Эчтәлеккә күчү

Рифә Рахман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифә Рахман latin yazuında])
Рифә Рахман
Туган телендәге исеме Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова (Сабирҗанова)
Туган 18 сентябрь 1962(1962-09-18) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Мәмәшир авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, шагыйрә
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе (2008)
Фатих Хөсни премиясе (2012)
Гаяз Исхакый премиясе (2014)
Җамал Вәлиди премиясе (2018)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2025)

 Рифә Рахман Викиҗыентыкта

Рифә Рахман, Рифә Фатхрахман кызы Харрасова-Сабирҗанова (1962 елның 18 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Мәмәшир) ― язучы, галимә, филология фәннәре кандидаты (2002). 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1962 елның 18 сентябрендә ТАССРның Кукмара районы Мәмәшир авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетның филология факультетын тәмамлый. «Мәгърифәт» газетасында журналист һәм баш мөхәррир ярдәмчесе булып та эшли. "Гаилә һәм мәктәп" журналында бүлек мөхәррире булып эшләгән.

2002 елда «Әдәби бәйләнешләр җирлегендә Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы (1895-1905)» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясе яклаган[1].

1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Дистәдән артык шигырь һәм чәчмә әсәрләр китабы бар. 2024 елда Татарстан китап нәшриятында «Татар кызы» романы китап булып басылып чыккан[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]