Сәләт (яшьләр оешмасы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләт (яшьләр оешмасы) latin yazuında])
Сәләт
Тип

яшьләр иҗтимагый фонды

Нигезләү елы

1994

Нигезләүчеләр

Җәүдәт Сөләйманов

Урнашуы

Сәләт йорты — Казан шәһәре, Островский ур., 23

Эшләү сферасы

балалар һәм яшьләр белән эшләү

Девиз

Сәләт — мөмкинлекләр мохите

Веб-сайт

http://selet.biz

Сәләт — Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү берләшмәсе.

Эшчәнлеге ике оешма аша башкарыла: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы "Сәләт" яшьләр үзәге дәүләт оешмасы[1] һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды.[2]

Хәрәкәт «Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр форумында» (ингл. Organization of Islamic Conference Youth Forum) Россия байрагы Россия Федерациясен тәшкил итә,[3][4][5][6] мөселман илләрендә технологик стартапларны тизләтеп үстерү буенча халыкара платформаның партнёрлары арасына керә.[7]

«Сәләт» Идел буена кергән регионнарда (Башкортостан, Самар өлкәсе, Татарстан, Чуашстан) аланнарны,[8][9] кышкы һәм җәйге махсус сессияләрне, тематик форум, җыр һәм кинематограф фестивальләрне, чит илләрдә исә («Сәләт-Италия»,[10] «Сәләт-Австралия»,[11] «Сәләт-Прага»,[12][13] «Сәләт-Монреаль»[14][15]) халыкара мәктәп-аланнарны оештыра.

2014 елга Сәләттә катнашканнар саны 25 000 артык дип билгеләнгән[16].

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Сәләт бүген республиканың брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды. 1997 елдан бирле Биләр җирләрендә уздырыла торган еллык җәйге Сәләт Форумы бар аланнарда катнашкан бала һәм яшьләрне бергә җыя, килгән кунаклар арасында танылган фән һәм мәдәният, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре бар.[17][18][19][20]

Эшчәнлек тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 нче елның июнендә Арча эшчеләр поселыгында Арча педагогика көллияте һәм Арчаның 1 нче номерлы физика-математика мәктәбе базасында Сәләт компьютер аланы уздырыла. Аланда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү шәһәреннән килгән 65 бала катнаша.

1995 нче елда үзенә 150 дән артык студентны туплаган Сәләт клубы эшли башлый.

1997 нче елда Татарстан Юстиция министрлыгында «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды (ТРЯИФ) теркәлә. Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында беренче Сәләт җыены үтә. Анда Татарстан Республикасыннан 120 укучы һәм студент катнаша.

1998 нче елда профильле лагерьлар арасында уздырылган республика бәйгесендә Сәләт беренче урынны яулый. ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә Арча эшчеләр поселыганда педагогика көллияте студентлары арасында Сәләт Беренче республикакүләм әйдаманнар бәйгесе уздыра. Кара диңгездә (Туапсе шәһәре) беренче тапкыр җәйге Сәләт аланы оештырыла.

1999 нчы елның июль-август айларында Сәләт уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнары программасы Россия Федерациясенең Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты билгеләгән III дәрәҗә грантка лаек дип табыла.

2001 нче елның 16 мартында ТР Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Алексеевск районы җитәкчелеге һәм ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты белән берлектә «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре проектын һәм аның макетын тәкъдим итү семинары үткәрелә.

2002 нче елда Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге 2-нче номерлы гимназиясе базасында «Фәнсар — аң-фәһем чишмәсе» балалар фәнни мәктәбенең кышкы укулары оештырыла. Укуларда 64 мәктәп укучысы катнаша. «Сәләт» иҗтимагый фондының «Фәнсар — аң-фәһем чишмәсе» Республика ел әйләнә укыту-сәламәтләндерү мәктәбе проекты Яшьләр программалары арасында уздырылган Россиякүләм конкурста РФ Мәгариф министрлыгының II дәрәҗә грантына лаек дип табыла. «Фәнсар» яшьләр академия шәһәре» проекты конкурсның Лауреаты була.

«Байтик» компьютер лагере базасында беренче тапкыр Рөстәм Бикмуллин исемендәге автор-башкаручылар музыкаль фестивале оештырыла. Фестивальдә республиканың төрле районнарыннан килгән 140 укучы һәм студент катнаша.

2004 нче елда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Сәләт хәрәкәтенең 10-еллыгын бәйрәм итү оештырыла. Юбилейда академик М.И.Мәхмүтов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры М.М. Бариев катнашалар.

2015 нче елның 10-16 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик эшчәнлек планы кысаларында, беренче тапкыр «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагере һәм яшь эшмәкәрләр өчен форум үткәрелде. Әлеге чараларга 27 илдән катнашучылар җыелды. Форумның оештыручылары — Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды. Катнашучылар — үз эшләрен яңа гына башлап килүче 18-30 яшьтәге эшмәкәрләр. Очрашудан соң яшь эшмәкәрләр үзләренең бизнес-проектларын төзеп бетереп «Kazansammit»та тәкъдим иттеләр.

2015 нче елда IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашты. Форум кысаларында президент ел дәвамында эшләүче «Фәнсар» уку-укыту үзәген рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.

2016 нчы елда Татарстан Республикасы Президентының 2016 нчы елның 23 нче августындагы УП-723 номерлы Указ нигезендә «Сәләт» берләшмәсе гражданлык җәмгыяте институты үсешенә зур өлеш керткәне өчен Президент премиясе белән бүләкләнде[21].

Максатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм ел әйләнәсе алар белән даими эшләү; 
  • Җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү; 
  • Заманча фикерли, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм милли үзенчәлекләрне бер дәрәҗәдә күрә торган интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу;
  • Бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм рух өстенлеге идеясен тулыканлы яшәешкә кертү.

Низамәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Без яхшылыкка тартылып үсәбез, начарлыктан этәрелеп түгел;
  • Сәләт – тәрбия бирү мохите, ләкин тәрбиясезне төзәтү мохите түгел; 
  • Бергә без сәясәткә кушылмыйбыз, әмма сәясәт безнең һәркайсыбызда һәм һәркайсыбыз сәясәттә булырга мөмкин; 
  • Тәнкыйть – безнең алым түгел. Безнең алым – анализ, иҗат һәм үсеш; 
  • Сәләт ул – милли һәм дини гармония, рухи һәм фикри ирек мохите;
  • Сәләт – яшь кешегә үзен шәхес буларак кабул итү һәм җәмгыятьтә үз урынын билгеләү мөмкинлеге бирә торган даирә.

Сәләт атрибутикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кием[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Cары футболка.jpg Сары футболка

Кояш төсендәге сары футболкалар сәлкешләргә (Сәләт проектларында катнашучы балаларга) каралган. Футболкалар «Сәлкешлеккә багышлау» тантанасында һәр балага тапшырыла.

Файл:Сәләт — Зәңгәрсу футболка.jpg Зәңгәрсу футболка

Әйдаманнарны аяз күк төсендәге зәңгәрсу (ачык зәңгәр) футболкаларыннан танып була.

Файл:Сәләт — Кызыл футболка.jpg Кызыл футболка

Алан башҗитәкләре, Сәләт оешмасы җитәкчеләре кызыл төстәге футболкалары белән аерылып тора. 

