЖ (татар телендә синти-поп), "ПТУ" (техно); TAT CULT LAB эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән яшь төркемнәр чыгыш ясады.[9]
Пандемиягә карамастан, фестивальгә 40 меңнән артык кеше килгән.[8]
Дүртенче Tat Cult Fest - 2021 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фестиваль 30 нчы августта узды. 2021 елда TAT CULT FEST тел феноменын төрле яклардан һәм төрле кораллар ярдәмендә тикшерәнгән[10]. Фестивальнең белем бирү мәйданчыкларында лекцияләр һәм мастер-класслар: Илья Брамия, Альфрид Бустанов, Наталья Федорова, Эльза Нәбиуллина һәм башкалар үткәрелделәр[11].
Визуаль сәнгатьне шәһәрләрдән: Казан, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пешавар һәм Бостон рәссамнар күрсәттеләр.
Оештыручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Yummy Music" музыкаль лэйблы
- "Крептон Медиа" продюссерлы үзәге.
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Лилия Чанышева (2018 елның 30 август). Рустам Минниханов ознакомился с локациями Tat Cult Fest в Казанском Кремле (русча). Татар-информ. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Гульназ Бадретдин (2018 елның 26 август). «Мы не вырастим новых Сайдашева и Нуриева, эксплуатируя «Күбәләк» и «Ай, былбылым» (русча). Бизнес-онлайн. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Расписание: трехдневный фестиваль Tat Cult (русча). Инде (2018 елның 23 август). 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Алмаз Загрутдинов (2018 елның 17 август). 15-минутный путеводитель: история татарстанского кино в пяти главных фильмах (русча). Инде. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Дина Мусина (2019 елның 21 август). Tat Cult Fest. Фестиваль, переосмысляющий локальную идентичность (русча). Entermedia. 2021 елның 14 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ TAT CULT FEST 2019: программа фестиваля (русча). Allfest.ru (2019 ел). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ TAT CULT FEST 2019: полная программа фестиваля (русча). Tatarstan24 (2019 елның 27 август). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 30 августа в Казанском Кремле в третий раз состоялся фестиваль новой татарской культуры TAT CULT FEST (русча). bezformata.com (2020 елның 1 сентябрь). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Гид по фестивалю новой татарской культуры Tat Cult Fest 2020 (русча). Инде (2020 елның 28 август). 2021 елның 16 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ 30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак (татарча). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (2021 елның 30 июле). әлеге чыганактан 2021-09-17 архивланды. 2021 елның 17 сентябрь тикшерелгән.
- ↑ Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified (татарча). Идел (2021 елның 20 август). 2021 елның 17 сентябрь тикшерелгән.