Гаяз Исхакый исемендәге премия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гаяз Исхакый исемендәге премия latin yazuında])
(Гаяз Исхакый премиясе битеннән юнәлтелде)
Гаяз Исхакый
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан
Төр премия
Статусы гамәлдә
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Гаяз Исхакый исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе (рус. Литературная премия Республики Татарстан имени Гаяза Исхаки) ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, классиклар әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган әдәби премиясе. Татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый, 18781954) истәлеген мәңгеләштерү өчен 1991 елда гамәлгә куелган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Гаяз Исхакый исемендәге премия гамәлгә куела.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаяз Исхакый исемендәге премия, гадәттә, һәр ел саен язучыларга (прозаикларга, шагыйрьләргә, драматургларга), журналистларга һәм галимнәргә милләтнең рухи байлыгы үсешенә ярдәм итүче күренекле әдәби әсәрләре, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплары, классиклар (шул исәптән, беренче чиратта, Гаяз Исхакыйның) әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен бирелә [1].

Премия күләме ― 50 мең сум[2].

Лауреатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]