Файл:Сәләт — Ачык шәмәхә футболка.jpg Ачык шәмәхә футболка

Шәмәхә төстәге футболка җитлеккәнлекне аңлата һәм Әдип Әлмир (Сәләт проектлары җитәкчесе) тарафыннан Сәләт дөньясында җитди эш күрсәткән лидерларга тапшырыла.

Файл:Сәләт — Сары галстуклар.jpg Сары галстук

Сары төстәге галстуклар алан тормышында актив катнашкан сәлкешләргә һәм әйдаманнарга бирелә.

Файл:Сәләт — Шәмәхә галстуклар.jpg Шәмәхә галстук

Шәмәхә төстәге галстуклар Сәләт дөньясында үткән чараларны, уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланнарын оештыруда актив катнашкан әйдаманнарга һәм Сәләт ветераннарына тапшырыла.

Билгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — I дәрәҗәле Сәләт билгесе.jpg I дәрәҗәле Сәләт билгесе — "Үстерүче"

Алтын җирлектәге сигез таҗлы көмеш йолдыз. Әдип Әлмир тәкъдиме белән Попечительләр советы карары нигезендә Сәләт үсешенә зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла. 

Файл:Сәләт — II дәрәҗәле Сәләт билгесе.jpg II дәрәҗәле Сәләт билгесе — "Ныгытучы"

Көмеш җирлектәге сигез таҗлы алтын йолдыз. Сәләт клубы карары нигезендә Сәләт дәүләтен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә тапшырыла.

Файл:Сәләт — III дәрәҗәле Сәләт ордены.jpg III дәрәҗәле Сәләт ордены — "Җыючы"

Кара җирлектәге сигез таҗлы көмеш йолдыз. Сәләт клубы карары нигезендә Сәләт проектларында актив катнашучыларга, аларның авторитетын тану йөзеннән тапшырыла.

Җәйге кампания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләтнен жәйге кампаниясе үз тарихын 1994 елда башлый. Һәр елда аланнар саны төрлечә була. Мәсәлән, 2018 җәендә аланнар саны 25 була. 2019 елда 19 алан.

2018 елда катнашучылар саны — 18000

Кампаниянең төп максатлары:

  • Республикабызның һәм илебезнең сәләтле балаларын берләштерү;
  • Балалар өчен файдалы җәйге ял оештыру;
  • Балаларга ял белән бергә уку программасы ярдәмендә төрле яклап үсү мөмкинлеген булдыру

Аланнар географиясе, шулай ук, еш кына узгәреп тора. 2019 елга үткәрү урыннарына Татарстанның 7 районы (Лаеш, Алексеевск, Яр Чаллы, Азнакай, Саба, Биектау, Спас) керә. Татарстаннан читтә 3 регионда Сәләт аланнары уза: Самара, Башкортостан, Чувашия.

Сәләттә Россия балалары гына түгел, чит илдән килгән яшьләр дә катнаша. Әлеге илләр арасында: АКШ, Канада, Австралия, Германия, Испания, БГӘ, Төркия, Казахстан, Чехия, Финляндия

Аланнар тарихында чит илдә уздырылучы сменалар/проектлар да бар: Монреаль, Прага, Италия, Австралия.

Аланнар[22][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен 23 уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы оештырыла һәм бу аланнарда ел саен 5000 меңнән артык балалар һәм әйдаманнар катнаша. Аланнар Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикалары территорияләрендә үтә. 2017-нче елның җәендә әлеге исемлеккә Самара өлкәсе һәм Канада да кушылуы көтелә.

Сәләт-Раушан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт Раушан» җәйге аланы акыл сәләтләрен төрле предмет олимпиадаларында, конкурс, конференцияләрдә күрсәткән мәктәп укучыларын җыя. Алан программасы катнашучыларны һәм белем ягыннан, һәм рухи яктан үстерүне максат итә. Көннең беренче яртысында Сәләт яшьләре үзләре сайлаган юнәлештә белем алалар. Монда физика-математика, программалаштыру һәм мәгълүмати технологияләр, табигать фәннәре, тел, гуманитар фән мәктәпләре эшли. Дәресләр иҗади остаханә, махсус курс, мастер-класс яки тренинг формасында уза. Укучыларга Казан югары уку йортлары укытучылары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган бизнесменнар белем бирә.

«Сәләт Раушан» аланы Сәләт хәрәкәтенең түбәндәге бурычларын үти:

- сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм ТР фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнаша;

- Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы сәләтле мәктәп укучыларына үз юнәлешләрендә тирәнтен белем бирә.

«Сәләт-Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005-нче елда алан ТРның Лаеш районында («Звездный» сәламәтләндерү аланы) нигезләнә һәм ел саен ТР район-шәһәрләреннән, РФ субъектларыннан, ерак һәм якын чит илләрдән 220-ләп  сәләтле баланы шул җирлектә туплый.

Сәләт-Рухият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗат һәм театр юнәлешендә эшли торган «Рухият» аланы мәдәният-сәнгать өлкәсенә беренче адымнарын ясаучы сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә. Бу проектның максаты – шул балаларга профессиональ белем нигезләрен бирү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, үсеш юлларын күрсәтү, үз-үзләренә ышанычларын арттыру.

«Сәләт-Рухият» аланының бурычлары:

- балаларның иҗади мөмкинлекләрен һәм белемнәрен арттыру;

- яңа татар драматургиясе һәм татар театры булдыру, яңача бәяли, аңлый һәм кабул итә торган тамашачы тәрбияләү;

- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм куәтләү, яңача фикерли торган буын тәрбияләү.

«Рухият» аланы беренче тапкыр 2000-нче елда Әлмәт шәһәре янындагы «Каенкай» лагере базасында оештырыла һәм 60 мәктәп укучысына иҗади этәргеч бирә. 2011-нче елда ТР һәм РФнең төрле төбәкләреннән 70 сәләтле баланы туплап, Ф.Бикчәнтәев җитәкчелегендәге театр мәктәбе үз эшен башлый. 2013-нче елда проект Әтнә районындагы «Чулпан» лагере базасына күчә. 2014-нче елда инде «Сәләт-Рухият» аланында 140 ка якын укучы ял итә һәм белем ала.

Сәләт-Биләр каласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Биләр.jpg

«Сәләт-Биләр каласы» аланында мәктәп укучылары тарихи үткәнебезгә якынайтылган мохиттә өстәмә белем ала һәм иҗат итә. Алан программасы катнашучыларның милли үзаңын үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Биләр каласы»нда укучылар бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныша, чүлмәк ясау, келәм туку кебек борынгы һөнәрләрне үзләштерә.

Балалар белән югары белемле әйдаманнар, укытучылар, белгечләр эшли. Бу алан укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, актив гражданлык позициясе булган шәхесләр, дәүләт үсешенә үз өлешен кертергә әзер ватанпәрвәрләр тәрбияләү өчен үзенчәлекле мохит тудыра.

Аланның төп бурычлары:

- татар халкының мәдәни, тарихи мирасын саклау һәм халыкара, мәдәниятара багланышларны ныгыту өчен уңай шартлар булдыру;

- мастер-класс, иҗади остаханә, ачык лекцияләр , дәресләрдә укучыларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үзүсеш һәм өстәмә белем алу  юлларын күрсәтү;

- укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, җәмәгать эшләренә җәлеп итү.

