Эчтәлеккә күчү

Җәүдәт Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Сөләйманов latin yazuında])
Җәүдәт Сөләйманов
Туган телдә исем Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов
Туган 15 март 1955(1955-03-15) (69 яшь)
Чуаш АССР, Батыр районы Кызыл Чишмә авылы
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим, педагог
Балалар Тимур Сөләйманов
Ата-ана
  • Шәүкәт Сөләйманов, укытучы (әти)
  • Ширинбану (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан дәүләт премиясе;
Муса Җәлил премиясе
Гаяз Исхакый премиясе (2015)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Җәүдәт Сөләйманов (әдәби псевдонимы Сөләйман, тулы исеме Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов) — галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1994-1997), хокукый әгъзасы, вице-президенты, социаль-икътисад фәннәр бүлегенең академик-сәркатибе, Халыкара мәгълүмат академиясе мөхбир-әгъзасы. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый (2015), Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш (Чуашстан) исемендәге премияләр иясе.

Җәүдәт Сөләйманов

1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын (1977), шул уку йортында аспирантураны (1981) тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты (1986), докторы (2000) диссертацияләрен яклый.

  • 1977-1978, 1981-1987 КДУ хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты теоретик кибернетика кафедрасында (КДУ ХМК ТКК) укыту эшләре буенча инженер.
  • 1987-2001 КДУ ХМК ТКК ассистенты, өлкән укытучысы, доцент, 2001 профессор.
  • 1990-2009 КДУ һәм ТР ФА берләшкән «Ясалма интеллект проблемалары» лабораториясе җитәкчесе.
  • 2002-2004 КДУ мәгълүмат институты директоры урынбасары, ХМК факультеты деканы урынбасары.
  • 2000-2008 КДУ ХМК мәгълүмат институты лаборатория мөдире.
  • 2004-2006 ТАРИ икътисадта гамәли информатика кафедрасы мөдире.
  • 2004-2007 ТР ФА мөхбир-әгъзасы.
  • 2009 ТР ФА һәм КДТУ «Прометей» ФТИ директоры в.б.
  • 2009 ТР ФА «Гамәли семиотика» ФТИ директоры.[2]
  • КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты мәгълүмати системалар кафедрасы мөдире, программалаштыру технологияләре кафедрасы профессоры.[3]
  • Фәнни тикшеренүләре ясалма акыл һәм педагогика яссылыгында алып барыла, аерым алганда, сәләтле балаларның социаль-психологик адаптациясе, компьютер технологиясе һәм математик лингвистика өлкәләренә карый. Әлеге өлкәләрдә фундаменталь һәм гамәли кулланышка керердәй ачышлар ясый. Аның тарафыннан йөзләрчә гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр язылып, аларның гомуми күләме 190 басма табактан артып китә.[4]
  • КФУ аспирантларының, университет тәмамлаучы яшьләрнең диплом проектлары җитәкчесе, Россия «Ясалма акыл ассоциациясе» вице–президенты.
  • Тел һәм компьютер белән бәйләнеше булган фәнни конференцияләрдә катнаша: Бакы (2010), Йошкар-Ола (2011).

Иҗтимагый эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сәләт» проектлары җитәкчесе. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылып өлгергән «Сәләт» хәрәкәтен оештырып җибәрүче һәм аның даими җитәкчесе. 1994 елдан бирле «Сәләт» лагерьларында фәннең теге яки бу өлкәсендә үзләрен күрсәтеп өлгергән меңнәрчә бала ял итте, белемен чарлады, иҗат оеткысын үстерү мөмкинлеге алды.[4]

  • Система татарских терминов в компьютерных технологиях и информатике (автордаш). Астана, 2013.
  • Модель многословных конструкций татарского языка: аналитические формы (автордаш). «Казанская наука», № 12, 2012 ел.
  • Корпус татарского языка: концептуальные и лингвистические аспекты (автордаш). «Вестник ТГГПУ»,. № 4 (26), 2011 ел.
  • Синтезатор татарской речи (автордаш). Казан, ТИСБИ, 2006.
  • Структурно-функциональная модель татарских морфем (автордаш). Казан, 2003.[5]

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, унлап шигырь китабы авторы.

Ренат Харис: «Сөләйман әсәрләрендә ерак тарих—әкият түгел, ә бүгенге катлаулы нәрсәләрнең гасырлар-дәверләр катламы астында калган сукмакларын бүгенге шагыйрь күз нурлары белән капшап карау».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]