Илшат Гафуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илшат Гафуров latin yazuında])
Илшат Гафуров
Туган телдә исем Илшат Рәфкать улы Гафуров
Туган 1 август 1961(1961-08-01) (62 яшь)
ТАССР Баулы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты
Һөнәре икътисадчы, ректор
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Балалар кызлары
Бүләк һәм премияләре РФ хөкүмәте премиясе (2009)
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«ТАССРның 100 еллыгы» медале
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d] һәм физика-математика фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: профессор[d] һәм академик РАО[d]

 Илшат Гафуров Викиҗыентыкта

Илшат Гафуров, Илшат Рәфкать улы Гафуров, рус. Гафу́ров Ильшат Рафкатович (01.08.1961) – сәясәтче, хакимият-хуҗалык җитәкчесе, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры (2010), Татарстан ректорлар шурасы рәисе (2010), икътисад фәннәре докторы (2005), физика-математика фәннәре кандидаты, профессор (2008). Татарстанның атказанган икътисадчысы (2002), РФ хөкүмәте премиясе лауреаты (2009).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илшат Рәфкать улы Гафуров ― Алабуга районы башлыгы

1961 елның 1 августында Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт университетының физика факультетын (1983), шул ук уку йортында аспирантураны (1988), «менеджмент» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1997), Әлмәт нефть институтын (2004) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җинаять эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның декабрендә И. Гафуров Яр Чаллыдан оешкан җинаятьчел төркем (ОҖТ) заказы буенча заказлы үтерү турындагы эш кысаларында тоткарлана [2][3]. Элегрәк матбугатта ул «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме лидерлары белән бәйләнештә булуда гаепләнә [4], шуңа бәйле рәвештә, ректор вазыйфасына билгеләнер алдыннан бөтен шикләрне бетергән «куәтле тикшерү» уздым, дип белдерә [5]. 21 декабрь кичендә Казанда сорау алганнан соң, шулай ук СКР, ФСБ һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының уртак операциясе вакытында эш урынында һәм өендә тентүләр үткәргәннән соң, Гафуров махсус очкыч бортында Мәскәүгә озатыла [6], шул ук вакытта университетта ул, янәсе, «авырып киткән», дип [7], ректорны алмаштыру турында фаразлар «гомумән көлке» дип белдерәләр [8]. Кайбер мәгълүматларга караганда, Гафуровны тоткарлау шуннан алда Россия Куркынычсызлык Советының Россия Президенты В. В. Путин җитәкчелегендә узган киңәшмәсенә бәйле, шуннан соң берничә югары дәрәҗәле түрә кулга алынган [9].

Мәскәүгә китерелгәч, Гафуров Петровка урамындагы вакытлыча тоту изоляторына урнаштырыла [10]. 22 декабрь көнне тикшерүчеләрдән Басман район судына аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105нче маддәсенең ике өлеше буенча гаепләнүче буларак кулга алу (алдан сүз куешу буенча бер төркем затлар тарафыннан үтерүгә әзерләнү) турында үтенеч керә [11][12]. Матбугат мәгълүматларына караганда, сүз 1999 елның 29 августында Мәскәүдә Алабуга шәһәр Советы депутаты, Гафуровны сәяси эзәрлекләүдә гаепләгән Айдар Исрафиловны үтерү турында бара ала, ул вакытта Алабуга башлыгы булган И. Гафуров аны үтерүгә «29нчы комплекс» ОҖТ әгъзаларына заказ биргән булуы мөмкин [13][14]. Казый (судья) Евгения Николаева яклаучыларның Гафуровка йорт арестын куллану турындагы үтенечнамәләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан һәм И. Гафуровны 21 февральгә кадәр кулга алу турында карар кабул иткән [15][16].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми физика, социаль-икътисад реформасы темасына язылган 30 лап хезмәте бар.

  • Методология разработки стратегических программ социально-экономического развития территории. Казань, 2003.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 ― Татарстанның атказанган икътисадчысы
  • РФ торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре
  • 2009 ― РФ хөкүмәте премиясе
  • «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены
  • 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
  • ЮНЕСКО «Алтын пальма ботагы» дипломы
  • «Петр I шәрәфле тамгасы» ордены
  • 2020 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале[18].
  • 2021 ― III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены (ТР МДН) ― җитәкче буларак, университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен [19].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ректор вазифасыннан алуны сорыйлар
  2. Источник: задержан ректор КФУ Ильшат Гафуров. Бизнес Online (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  3. Павел Климчак (22 декабря 2021). Задержан ректор КФУ Ильшат Гафуров. Татар-информ. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  4. Ирек Мортазин (3 октября 2012). Комплекс возвращается. Почему ректор Казанского университета окружил себя телохранителями? И при чем здесь убийство депутата, криминальные КамАЗы и прежние знакомства с лидерами могущественной ОПГ. Новая газета. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  5. Александр Шагулин, Илья Береснев (4 декабря 2012). Ильшат Гафуров: «У меня зарплата – 89 тысяч рублей…». Бизнес Online. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  6. Артем Кузнецов, Анастасия Гусева, Станислав Шемелов, Максим Кирилов (22 декабря 2021). Убийство депутата за $20 тысяч: за что Ильшата Гафурова в наручниках доставили спецбортом в Москву. Бизнес Online. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  7. В КФУ прокомментировали информацию о задержании Гафурова. Бизнес Online (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  8. Ольга Полякова (22 декабря 2021). Пресс-секретарь ректора КФУ о Гафурове: «Вчера вечером он был на „Студенте года“». Казанские ведомости (гәҗит). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  9. Станислав Шемелов (22 декабря 2021). И примкнувший к ним Гафуров: в России – ночь длинных ножей?. Бизнес Online. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  10. Источник: ректор КФУ обвиняется в подстрекательстве к убийству. ТАСС (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  11. Ректору Казанского университета Гафурову предъявили обвинение в убийстве. Коммерсантъ (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  12. Ректор Казанского университета Ильшат Гафуров задержан по делу об убийстве. BBC Russian (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  13. Павел Климчак (22 декабря 2021). Что известно о задержании ректора КФУ Ильшата Гафурова. Татар-информ. 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  14. Мэр, депутат и ректор. За что могли задержать Ильшата Гафурова. Idel.Реалии (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  15. Ректор казанского университета Гафуров арестован на два месяца. Интерфакс (22 декабря 2021). 22 декабря 2021 тикшерелгән.
  16. Суд арестовал Ильшата Гафурова. Бизнес Online (22 декабря 2021). 23 декабря 2021 тикшерелгән.
  17. Гафуров Ильшат Рафкатович.(үле сылтама) ТР ДШ рәсми сайты
  18. Рифат Каюмов. Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татар-информ, 29.08.2020
  19. Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге «Мәрҗани» ордены белән бүләкләде. 2021 елның 3 август көнендә архивланган. ТР МДН сайты, 1.08.2021

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999)