Сәләт-Саба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Саба.jpg

«Сәләт-Байлар Сабасы» интеллектуаль аланы Саба муниципаль районы җирлегендә уздырыла һәм гуманитар фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңгән мәктәп укучыларын туплый. Аланда татар теле, журналистика, информатика махсус курслары оештырыла. Алан «күңел экологиясе» һәм тирә-юньгә сакчыл караш принципларына таянып эшли.

«Сәләт-Байлар Сабасы» аланының максаты – сәләтле балаларга һәрьяклап үсеш даирәсе булдыру, үсеш һәм иҗат мөмкинлекләрен ачу.

Аланның бурычлары:

- бүгенге җәмгыятьтә акыл һәм фикер өстенлеге идеясен тарату;

- авыл мәктәпләрендә белем алучы сәләтле балаларның үсеш мөмкинлекләрен арттыру. «Сәләт-Байлар Сабасы» аланына нигез салучыларның берсе – район мәгариф идарәсе рәисе мәрхүм Шамил Зиннур улы Зиннуров.

Сәләт-Болгар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Зәй.jpg

«Сәләт-Болгар» интеллектуаль-тарихи аланы татар халкының, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни үткәне белән кызыксынучы мәктәп укучыларын бәйге нигезендә җыя.

Смена дәвамында танылган укытучылар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре балаларны халкыбыз тарихы, мәдәнияте белән таныштыра. Әйдаманнар тарафыннан тарихи һәм интеллектуаль белем дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән төрле дәресләр, остаханәләр үткәрелә. Изге Болгар җиренә экскурсия дә үсеп килүче буында ата-бабаларның үткәненә хөрмәт кенә тәрбияләп калмый, ә тарихка һәм мәдәнияткә кызыксындыру уята. Биредә хөкем сөргән кабатланмас сәләт атмосферасы сәлкешләргә үзләренең талантларын күрсәтергә һәм яшеренеп яткан сәләтләрен ачарга тулы мөмкинчелек тудыра. Ә аланның төп максаты булып, Татарстанның сәләтле балаларын ата-бабаларыбызның үткәне белән таныштырып, яшь буында тарихка һәм киләчәккә дөрес караш тәрбияләү тора.

Сәләт-Бөгелмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Бөгелмә.jpg

«Сәләт-Бөгелмә» интеллектуаль һәм иҗади үсеш аланы беренче тапкыр 2008-нче елда «Салют» сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан Республикасы Бөгелмә районы администрациясе ярдәме белән оештырыла.

Алан программасы укучыларны төрле яклап үстерүгә көйләнгән. Төшке ашка кадәр аланда «Физика», «Химия», «Информатика», «Татар теле», «Төрек теле», «Китай теле», «Инглиз теле», «Тарих» дәресләре уза. Төшке аштан соң сәлкешләр үзләре сайлаган махсус курсларда һәм мастер-классларда катнаша: аланда «Ораторлык осталыгы», «Фото сәнгате», «Вокал», «Хореография», «ШТК», «Что? Где? Когда?» остаханәләре эшли. Укудан бушаган вакытта балалар республикабызның фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашалар.

Аланда көн саен спорт уеннары оештырыла, мәдәни чаралар уза. Брейн-ринг, ЧГК, шахмат кебек интеллектуаль уеннар алан программасының мөһим өлешен тәшкил итә.

«Сәләт-Бөгелмә» аланы сәләтле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны максат итеп куя.

Проект Татарстан Республикасында гамәлгә куела һәм Бөгелмә районы сәләтле яшьләрен үзенә туплый.

Сәләт-Азнакай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Азнакай.jpg

«Сәләт-Азнакай» уку-укыту, спорт һәм туризм аланы Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясын гизү мөмкинлеге бирде. Алан программасының нигезен «Чит телләр»,  «Сценарий язу осталыгы»,  «Ораторлык осталыгы»,  «Идеяләр дөньясы», «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»,  «Математика»,  «Туризм» кебек остаханәләр эше тәшкил итә. «Сәләт-Азнакай» әйдаманнар командасы сәләтле балалар белән эш үзенчәлекләрен өйрәнгән тәҗрибәле әйдаманнардан тора.

Аланның төп максаты – сәләтле балаларга һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтү. Шул максаттан  «Сәләт-Азнакай» аланы түбәндәге бурычларны үти:

– сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм  ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнаша;

– сәләтле балаларны иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үстерә.

«Сәләт-Азнакай» аланы академик Индус Ризак улы Таһиров һәм безнең арадан бакый дөньяга күчкән Илдар Зариф улы Хәйбуллов тырышлыгы белән ачылды.

Сәләт-Иске Казан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Иске Казан.jpg

«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә.

Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли мастер-классларда укучылар эшче профессияләр белән танышалар, үзләрен төрле  профессияләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

«Сәләт-Иске Казан» аланында Сәләт хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар:

- сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу;

- балаларның җәйге ялын оештыру;

- эшче профессияләр белән танышу, кызыксындыру.

«Сәләт-Иске Казан» аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә Татарстаннан һәм күрше регионнардан җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла.

2015-нче елның августыннан Иске Казан каласын һөнәрчеләр шәһәрчегенә әйләндерү һәм 300 кеше катнашында 3 чатырлы алан уздыру планлаштырыла.

Сәләт-Имәнкәй[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Изге Чишмә.jpg

«Сәләт-Имәнкәй» аланы – ул Алексеевск районының актив балалары, олимпиада җиңүчеләре, спорт һәм иҗат өлкәсендә казанышлар тапкан балалар өчен үткәрелә торган алан.

Иҗади һәм спорт чараларының күп булуы укыту дәресләре һәм кызыклы мастер-класслары белән берлектә балаларга үзләрен яңа яклардан ачарга җай бирәчәк.

Алан эшчәнлегендә түбәндәге алдынгы бурычларны хәл итергә булышачак:

- балаларның төрле яктан үсүенә шартлар тудыру;

- Алексеевск районының актив һәм сәләтле балаларын эзләп табу һәм үстерү.

«Сәләт-Имәнкәй» аланы 2016 елда беренче тапкыр үткәрелә.

Сәләт-Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Тел.jpg

2009-нчы елда «Сәләт-Йолдызлы» лагере базасында беренче тапкыр телләр өйрәтүне максат иткән «Сәләт-Тел» аланы оеша. 2013-нче елдан ул «Сәләт»йортында ел әйләнәсе эшли торган телләр мәктәбе форматын ала. Аланда Россиякүләм, Халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңеп, портфолиолар конкурсы нигезендә сайлап алынган 220 сәләтле бала катнаша.

Аланда «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» остаханәләре эшли.

Проектның максаты – сәләтле яшьләр өчен чит телләрдә аралашу мохите булдыру һәм аерым телләрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирү. Алан эшендә филология һәм телбелем өлкәсендәге белгечләрдән кала, чит ил кунаклары да катнаша.

Сәләт-Санак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Санак.jpg

2009-нче елдан бирле «Сәләт-Санак» дип аталучы интеллектуаль юнәлештәге смена үткәрелеп килә.

