Ренат Әюпов
Ренат Әюпов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ренат Мирзахәсән улы Әюпов |
Туган | 28 март 1964 (56 яшь) ТАССР Питрәч районы Шәле авылы |
Яшәгән урын | Минск урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Һөнәре | артист, режиссер |
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2015). |
Ренат Мирзахәсән улы Әюпов — татар артисты, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2007), Русиянең атказанган артисты (2014). Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты (2015).
Ул 1964 елның 28 мартында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә. 1988 елда Щепкин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесын, ә 1995 елда Щукин исемендәге Мәскәү Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлый.
Үзенең иҗат эшчәнлеген Ренат Әюпов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист буларак башлап җибәрә. 1995 елда ул Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнә, 1996 елдан — Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры. 2002 елдан аны янә Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгелиләр.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|