Лотфулла Шәфигуллин
Лотфулла Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин |
Туган | 14 май 1955 (69 яшь) ТАССР, Арча районы, Симетбаш |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Чиләбе дәүләт университеты |
Һөнәре | хәрби төзүче |
Эш бирүче | Дәүләт Советы |
Балалар | ике баласы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.tattelecom.ru/ |
Лотфулла Шәфигуллин, Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (1955 елның 14 мае, ТАССР, Арча районы, Симетбаш) — 2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, РФ Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014-2019) һәм алтынчы (2019-2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Хәйриячелек эшчәнлегенә 2018 елның гыйнварында РФ Президенты В. В. Путин игътибар иткән[2]. Тукай премиясе лауреаты (2018).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 елның 14 маенда Татарстан АССР Арча районы Симетбаш авылында туган. «Хәрби төзүче» белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда укуханәсен (1975), «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), «Күпканаллы телекоммуникация системалары» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1975-1991 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә гаскәри хезмәттә.
1993-1998 елларда «Татарстан ит сәнәгате» җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары, «Татарстан ит сәнәгате» холдинг ширкәте вице-президенты.
1998-2001 елларда ТР дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2001-2006 елларда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.
2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры.
2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш ТР ДШ депутаты, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет рәисе[3].
Хәйриячелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм иткән[2].
Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, Биектау районында Иске Казан кирмәнен төзеп бирде[4].
Арча районының Иске Муй авылында «Ислам нуры» мәчетен төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертә[5].
Арча районы Хәтнә авылында Петропавловск храмын торгыза, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерүдә булыша[6].
Туган авылының беренче тракторчыларына һәйкәл куя.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә ярдәм итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең Атказанган элемтә хезмәткәре
- Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- II дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале
- III дәрәҗәдәге «Мактауга лаек хезмәт өчен» медале
- 2005 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2008 «Ел җитәкчесе» республика конкурсы җиңүчесе
- 2016 «Ел хәйриячесе» республика конкурсы җиңүчесе[7]
- 2018 — Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе — «Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен»[8].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jytely.info/kazan
- ↑ 2,0 2,1 Лотфулла Шәфигуллин Путин белән ни өчен очрашканы турында сөйләде. 2018 елның 28 февраль көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 26.01.2018
- ↑ Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ сайты
- ↑ Вахит Имамов: Тукай бүләгенә кайбер кандидатлар әрсезлеге туйдыра башлады. 2018 елның 16 март көнендә архивланган. «Татар-информ» МА, 14.03.2018
- ↑ Арча районында төзекләндерүдән соң «Ислам нуры» мәчете ачылды.(үле сылтама) ТР мөселманнары диния нәзарәте сайты, 31.08.2017
- ↑ Путин Таттелеком җитәкчесен ни өчен чакырткан. «Шәһри Казан», 26.01.2018
- ↑ Генеральный директор Таттелеком Л.Н. Шафигуллин – Победитель конкурса «Благотворитель года-2016». 2018 елның 15 февраль көнендә архивланган. Tattelecom.ru, 02.05.2017
- ↑ Рустам Минниханов наградил лауреатов Госпремии им. Тукая. Татар-информ МА, 26.04.2018
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы 2018 елның 19 август көнендә архивланган.
- Л. Н. Шәфигуллин «Чикләрсез татарлар» сайтында 2020 елның 28 сентябрь көнендә архивланган.
- Шафигуллин Лутфулла Нурисламович. «Бизнес Online»
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014)
- 14 май көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- Чиләбе дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Хәйриячеләр
- Төзүчеләр
- Ширкәт җитәкчеләре
- Казанның Мактау китабына кертелгәннәр