Сменаның уку-укыту программасы үз эченә программалаштыру буенча олимпиадалар, математика һәм информатика фәннәреннән БДИ һәм ТДИларга әзерләнү; компьютер телбелеме һәм сөйләм технологиясе, робототехника,  web-эшләнмәләр, мобиль кушымталар булдыру, компьютер уеннары ясау, 3d-моделирование һәм башка  IT юнәлештәге дәрес курсларын бирүне ала. Әлеге программаны Татарстан Республикасының иң яхшы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара.

«Сәләт-Санак 2016» аланы беренче тапкыр Алексеевск районында урнашкан «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уздырылды. «Фәнсар» үзәгенең базасына  барлык шартлары һәм уңайлыклары булган өйләр, спорт мәйданчыклары, җиһазландырылган уку класслары һәм актлар залы керә[23].

Сменаның программасы уку-укыту, спорт һәм күңел ачу өлешләреннән тора.

Алан 2009-нчы елдан бирле 2000-гә якын мәктәп укучысына белем бирде. Бу балаларның күбесе инде югары уку йортларында укый, техник белгечлек сайлаганнары бердәм дәүләт имтиханнарын ел да югары балларга тапшырып килә.

Проектның максаты – компьютер технологияләре белән кызыксынучы балаларга һәм үсмерләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү.

«Cәләт-Санак» аланының төп бурычлары:

- сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзләү, сайлап алу һәм ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуаль-рухи элита булдыруда катнашу;

- компьютер технологияләре белән кызыксынучы мәктәп укучыларына үз юнәлешләрендә белемнәрен арттыру мөмкинлеге бирү, сәләтләрен үстерү.

«Cәләт-Санак» сменасы вакытында 31-нче июльдә Бохараев укулары да үткәрелә. Бу чара мәшһүр кибернетик, Казан федераль университетына беренче санакларны кертүче, университетта Ясалма интеллект юнәлешенә нигез салучы, Теоретик кибернетика кафедрасын тудыручы профессор Рәис Гата улы Бохараев истәлегенә багышланган конференция форматында уздырыла.

Сәләт-Шәхес[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:Сәләт — Шәхес.jpg

«Сәләт-Шәхес» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы программасы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне күздә тотып төзелә. Смена дәвамында балалар режиссура, актерлык осталыгы, видеосәнгать, сәхнә теле, StandUp, вокал, команда төзү, психология һәм социология дәресләрендә катнашалар. Алар белән югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казанның StandUp юнәлешендә актив катнашкан, ТР Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының үзәк лига уеннарында үзен күрсәткән командалар эшли. Төшке аштан соң «Татар теле һәм әдәбияты», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», фото сәнгате, төрек теле, хореография, вокал, «HandMade» һәм башка юнәлешләрдә остаханәләр үткәрелә. Шулай ук алан программасы кысаларында көн саен мәдәни чаралар, спорт уеннары оештырыла. Аландагы чаралар ШТК дәресләрендә алган белемнәрне тикшерә һәм ныгыта торган Шаяннар һәм Тапкырлар Клубының йомгаклау уены белән тәмамлана. [23]

Сәләт-Батыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Батыр» аланы Чувашия һәм Татарстан Республикаларының сәләтле балаларын туплау, аларның сәләтләрен тагын да камилләштерүне төп максаты итеп куя. Зур игътибарны программа төзүгә юнәлтелгән, чөнки калган аланнардан аермалы буларак, «Сәләт-Батыр» аланы бик кыска вакыт аралыгында (4-5 көндә) барлык кызыклы чараларны, уку-укыту программаларын үткәрергә, балаларда төрле фәннәргә кызыксыну хисе уятырга бурычлы. Аланның максаты – балаларны үзара таныштыру, тәҗрибә белән уртаклашу, мотивация, ел буена белем алырга мөмкинчелекләр тудыручы Сәләт мохитенә җәлеп итү.

«Сәләт-Батыр» аланының бурычлары:

- балаларның фән һәм дөньяви белемнәрен арттыру.

- “сәлкешләрне” төрки мәдәниятнең үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру.

- яңа гасыр заманында мөстәкыйль рәвештә төрле информацияга анализ ясау һәм дөрес итеп куллану белү.

- балада көчле рухлы шәхес үстерү.

«Сәләт»тә “Батыр” аланы 2013 елда Чувашия республикасы, Батыр районы, Җәүдәт Сөләйманов туган Кызыл Чишмә авлында 9 августтан 14 августка кадәр беренче тапкыр эшен башлап җибәрә. Сменада барлыгы Казаннан, Марий Элдан, Батыр районыннан 60 бала, 6 әйдаман һәм башҗитәк (Айсылу Мирхафизхан) катнаша. Беренче елдан һәм алга таба Батыр чатырлы алан буларак яши. Чатырлы алан исемен йөртсә дә, Батыр аланының үз спортзалы, сыйныфлар, ике сәхнәсе (ябык һәм ачык), ашхәнәсе бар. Моның төп сәбәбе МБОУ "Кызылмай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы"ның аланында урнашыу.

2014тә 7 июльдән 14 июльгә кадәр уза. Сменада барлыгы 50 бала, 8 әйдаман һәм башҗитәк (Айгуль Мубаракшина) катнаша. Беренче тапкыр катнашучы буларак “Биләргә кайта” (Сәләт Биләр Форумы). Смена вакытында Батыр белән бер базада бергә Россия Федерациясеннең төрле түбәкләреннән килгән рәсамнарны берләштерүче «Родники» дигән пленэр да узды.

2015тә 30 июньнән 6 июльгә кадәр уза. Сменада барлыгы 55 бала 6 әйдаман, 2 өлкән әйдаман һәм башҗитәк (Эдуард Галямов) катнаша. Бу елны чатырларны Батырга бүләк буларак «Таиф» компания төркеменең генераль башҗитәк урынбасары Гузелия Сафина алып бирә.

2016да 3 июльдән 9 июльгә кадәр уза. Сменада барлыгы 60 бала 8 әйдаман һәм башҗитәк (Айсылу Мирхафизхан) катнаша.

2017дә 28 июньнән 9 июльгә кадәр уза. Сменада барлыгы 55 бала, 8 әйдаман, өлкән әйдаман һәм башҗитәк (Галия Сайфутдинова).

2018дә 1 июньнән 9 июньгә кадәр уза. Сәләт-Батыр аланы беренче тапкыр төп базасыннан тыш Биләрдә генә уздырыла. Сменада барлыгы 48 бала, 8 әйдаман, өлкән әйдаман һәм башҗитәк (Галия Сайфутдинова) катнаша.

Сәләт-Гайрәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Буа» (Гайрәт) – балаларның интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү мәйданчыгы. Алан беренче тапкыр 2005-нче елда Буа шәһәренең "Чайка" базасында оештырыла һәм 70 баланы кабул итә. 2019 нчы елда Сәләт Гайрәт аланы Лаеш районында урнашкан "Йолдызлы" балалар сәләмәтләндерү үзәгендә оештырыла. Уку- укыту программасы кино һәм ТV белән бәйле. Балалар саны 230-га җитә.

