Вәзил Мәүликов
Вәзил Мәүликов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Вәзил Салих улы Мәүликов |
Туган | 30 октябрь 1943 ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылы |
Үлгән | 22 июнь 2015 (71 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Чулман проспекты, Чаллы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | төзүче |
Балалар | улы Альберт (1968) |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Вәзил Мәүликов, Вәзил Салих улы Мәүликов — төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981), ТАССР атказанган төзүчесе, Муса Җәлил премиясе иясе (1974), Чаллы шәһәренең мактаулы ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1943 елның 30 октябренда ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында туган. Юдино бистәсендә тимер юл укуханәсен тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1961 Горький тимер юлының 5- санлы юл-төзелеш тресты ташчысы.
- Казанда органик синтез заводында эшли.
- 1969 елның ноябренда Казан комсомол оешмасы, беренчеләрдән булып, Чаллыга КамАЗ төзелешенә җибәрә.
КамАЗ төзелешендә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Камгэсэнергострой»ның 51- төзелеш-монтаж идарәсендә ташчылар бригадасы оештыра. 1970 елның гыйнварыннан Чаллы Жилстроеның комсомол — яшьләр бригадасын җитәкли. Шәһәр биналарын тиз һәм сыйфатлы итеп төзиләр. Куелган бурычны 190-200% ка үтәп, графиктан һәрвакыт алда баралар. Барлыгы 117 бина төзиләр. Бригада әгъзалары берничә һөнәргә ия була, төзелештә бригада подряды кулланыла. Чаллы шәһәренең 1- санлы бала табу йортын (ГЭС бистәсе) 40 көндә сафка бастыралар[2] Чаллыда салыначак беренче 9 катлы бинаны (Яңа шәһәр, 1/05) коруны да В. Мәүликов бригадасына ышанып тапшыралар. Әлеге бинаны төзегәндә, «челнинка» дигән декоратив кирпеч (уйлап табучысы – Александр Волчок) кулланып, Чаллыда бинаны орнамент белән бизәү алымын кертәләр. 1974 елда В. Мәүликов бригадасы Муса Җәлил премиясенә лаек була.
Социалистик Хезмәт Батыры Вазыйх Мәүликов бригадасы, Муса Җәлилне үз бригадаларына алып, аңа язылган хезмәт хакын ССРБ тынычлык фондына күчереп бара[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ССРБ югары шурасы депутаты.
- ВЛКСМның XVI, XVII, XVIII корылтайларында катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Муса Җәлил премиясе (1974, бригада белән).
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1974).
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1977).
- Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://tel09.com
- ↑ «Челнинские Известия» газетасы, 23.06.2015, archived from the original on 2015-09-23, retrieved 2015-09-17
- ↑ Яр Чаллы буенча әдәби юлкүрсәткеч (презентация)
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Герои социалистического труда и полные кавалеры ордена трудовой славы – наши земляки. Казан: «Хәтер» (ТаРИХ), 2003.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Яр Чаллының легендар төзүчесе Вәзил Мәүликов вафат 2015 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 30 октябрь көнне туганнар
- 1943 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Кукмара районында туганнар
- 22 июнь көнне вафатлар
- 2015 елда вафатлар
- Социалистик Хезмәт Каһарманнары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- ТАССР атказанган төзүчеләре
- Җәлил премиясе лауреатлары
- ССРБ Югары Шурасының Берлек Шурасында ТАССРдан депутатлар
- Шәхесләр:КамАЗ