Веб-сәхифә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Инглиз Википедиясының веб-сәхифәсенең скриншоты

Веб-сәхифә, яки веб-бит (инг. Web page) — веб-браузер (гизгеч) белән ачып була торган документ яки Бөтендөнья пәрәвезенең мәгълүмат ресурсы.

Гадәти веб-сәхифә HTML форматындагы текст файлы була. Аңарда икенче төрле форматтагы файлларга (текст, график рәсем, видео, аудио, мультимедиа, апплетлар, кулланма программ тәэминатлар һ.б.) сылтамалар булырга мөмкин. Шулай ук аңарда икенче веб-сәхифәләргә тиз итеп күчер өчен яки сылтамалы файлларга үтер өчен гиперсылтамалар булырга мөмкин. Күп төрле гизгечләрдә сылтамалы файлның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлга сылтама асраган веб-сәхифә эчендә, карап була. Шулай ук хәзерге замандагы гизгечләр кайбер форматтагы файлларның эчтәлеген турыдан-туры, шушы файлларга сылтама асраган веб-сәхифәдән аерым, карарга мөмкинлек бирәләр.

Мәгълүматтән мәгънәле веб-сәхифәнең эчтәлеге гадәттә контент (инг. content — «эчтәлек») дип атала.

Гомуми тема һәм дизайн белән берләшкән, һәм сылтамалар белән бәйләнгән берничә веб-сәхифәләр веб-сайт тәшкил итәләр. Веб-сайтны тәшкил иткән веб-битләр бер яки берничә веб-серверларда (бер-берсеннән еракта, хәтта төрле илләрдә) урнаша алалар.

Динамик сәхифә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Динамик сәхифә — программа белән ясалган веб-сәхифә. Динамик сәхифә статик сәхифәдән аерылып тора, чөнки статик сәхифә ул серверда урнашкан гади файл. Динамик сәхифәнең гизгеч яки кулланучының икенче төрле агенты эшкәртә ала торган HTML-кодын сервер программасы ясый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Артур Бибек, Бад Смит. Создание Web-страниц для "чайников" = Creating Web Pages For Dummies. — 7-е изд. — М.: «Диалектика», 2006. — С. 304. — ISBN 0-7645-7327-6.
  • Якоб Нильсен, Хоа Лоранжер. Web-дизайн: удобство использования Web-сайтов = Prioritizing Web Usability. — М.: «Вильямс», 2007. — С. 368. — ISBN 0-321-35031-6.