Сәләт-Тулпар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Кандракүл буенда "Сәләт-Кандракүл" 2014 елда эшли башлый, беренче елны аланда 75 мәктәп укучысы катнаша. Сәлкешләр бу аланда башкорт һәм татар халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре, тарихы белән таныша ала. Ләкин 2018 елда "Сәләт-Канлдракүл"не үзгәрешләр көттеләр һәм бу алан яңа "Сәләт-Тулпар" исеменә лаек булды. «Тулпар» исеменең этимологиясендә, Тулпар — ул башкорт, татар, казак һәм кыргыз мифологиялерендә канатлы ат дигәнне аңлата. Һәм билгеләмәдән чыгып, Тулпар аты бик куәтле һәм тылсымлы . Бу ат Батыр (Сугышчы) белән бер чиратта дөньяга килгән җан иясе.

"Сәләт-Тулпар" аланының төп боручлары:

- Сәләтле балаларга төрки халыкларның рух һәм акыл мирасы белән таныштыру;

- Сәләт балаларга татар һәм башкорт халыкларының тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыру;

- Бабаларыбыз мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;

- Сәлкешләрнең интеллеутуль-иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм куәтләү.

Сәләт-Осталар бистәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Осталар бистәсе» – кул эшләре сәнгате белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен булдырылган җәйге алан. Биредә балалар төрледән-төрле кул эшләре, рәсем, архитектура, 3D дизайн кебек юнәлешләрдә үзләрен сынап карыячаклар. Хәзерге көндә актуальләшеп килә торган мондый юнәлешләр һәр баланы чын мәгънәсендә алтын куллы итәчәк!

Аланның төп максаты – иҗатка гашыйк булган яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга интеллектуаль һәм рухи үсеш мохите тудыру.

Сәләт-Эшмәкәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Эшмәкәр» – «Сәләт»нең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, эшмәкәрлек өлкәсендә өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Смена барышында кызыклы уку-укыту һәм иҗади программа чынга ашырыла.

Эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Әле ул гына да түгел, сменаның программасы үз эченә иҗади чараларны да ала: аның нәтиҗәсендә актив гражданлык позицияле уңышлы шәхес тәрбияләп була.

«Сәләт-Эшмәкәр»дә балалар төрле иҗади остаханәләр һәм кызыклы дәресләрдә белем туплаячак: SMM, маркетинг, бизнес-стратегияләр, максат куярга өйрәнү кебек юнәлешләр яктыртылачак. Видеоиҗат,  хореография, кул эшләре кебек иҗади дәресләр дә читтә калмаячак.

Аланның төп бурычлары:

- баланың эшмәкәрлек өлкәсендәге потенциалын ачу өчен шартлар тудыру, бизнес төзү осталыгына өйрәтү;

- үзлектән эшләү серләрен төшендерү, дәресләр, остаханә, ачык лекцияләр барышында камилләшергә өндәү;

- лидерлык сыйфатларын үстерү, командада эшләргә өйрәтү.

Сәләт-Яр Чаллы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Яр Чаллы» аланы олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә, иҗади конкурсларда яки спорт ярышларында җиңүчеләрне үзенә җыя. 

Аланның программасы балаларның барлык яклап усешенә юнәлгән: актив ял, уку-укыту программасы, остаханәләр, мәдәни чаралар һәм Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре һәм яшь лидерлары белән кызыклы очрашулар. Интеллектуаль уеннар: дебатлар, «TED talks», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», КВН, кинофестиваль һәм башка ярышлар балаларга үз көчләрен, осталыкларын күрсәтергә ярдәм итәчәк. Уку-укыту программасында яшь математиклар, экологлар, социологлар, журналистлар, лингвистлар мәктәбе аларга үзләренең мини-проектларын төзергә ярдәм итәчәк[23]

Аланның төп максатлары: 

- талантны үстерү өчен тиешенчә мохит тудыру; 

- шәхеснең усеше өчен һәрьяклап гармонияле шартлар булдыру; 

- сәләтле балаларны табу, үстерү һәм ярдәм итү өчен ел дәвамында эшләүче Сәләт клубын Яр Чаллы шәһәрендә формалаштыру.

«Сәләт-Яр Чаллы» аланы 2016-нчы елда беренче тапкыр үткәрелде. Яңа алан — яңа мөмкинлекләр.

Сәләт-Самара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алан программасы катнашучыларны белем, фән ягыннан да, иҗади яктан да үстерүне максат итеп куя. «Сәләт-Самара» аланы дәресләргә аеруча басым ясый. Монда физика, математика, программалаштыру һәм IT- технологияләр, гуманитар фәннәр һәм телләр мәктәбе: кытай, татар теле, инглиз теле укытыла. Төшке аштан соң балаларны остаханәләр көтә. Махсус курслар иҗади юнәлеш белән бәйле.

«Сәләт-Самара» аланының төп максатлары: Самара өлкәсендә һәм башка төбәкләрдән килгән сәләтле балаларның татар теле дәрәҗәсен арттыру, татар мохитен тудыру, балаларның фәнни һәм иҗади мөмкинлекләрен ачу, арттыру. «Сәләт-Самара» аланы беренче тапкыр 2017-нче елның гыйнвар аенда кышкы сменасын үткәреп үз эшен башлап җибәрде. Җәйге сменада 100гә якын бала катнашачак.

Сәләт-Монреаль[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-нче елда беренче тапкыр «Сәләт-Монреаль» аланы эшли башлады.

«Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә уздырыла.

2017-нче елда «Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы (моннан соң – Конкурс) урта гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырыла.

Аланның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру[24].

Конкурсны үткәрү берничә этаптан тора:

1-нче этап – «Читттән торып сайлап алу этабы»: Конкурста катнашу өчен гариза юллау. Бу этапта команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләп, portfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. «Читтән торып сайлап алу этабы»нда «Сәләт» проектларында кайчан һәм кем буларак катнашу хакында мәгълүмат бирү мөһим (сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, укытучы һ.б.).

2-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: гариза тутырган һәрбер катнашучы белән әңгәмә.

3-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: команда туплап, Конкурс биремнәрен үтәү.

4-нче этап – «Супер финал».

5-нче этап – «Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне билгеләү».

Конкурсның этапларын үткәрү, аларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла. Экспертлар советы составын «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры раслый.

Экспертлар советының әгъзалары Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең башкарма һәм канун чыгару хакимияте, Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләреннән төзелә.

Проектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәмрух» Ел премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясендә Сәләт берләшмәсен актив үстерүче балалар, яшьләр, мөгаллимнәр һәм укытучылар катнаша. 

«Сәмрух» премиясе 2015-нче елда беренче тапкыр уздырыла.

Премия дүрт этапта үткәрелә:

1-нче этап – гаризаларны кабул итү.

2-нче этап –  катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы.

ә3-нче этап – катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу. Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар киңәшмәсе уздыра, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу.

4 нче этап – тантаналы рәвештә премияне тапшыру[25].

Премиянең номинацияләре:

«Ел директоры» номинациясе

«Елның өлкән әйдаманы» номинациясе

«Ел аланы» номинациясе

«Ел сәлкеше» номинациясе

«Сәләт җырлый» номинациясе

«Ел кулдашлары» номинациясе

«Ел әйдаманы» номинациясе

«Ел Клубы» номинациясе

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестиваль 2001-нче елдан Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Сәләт» Фонды һәм «Казан синтетик каучык заводы» ААҖ ярдәмендә Сәләт берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла.

