Алмаз Миргаязов
| Алмаз Миргаязов | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телендәге исеме | Алмаз Таһир улы Миргаязов |
| Туган | 24 май 1977 (49 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | алып баручы, редактор |
| Эш бирүче | Татмедиа, «Татарстан» радиосы, Татарстан (телерадиокомпания), Курай радиосы, Мәгариф, Татар радиосы, РБК[d], Китап радиосы һәм Белем радиосы |
| Җефет | Флюзә |
| Балалар | Алсу, Аслан, Ислам |
| Ата-ана |
|
| Сайт | almaz_mirgayazov |
Алмаз Миргаязов, Алмаз Таһир улы Миргаязов (Алмаз Тагирович Миргаязов; 1977 елның 24 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә) — телевидение һәм радио алып баручысы, мөхәррир. 2016 елдан Татмедиа АҖнең Телевидение һәм радиолар белән эшләү Департаменты җитәкчесе. 2020 елдан «Китап» радиосы баш мөхәррире. 2022 елдан «Белем радиосы» директоры.[1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1977 елның 24 маенда Минзәләдә туган. Әтисе Миргаязов Таһир Миргаяз улы ― укытучы, әнисе Миргаязова Роза Мөҗәһит кызы — укытучы[2]. «Кытай теле» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетын (1998), ТР ФА каршында аспирантура (2003) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1994—1995 елларда «Татарстан» радиосында редактор.
1996 елда «Казан» радиосында алып баручы.
1997 елда «Дулкын» радиосында алып баручы.
1998—1999 елларда Татарстан телевидениесендә алып баручы.
1998—2001 елларда «Курай» радиосында алып баручы.
1999—2000 елларда «Мәгариф» журналында мөхәррир.
2000—20001 елларда «Заман-Татарста»н газетасында мөхәррир[3].
2001—2004 елларда Татар радиосының беренче ди-джее (Әмир Исламов), баш мөхәррире[4].
2004—2015 елларда «Татар радиосы» ҖЧҖ, «Чаллы Татар радиосы» ҖЧҖ, «Татар радиосы Уфа» ҖЧҖ («Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре) директоры.
2015—2016 елларда “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе.
2016 елдан Татмедиа АҖ Радиолар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе[5].
2020 елдан «Китап» радиосының баш мөхәррире.
2022 елдан «Белем радиосы» директоры.[1]
Алмаз Миргаязов Россиядә иң популяр милли радио — «Татар радиосы»н нульдән башлап булдыруы белән мәгълүм, радионың гомуми аудиториясе 2 миллионнан артык тыңлаучыны тәшкил иткән[6].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән, хатыны Флюзә. Уллары Аслан, Ислам, кызы Алсу.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Белем Радиосы. Команда, archived from the original on 2022-12-03, retrieved 2022-12-03
- ↑ Алмаз Миргаязов. Әниемә көн дә Әни бәйрәме телим!. 2020 елның 10 август көнендә архивланган «Сөембикә», 20.11.2017
- ↑ Новым главным редактором «РБК-Татарстан» стал Алмаз Миргаязов. БИЗНЕС Online, 22.07.2015(рус.)
- ↑ Байбулат Дәүләт. «Татар радиосы» Идел буе төбәген колачламакчы. Азатлык радиосы, 7.08.2011
- ↑ Миргаязов Алмаз Тагирович, заместитель руководителя по радиовещанию. СМИ Татмедиа(рус.)
- ↑ Алмаз Миргаязов назначен главным редактором «РБК-Татарстан». 2020 елның 5 август көнендә архивланган tat-t.ru(рус.)
