Белем җәүһәрләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Белем җәүһәрләреТатнеттагы интернет-проектлар һәм аларның веб-сәхифәләре бәйгесе.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйгенең учредителе (нигез салучысы) һәм төп оештыручысы — җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте. Бәйге беренче тапкыр 2010 елда үткәрелә. Бәйгенең «туган көне» булып 2010 елның 5 феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. 2017 елгы бәйгесендә катнашучы гаризалары 10 февраль белән 10 сентябрь арасында кабул ителә.[2]

Номинацияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:[2]

  • "Укытучы - җәүһәр"
  • "Укучы - җәүһәр"
  • "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре"
  • "Урта белем - яшь җәүһәрләр"
  • "Югары белем – фән җәүһәрләре"
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр"
  • ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы"
  • "Күренекле татар җәүһәрләре"
  • "Җәүһәрләр галәме"

Җәүһәрләр төзмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләре төзмәсе:[3]

Ел Номинация Җиңүче проект Автор
2016 "Укучы - җәүһәр" Тылсымлы объектив Җәлилова Зөлфия Ринат кызы
2016 "Укытучы - җәүһәр" Яраткан эшем Гаянова Кәусәрия Гаяз кызы
2016 "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" Белем - бәхет ачкычы. Антонова Нәфисә Гарифулловна
2016 "Урта белем - яшь җәүһәрләр" "Илһам" газетасы Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы
2016 "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" «Идел» журналының яңа татар телле сайты «Идел» журналы
2016 ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телле сайты[4][5] Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы
2016 "Күренекле татар җәүһәрләре" Нигез ташым Гаянова Кәусәрия Гаяз кызы

Татар Википедиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар википедиясе бу бәйгедә 2010 елда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урынны яулый. 2011 елда шул ук номинациядә беренчелеккә ирешә[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]