Фестиваль үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра:

- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;

- җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү;

- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияләү;

- сәләтле балалар һәм яшьләр — республиканың интеллектуаль-рухи потенциалы булуын тагын да ассызыклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү;

- сәләтле балаларның һәм яшьләрнең дусты, фикердәше автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.

Фестиваль ел саен 12-22 яшьлек 200-ләп катнашучыны җыя. Алар «Иң яхшы автор-башкаручы», «Үз шигырен иң яхшы укучы», «Бард җырын иң яхшы башкаручы» һ.б. номинацияләрдә ярыша.

Әйдаманнар мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләт әйдаманнар мәктәбе – Сәләт җәйге уку-укыту аланнары өчен башҗитәкләр һәм әйдаманнарны бердәм командага туплау, укытуга юнәлгән стратегик проект. Проект кысаларында ел буе төрле юнәлешләрдә укыту бара: сәләтле балалар белән эшләү, командада эшләү, Сәләт традицияләре, принциплары белән танышу, балалар өчен төрле чаралар уйлап табу һәм уздыру, уку-укыту аланы программасын төзү һ.б. 

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларын оештыру өчен профессиональ командалар булдыру.  Мәктәп җәйге аланнарда эшләячәк командаларны туплый, студентларга Сәләт дөньясына  кереп китәргә ярдәм итә. 

Selet Store[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«SeletStore» – бренд кибете. Монда Сәләт дөньясына ишарә итә торган көндәлек тормыш продукциясе – яшьләр өчен фирма киемнәре, телефон җиһазлары һ.б. сатыла. Кибет 2013-нче елдан бирле эшли һәм Сәләт хәрәкәтендә булуын ассызыкларга теләгән яшьләрнең ихтыяҗын кәнәгатьләндерә.

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт-Санак» — ул җәйге уку-укыту сменасы һәм ел дәвамында уза торган «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе. 

- Юнәлеш: IT

- Үткәрелү вакыты: июль уртасы-август башы

- Үткәрелү урыны: «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге

Сменаның белем бирү программасы олимпиадалы программалаштыру, математика, информатикадан БДИ һәм ТДИ, компьютер телбелеме белән сөйләм технологияләре, web-разработкалар һәм робототехниканы өйрәнүне; телефон кушымталарын һәм компьютер уеннарын төзүне, 3d -моделирование өйрәнүне үз эченә ала.

Selet Media мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проект «Сәләт» Фонды һәм HAVA Projects медиа-компаниясе белән берлектә чынга ашырыла. Мәктәпнең эшчәнлеге балалар һәм яшьләрнең игътибарын Татарстан Республикасының медиа-киңлегенә юнәлдерү, әлеге проект кысаларында аларда журналистлык сәләтен ачу һәм үстерүне максат итеп куя.

Биредә 9-11-нче сыйныф укучылары һәм студентлары катнаша.

Мәктәптә катнашу – язу осталыгын арттыру, фото-, видеосәнгать серләренә төшенү, продюсерлык белән шөгыльләнү, сәләтле кешеләр – танылган җәмәгать, сәясәт, спорт һәм мәдәният эшлеклеләре белән танышу, аралашу өчен мөмкинлек. Мәктәп кысаларында катнашучылар журналистиканың теоретик һәм практик курсын үтә: мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, уңышлы интервью серләре, кыска вакыт аралыгында күләмле һәм сыйфатлы мәкалә язу, төрле мәгълүмати дәрәҗәдәге аудиторияләр белән эшләү, фото- һәм видеорепортажлар төшерү, монтажлау, продюсерлык осталыгы, һ.б.

«Атлант» шахмат клубы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Атлант» шахмат клубы 2002-нче елның гыйнвар аенда оешты. Беренче смена махсус шахмат сөюче балалар өчен оештырыла. Ул кышкы каникул көннәрендә хәзерге Школа олимпийского резерва мәктәбе бинасында үтә һәм бөек татар шахматчысы Р. Нәҗметдиновның 90-еллыгына багышлангана. Аның ачылышында Республика шахмат мәктәбе җитәкчеләре дә катнашты. Мәктәпкә Гата Камский исеме бирелә. Форматы буенча бугенге көндә «Атлант» шахмат клубы 2 атнага бер тапкыр үтүче күнекмәләр һәм Әдип Әлмир кубогына үтүче турнир булып тора.

Халыкара «Болгар-Туган тел» форумы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Болгар – Туган тел» аланы беренче тапкыр 2014-нче елда оештырылды һәм үзенә Россиянең 11 субъектыннан 500-дән артык сәләтле баланы җыйды. Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Программа катнашучыларның һәркайсын татар мәдәниятенә шәхсән мөнәсәбәтле итеп тоярга мөмкинлек бирүче һәм бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә.

Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү.

«Болгар – Туган Тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:

- Яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;

- Татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацион алымнар куллану.

Сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Иске Казан» җыены[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-нчы елдан «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Л.Н. Шәфигуллин ярдәмендә, сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Иске Казан» республика җыены уза. Анда Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 500-ләп 5-11-нче сыйныф укучылары катнаша. Җыенның даими үткәрү урыны – Биектау районы Камай авылындагы Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы.

Җыенның девизы – «Иске Казан – татар теле бишеге». Белем бирү программасы кысаларында ел саен атаклы тарихчылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар оештырыла. 2014-нче елдан башлап җыен көннәрендә Сәләт ШТК командаларының зур иҗат фестивале үтә, музей-тыюлык территориясендә «һөнәр ярминкәсе» эшли.

Җыен туган якның гореф-гадәтләрен, тарихи саклауны, яшь буынның туган теленә һәм татар халкының мәдәниятенә игътибарын арттыруны максат итә.

«Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Фәнсар» фән һәм уку-укыту үзәге базасында (Татарстан Республикасы, Алексеевск районы), Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе уза.

Биредә математика (6-нчы сыйныф), астрономия (7-9-нчы сыйныфлар), җәмгыять белеме (7-9 нчы сыйныфлар), информатика (7-10 нчы сыйныфлар), инглиз теле (7-10 сыйныфлар) буенча дәресләр укытыла. Балаларга белемне Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән танылган спикерлары бирә.

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» – Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Сәләт хәрәкәтенең «Идел» һәм «Ялкын» журналлары белән берлектә үткәрелә торган ачык әдәби конкурсы. Беренче тапкыр 2013-нче елда оештырыла.

Конкурсның төп бурычлары:

- әдәби иҗат өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларның үсешен тәэмин итү; 

- сәләтле яшьләрдә татар әдәбияты белән кызыксыну уяту; 

- яшьләрдә зәвыкъ һәм әдәби культура тәрбияләү;

- яшь сәләтле авторларны бүгенге татар әдәбияты һәм татар халкының милли горурлыгы булган әсәрләр белән таныштыру; 

- сәләтле яшьләрне «Сәләт» проектларына тарту. 

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша ала. 

Конкурс шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үтә. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

«Фәнсар» мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мирза Исмаил улы Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе «Фәнсар» – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат иткән уку-укыту проекты.

«Фәнсар» мәктәбе уку йортына йөреп һәм читтән торып укый торган мәктәп форматында эшли, анда Россиянең алдынгы югары уку йортлары укытучылары белем бирә. Әлеге проектның дистанцион мәктәбе үз эшендә соңгы инновацион казанышларны куллана һәм һәр укучыга шәхси якын килә. «Фәнсар»да онлайн- мәктәп эшли, сессияләр уза. Нәтиҗәсе – һәр елны уза торган Сәләт фәнни-гамәли конференциясе.

