Татарстан язучылар берлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татарстан язучылар берлеге
Тип

иҗтимагый оешма

Нигезләү елы

1936 ел

Нигезләүчеләр

РСФСР язучылар берлеге

Урнашуы

Казан шәһәре

Төп фигуралар

Данил Салихов,
2016 елдан оешма җитәкчесе

Бүлендек оемалар

Чаллы язучылар оешмасы

Веб-сайт

http://www.sptatar.ru/

Татар язучылары Арчада Галиәсгар Камалга һәйкәл ачу вакытында

Татарстан язучылар берлегеТатарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек рәисе Данил Салихов.

Берлек 1936 елда оеша.

Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. СССР таркалгач, миллион ярым татар кешесе Урта Азиядә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, милли әдәбиятыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү көннән-көн кыенлаша.

Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пенсия яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.

Идарә рәисләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Язучылар берлегенең съездлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • XV съезд -
  • XVI съезд -
  • XVII съезд - 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
  • XVIII съезд - 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. «Милләттәшләр» сайтында