Татар моңы (конкурс)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар моңы (конкурс) latin yazuında])
Татар моңы
логотип
Төп мәгълумат
Жанр

халык җыры, инструменталь башкару, эстрада вокалы, академик вокал

Үткәрү еллары

2008 — х. в.

Ил

Русия Русия

Шәһәр

Татарстан, Казан

«Татар моңы», Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы ― 2008 елдан Казанда узучы Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы. Конкурсны оештыручы ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны уздыруда Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе катнаша. Жюри рәисе ― Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Конкурсны гамәлгә куючы ― Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелгән. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла [1].

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә [2].

Конкурс 3 этапта уза[3].

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурсның географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйгедә Россиянең төрле нокталарыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык яшь башкаручы катнашкан.
Англия, Чехия, Польша, Черногория, Бельгия, Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан. Россия субъектлары: Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чуашстан Республикалары, Киров, Ырынбур, Сембер, Түбән Новгород, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, Сургут, Төмән, Новосибирск һ. б. шәһәрләр[4].

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист – башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.

Номинацияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Татар моңы» җиңүчеләре дүрт номинация буенча бүләкләнә:

  • «Халык җыры» номинациясе
  • «Инструменталь башкаручы» номинациясе
  • «Эстрада вокалы» номинациясе
  • «Академик вокал» номинациясе

Җиңүчеләргә акчалата бүләк, диплом тапшырыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]