Бу проект үз эшчәнлеген 2002-нче елда башлады. Шул вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 2000-нән артык укучы катнашты, соңрак аларның һәркайсы югары уку йортына керүгә иреште.

«Фәнсар» мәктәбе ике төп мәсьәләне чишәргә мөмкинлек бирә:

- ТР фәнни-тикшеренү үзәкләре интеллектуаль элита булдыру максатында сәләтле балаларны барлау һәм үстерү;

- Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарындагы укучыларның үзләре теләгән, алар өчен зарур белемне алу мөмкинлеге булдыру.

Проектның максаты – фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә мәктәптән тыш өстәмә белем алуда ярдәм итү, уңайлы шартлар тудыру, уку процессында һәр балага индивидуаль караш булдыру.

Проектның катнашучылары:

- 9-11-нче сыйныф укучылары;

- 4-5-нче курс студентлары, аспирантлар, фән кандидатлары;

- Сәләт аланнарында эш тәҗрибәсе булган әйдаманнар.

Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе ярдәме белән Биләр тыюлыгы җирлегендә ел саен сәләтле балалар һәм яшьләрнең фестиваль-конкурсы уза. Ул – Сәләт оешмасы чараларының иң югары ноктасы, нәтиҗә һәм казанышлары күргәзмәсе. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә 2012-нче елда традицион фестиваль яңа статуска күтәрелде һәм  Сәләт халыкара яшьләр уку-укыту форумы форматын алды. Монда ел саен Татарстан Республикасы район-шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең дистәләп төбәгеннән, ерак һәм якын чит илләрдән 5000-нән артык сәләтле бала һәм яшьләр катнаша. Форумда мастер-класслар, ачык лекцияләр, шәхес үсешенә юнәлтелгән тренинглар, күптөрле остаханәләр үткәрелә; робототехника, татар теле лабораториясе, Сәләт балалар бакчасы, Сәләт радиосы кебек тематик мәйданчыклар эшли.

Форумның төп максаты – сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, ярдәм итү, алар белән эшләүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү һәм шул тәҗрибә белән уртаклашу.

Проект беренче тапкыр 1997-нче елда 100 бала катнашында тормышка ашырылды. 2005-2011-нче елларда бу чараларда ел саен 1000-гә якын бала катнашты. Форум җәй көне, гадәттә, июльнең беренче декадасында уза.

Проект Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы район-шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең дистәләп регионыннан, ерак һәм якын чит илләрдән җыелган балалар һәм яшьләр катнашында үтә. 2014-нче елда форумда катнашучылар 30 илдән килгән иде.

Сәләт марафоны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләт марафоны – сәләтле балалар һәм яшьләрне «Сәләт» проектлары, программаларына җәлеп итә торган мөһим проектларның берсе. Проект кысаларында Сәләт клубы активистлары кимендә айга бер-ике тапкыр Татарстан Республикасы районнарына, шәһәрләренә чыга һәм Сәләт оешмасының эшчәнлеге – проектлары, программалары, җәйге аланнары турында сөйли. Марафон укучыларга Сәләт эшчәнлеге белән якыннан танышырга, кызыксындырган сорауларын бирергә, зур дус командага кушылырга мөмкинлек бирә. 

Проектның максаты – Татарстан яшьләрен иҗади, интеллектуаль һәм рухи үсеш мөмкинлеге бирә торган Сәләт проектларына җәлеп итү.

Сәләт бәхәс клубы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәхәс клубы – 2007-нче елдан бирле Сәләт киңлегендәге иң мөһим проектларның берсе. Проект балаларда һәм яшьләрдә тәнкыйди фикер йөртү күнекмәләре һәм ораторлык осталыгы формалаштыруга юнәлтелгән. 2014-нче елдан Сәләт бәхәс клубы кысаларында Татарстан Республикасы укучылары һәм студентларының дебат клубларын берләштереп, уку-укыту дискуссион үзәгенең «Дебатлар Республикасы» проекты үсеш алды. Бүген бу проект республика яшьләренең кызыклы форматтагы фикер алышу мәйданчыгы. Проектта ораторлык осталыгы һәм дәлилләү теориясе укытыла, яшьләр җәмгыять, сәясәт, икътисад һәм фәлсәфә өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышып, халык алдында чыгыш ясарга өйрәнә. Дискуссион клуб атна саен күнекмә уеннар, даими рәвештә турнирлар һәм халык алдында дискуссияләр уздыра. 2007-нче елдан бирле Сәләт киңлегендәге иң мөһим проектларның берсе.

«IK» интеллектуаль иҗат клубы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«IK» клубы «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. шундый интеллектуаль уеннар белән мавыгучы укучылар һәм студентларны берләштерә. Катнашучылар өчен интеллектуаль уеннарга әзерлек күнекмәләре үткәрелә, турнирлар оештырыла. Клуб республика, округ, Россия дәрәҗәсендәге интеллектуаль уен турнирларында катнашу мөмкинлеге бирә. 

Проектның максаты – интеллектуаль характердагы чаралар белән кызыксынучы яшьләрне берләштерү һәм үстерү. Максатына ирешү өчен Клуб мантыйкый фикерләү, төрле жанрдагы интеллектуаль уеннарга теоретик һәм практик яктан өйрәтү бурычын үти. 

Selet Prague School («Сәләт» Прага Мәктәбе)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт Прага» мәктәбе ул – проектлар белән идарә итү юнәлешендәге халыкара уку-укыту яшьләр программасы. Программа Татарстан Республикасындагы перспектив проектларда катнашырлык эффектив командалар булдыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар мәктәп программасы кысаларында икътисад, мәгариф сферасы, җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендә яңа идеяләр һәм эшләнмәләр тәкъдим итә, проектлар төзи.

«Сәләт Прага» мәктәбенең төп бурычы – яңача фикер йөртә, уңышка омтыла торган, актив тормыш позициясе булган белгечләр, лидерлар әзерләү.

«Сәләт Прага» мәктәбе 2007-нче елда ачыла. Бүгенге көнгә Youth and Environment Europe – YEE (Прага), INEX SDA Prague, volunteer organization (Прага), Coobra Cooperative Braccianti&Im Hinter hous (Вена), WUK Jugent coaching West (Вена), «Shoda» Корпоратив университеты һ.б. оешмалар проектның партнерлары булып тора.

2014-нче елдан проект Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Алгарыш» программасы кысаларында, Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле һәм Прагада яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашырыла.

«Сәләт Прага» мәктәбе берничә этапта үтә. Читтән торып уку этабы Татарстан Республикасы территориясендә – Казан шәһәрендә, интенсив этап – Чехия Республикасында (Прага шәһәре) уздырыла.

Сәләт ВикиМәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клублар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәләт Клубы – төрле буын сәлкеш, әйдаман, башҗитәкләрне берләштерә торган даирә. Сәләт дөньясындагы һәр кеше – мәктәп укучысымы ул, Сәләт ветеранымы — Сәләт клубы әгъзасы булып санала. Клубның үз уставы, җитәкчелек органы (Корылтай) һәм җитәкчесе (Президенты) бар. Клуб үз эшчәнлеген «Фән» һәм «Дәрт» юнәлешләре кысаларында оештыра. 

