Әдәби марафон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдәби марафон latin yazuında])
Әдәби марафон
Сурәт
Әһәмиятле кеше Раил Гатауллин
Спонсор Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, Татмедиа һәм Китап радиосы
Дәүләт  Россия
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Башлану вакыты 1 сентябрь 2017
Кем истәлегенә Татар әдәбияты
Оештыручы Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге
Рәсми веб-сайт tat-i.net/tt/adabimarafon
Һәштәге әдәбимарафон
 Әдәби марафон Викиҗыентыкта

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) — татар телендәге дөньякүләм әдәби проект.[1][2]

«Әдәби марафон» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә.[2] Булдырылуы һәм квартал саен үткәрелүенә шәхсән Раил Гатауллин зур өлеш кертә, бүләкләр спонсоры булып шулай ук Татарстан китап нәшрияты катнаша.

Проект катнашучының татарча әдәби әсәрләрдән өзекләрне Vk.com социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырудан гыйбарәт, аралашуларалар тематик татар телле төркемнәрендә бара.[3] Һәм марафон тәмамлангач нәтиҗә ясала.[2]

Бәйге һәр квартал саен 18 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль, һәм яшь белән чикләнмәгәне 1 октябрь көнне башлана һәм 21 көн бара.[2]

2019 елның маенда «#әдәбимарафон» проекты катнашучыларына Викимедиа хәрәкәте тәкъдим ителә.[4] Чарада викимедиачыларның илчесе ролен башкарган Фәрһад Фәткуллин аудиториягә «Ел викимедиачысы — 2018» һәм Википедиянең татар телле бүлеген үстерүдә катнашучы волонтёр буларак тәкъдим ителгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]