Илһам Шакиров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илһам Шакиров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илһам Шакиров
Ilham Shakirov.gif
Туган телдә исем Илһам Гыйльметдин улы Шакиров
Туган 15 февраль 1935(1935-02-15)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Яңа Бүләк
Үлгән 16 гыйнвар 2019(2019-01-16) (83 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Халыклар дуслыгы орденыХөрмәт ордены (РФ)

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның халык артистыРСФСР халык артисты"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Яңа Бүләк2019 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970)[2][3]. Сарман районының, Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы (2006).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 15 февралендә Татарстан АССР Ворошилов районының (1957 елдан Яңа Юл районы, 1959 елдан Сарман районы, 1976 елдан Тукай районы) Яңа Бүләк авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Туганнары: Гөлсем, Имаметдин, Гыйльмисафа, Зәйнәп, Кыям. 1937 елда әтисе Гыйльметдинне кулга алалар һәм 8 ел төрмәгә хөкем итәләр («Совет хакимиятенә яла ягу, ачлык турында хәбәрләр тарату, троцкийчыл пропаганда алып бару»). Ул 1940 елда тоткынлыкта үлә.[4]

Илһам Шакиров Теләнче-Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ләкин, «дошман баласы» буларак аны Алабуга педагогия институтына укырга алмыйлар.

Мин үземне дөньяда иң бәхетсез кеше дип саныйм. Без кечкенәдән үк, үзебезне–үзебез белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин иң соңгы бала булып туганмын, төпчек. Ике яшьтә чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана инде. Шуннан безгә бер мөһер сугылып калды. Ул бик озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел генә, шул перестройка елларында гына төшеп калды [5].

1954 елда Казанга, музыка училищесына укырга керә. 3нче курстан аны, укытучылар таләбе буенча консерваториягә, вокал бүлегенә кабул итәләр.

1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле җырчы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, классиканы бердәй оста башкаручы.

1960 елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли, аңа 59 ел гомерен багышлый. 1992 – 2011 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшли. 2003 һәм 2005 елларда оештырылган татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының жюри рәисе булып тора.

1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.

Соңгы елларда, Илһам Шакиров хәлен кайгыртып, аны Хаҗиевлар гаиләсе карады.[6]

2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнде[7]

Гастроль-концерт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мин юл сорыйм»

Халкым минем гомер буе читтә...
Читтә... һаман бәхет тартамы?
Читтә...Чатта милиционер тора,
Ул да безнең Казан татары.
— Татарча җыр-пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?...
Сибгат Хәким

« Илһамга ничә яшь »

Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә яшәр моңы -
Илһамыбыз халык яшендә...
Илдар Юзеев

«Илһам»

Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны -
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә...
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев

Альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң күренекле җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Кара урман»
  • «Зиләйлүк»
  • «Тәфтиләү»
  • «Әллүки»
  • «Хуш, авылым»
  • «Сандугач»
  • «Сарман»
  • «Өченче көн тоташ кар ява»
  • «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем»
  • «Син сазыңны уйнадың»
  • «Бик еракта идек без»
  • «Бер алманы бишкә бүләек»
  • «Әдрән диңгез» (Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасыннан)
  • «Идел буе каеннары» (Әхмәт Ерикәй сүзләре)
  • «Очрашу җыры» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре),
  • «Безнең Идел буйлары» (халык сүзләре)
  • «Һаман истә» (Ләбиб Айтуганов сүзләре)
  • «Гөлмәрьям» (Гамил Афзал сүзләре)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Равил Фәхретдинов. Җырчы: (Илһам Шакиров).— Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1973.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]