Проектның максаты – традицияләрне саклаган хәлдә яңалыклар кертеп, Сәләт оешмасының барлык катнашучыларын берләштерү. 

Клуб үти торган бурычларга килгәндә, алар: 

- Сәләт кешеләре өчен даими аралашу мәйданы булдыру, аларны берләштерү; 

- Сәләт җәмгыятен агымдагы проектлар һәм программалар белән таныштырып бару; 

- Сәләт дәүләтендә буынара бәйләнешләрне ныгыту. 

Клублар 1995-нче елдан бирле ел әйләнәсе эшли. Сәләт дәүләтендәге һәр кеше Сәләт клубы әгъзасы санала. Бүгенге көндә «Сәләт»нең 10 клубы бар[26]. Алар:

1)«Сәләт Яр Чаллы»

Ачылу вакыты: 2018 ел, февраль

Урнашу урыны: «Заман» яшьләр үзәге

2)«Сәләт-Азнакай»

Ачылу вакыты: 2016 ел, 5 декабрь

Урнашу урыны: Азнакай шәһәренең 4-нче лицее

3)«Сәләт-Аксубай»

Ачылу вакыты: 2016 ел, 25 октябрь

Урнашу урыны: Аксубай районының 3-нче урта гомумбелем бирү мәктәбе

4)«Сәләт-Бөгелмә»

Ачылу вакыты: 2013 ел

Урнашу урыны: Бөгелмә муниципаль районының 2-нче лицее

5)«Сәләт-Казан»

Ачылу вакыты: 2016 ел, 23 октябрь

Урнашу урыны: Казан шәһәренең Ф.Аитова исемендәге 12-нче гимназиясе

6)«Сәләт-Казан» (9 номерлы мәктәп)

Ачылу вакыты: 2017 ел, октябрь

Урнашу урыны: Казан шәһәренең 9 номерлы мәктәбе

7)«Сәләт-Менеджер»

Ачылу вакыты: 2016 ел, 15 сентябрь.

Урнашу урыны: Әлмәт шәһәренең 23-нче мәктәп базасы.

8)«Сәләт-Самара»

Ачылу вакыты: 2016 ел

Урнашу урыны: Самара шәһәр округының «Яктылык» мәктәбе

9)«Сәләт-Чулман»

Ачылу вакыты: 2015 ел

Урнашу урыны: Балык Бистәсе муниципаль районының «Балалар иҗаты үзәге»

10)«Сәләт-Яшел Үзән»

Ачылу вакыты: 2016 ел, сентябрь

Урнашу урыны: Яшел Үзән районының 16-нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәндәр Сираҗи, «Сираҗи сүзе» газетасының баш мөхәррире:

Мин «Сәләт»не электән беләм. Заманында... анда балаларны милли рухта тәрбиялиләр иде. Беренче елларда барысы да әйбәт кенә барды. Аннан соң әйдаманнары арасында татарча белми торган «Настя апа»лар барлыкка килә башлады. Заманында Җәүдәт Сөләйманов чыннан да яхшы әйбер уйлап чыгарды: татар балаларын милли мохиттә тәрбияләү, миллилек нигезендә берләштерү. «Сәләт» чыннан да берләштерә. Әмма ул милли идея нигезендә берләшкән әйбергә әйләнмәде, ул гап-гади лагерьга әверелде. «Сәләт» кирәк, әмма хәзерге формасында түгел. Хәзерге формасы — спекулятив форма. «Милли» дигән сүзне калдырдылар, ә миллилекне юкка чыгардылар һәм гади лагерьлар кебек үк акча эшләү формасына гына кайтып калдылар. [27]

Бәйле ресурслар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы оешмалар. әлеге чыганактан 2021-12-06 архивланды. 2019-02-17 тикшерелгән.
  2. "Сәләт" ТРЯИФ бите. әлеге чыганактан 2019-04-02 архивланды. 2019-02-17 тикшерелгән.
  3. В работе KazanSummit 2015 примет участие делегация молодёжного крыла ОИС. KAZANSUMMIT (2015). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  4. Молодые предприниматели стран ОИС приняли участие в KazanSummit-2015 (17.06.2015). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  5. Летний международный молодежный лагерь и II Казанский форум молодых предпринимателей стран ОИС пройдет в ИТ-парке (11 мая 2016). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  6. II Казанский форум молодых предпринимателей стран ОИС приглашает авторов IT проектов (30-03-2016). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  7. В Казани презентовали платформу для акселерации технологических стартапов из исламских стран (1 ДЕКАБРЯ 2016). 2017-02-16 тикшерелгән.
  8. Алан — рус. лагерь
  9. http://selet.biz/tat/projects/camp/
  10. “Сәләт-Италия 2011” күчмә мәктәбенең Италия Республикасы Римини шәһәренә сәфәре ахырына якынлаша.(үле сылтама)
  11. "Сәләт" яшьләре Австралиягә килде. Австралия яшьләре Казанга җыена (11/01/2013).
  12. Праһа ждет активистов «Сэлэт» (06.08.2007). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  13. «Сэлэт» строит оплот науки в центре Европы (26 АПРЕЛЯ 2010). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  14. Алима Салахутдинова (1 ОКТЯБРЯ 2016). «Татары Канады нуждаются в грамотном религиозном наставнике – имаме из Татарстана» (ВСЕКАНАДСКИЙ САБАНТУЙ В МОНРЕАЛЕ, СӘЛӘТ И ТНВ). 2017-02-16 тикшерелгән.
  15. Гузель Усманова (25 -01-2017). Сэлэт-Монреаль. 2017-02-16 тикшерелгән.
  16. Ильсия ГАРАЕВА (09 декабря 2014). «Сэлэт» — сообщество, где раскрываются таланты. 2017-02-16 тикшерелгән.
  17. Ольга ИВАНЫЧЕВА (10 июля 2012). Как привить детям интерес к знаниям: Магистр игры «Что? Где? Когда?» Александр Друзь стал специальным гостем международного молодежного образовательного форума «Сэлэт» («Талант»).. 2017-02-16 тикшерелгән.
  18. В Билярске открылся пятый Международный молодежный образовательный форум «Сэлэт» (10 июля 2016). 2017-02-16 тикшерелгән.
  19. Пятый международный образовательный форум «Сэлэт» для молодежи открылся в Билярске (10/07/2016). әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-16 тикшерелгән.
  20. Ирина Садыкова (14 июля 2016). ЧЛЕНЫ РУССКОГО ГЕОГРАФИЧЕСКОГО ОБЩЕСТВА ПРИНЯЛИ УЧАСТИЕ В ФОРУМЕ "СӘЛӘТ". 2017-02-16 тикшерелгән.
  21. http://selet.biz/tat/about/achievements/
  22. Алан — лагерь
  23. 23,0 23,1 23,2 http://www.vatantat.ru/index.php?a2pg=2146
  24. https://www.azatliq.org/a/28680380.html
  25. https://shayantv.ru/news/samruxelpremiese/
  26. http://selet.biz/tat/projects/clubs/
  27. Гөлүзә Ибраһимова. «Бүген „Сәләт“тән милләткә файда юк», яки яшьләр оешмасында татарлык сакланамы? Интертат, 11.09.2021