Википедия:Бәйгеләр/Татар җирләре җәмгыяте/2021
Внешний вид
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Бәйге татарлар кайчан булса да җирле җәмгыять тормышында эз калдырган территорияләрнең иҗтимагый феноменнарны тасвирлауга багышлана — төрле тарихи чорлардагы административ-территориаль бүленеше, монда гамәлдә булган кануннары, оешмалары, эшлеклеләре, мөнәсәбәтләре һәм вакыйгалары.
Теманың әһәмиятлелеге һичшиксез. Еллык марафонны булдыру фикере 30 август билгеләнүче Татарстан Республикасы көне тирәсендә туган. Беренче чыгарылышын 31 августтан башларга, киләчәктә ике айлык итәргә булдык. |
Тәртип
- Энциклопедик мәкаләләр язу марафонында Википедиядә үз хисап язманы булдырган (теркәлү турында) һәрбер кулланучы катнаша ала.
- Мәкалә темага карый.
- Бәйге вакытында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 3000 байт.
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләрне бот ярдәмендә кою түгел.
- Казыйлар карары шикаять ителә алмый.
- Матди призлар квалификацион мәкаләләр өчен тупланган баллар буенча таратыла.
Нигезләр
- Нәтиҗәле катнашу: Бәйге материалларына таләпләр, бәяләү тәртибе һәм тематик ярдәм ресурлары.
- Элек Википедия тышында бастырылган материалларны урнаштыру алдыннан мондагы авторлык хокукларына карата тәртипләре белән танышу һәм кирәкле рөхсәтләрне рәсмиләштерү сорала.
- Чараның инициаторы - Сәләт викимәктәбе, процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган техник төркем оештыра, жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыятенең волонтёрлары башкара.
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татмедиа холдингы һәм Бөтендөнья татар конгрессы басмаларының эшчәнлек юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Оештыручы һәм җюри әгъзаларына сораулар бирү өчен вики-урыны, Telegram һәм WhatApp чатлары (админнарга личкага язу).