Фәрдия Сәфәргалиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрдия Сәфәргалиева latin yazuında])
Фәрдия Сәфәргалиева
Туган телдә исем Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы
Туган 10 март 1953(1953-03-10) (71 яшь)
ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә авылы
Милләт татар
Белем Фәрдия Казан дәүләт педагогика институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты
Һөнәре укытучы,режиссер-постановщик
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)

Фәрдия Сәфәргалиева -режиссер, сценарист, алып баручы

1976-1992 елларда – Ульяновск шәһәре урта мәктәбе математика укытучысы;

1992- 1998 елларда – Б. Урманче музеенда, “Казан” Милли - мәдәни  үзәгендә хезмәт куя;

1998-2004 елларда – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә режиссер-постановщик;

2005-2011елларда – Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы  1953 елның  10 мартында   ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә  авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Фәрдия Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегендә белем алып, юллама буенча Ульяновскига эшкә җибәрелә. Биредә Сембер төбәгендә укытучы булып эшләү елларында, ул “Таң” исемле татар теле түгәрәге оештыра,   милли бәйрәмнәрне балаларга  өйрәтә.Үзенең матбугатта басылган мәкаләләрендә, ялкынлы шигырьләрендә туган телгә, туган туфракка мәдхия җырлый.

Шул төбәктә үткәрелеп килүче “Сембер җыры” бәйгеләрендә дә җырчы  һәм алып баручы буларак та катнаша.   1991 елгы конкурска Казаннан да  танылган татар артистлары чакырыла. Әлеге җыр бәйгесен тамаша кылырга килүчеләр  арасында күренекле сүз остасы Рәшит Сабиров та була. Нәфис сүз остасы Фәрдия Сәфәргалиеваның сәхнәдә күргәч: “Сиңа Казанга килергә кирәк, синең урының шунда”, дип үзенең киңәшен бирә...

1992 елда Фәрдия Сәфәргалиева гаиләсе белән Казанга кайта.  “Казан” Милли-мәдәният Үзәгендә мәдәни чаралар буенча инструктор, аннан бүлекнең сәнгать җитәкчесе була, бер ел  Б.Урманче музее директоры булып та эшли. Татар зыялылары турында “Таныш исемнәр” кичәләре, мәктәп укучыларын галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре белән очраштырган “Кызыклы очрашулар” циклы, ялгызлар өчен “Парсыз балдаклар” дигән таныштыру кичәләрен ай саен үткәрә башлый. Аларның барысына да    сценарийны  язып, үзе сәхнәгә куя һәм үзе алып та бара.

1993 елда Фәрдия Сәфәргалиева  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм “Театральләштерелгән чаралар һәм бәйрәмнәр режиссеры” дигән югары белем үзләштерә.  Укуын тәмамлагач, ул  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә  эшкә  килә, режиссер булып эшли башлый. Филармониянең әйдәп баручы коллективлары, танылган сәнгать осталары катнашында бик күп татар концертлары оештыра.

Ф.Сәфәргалиева I Халыкара татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге конкурсның  оештыру комитеты составында уңышлы хезмәт куя; конкурсның Гала-концертының режиссеры һәм сценарий авторы була.

2005-2011 елларда Фәрдия Сәфәргалиева Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли.  

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Елларымны югалтма” (“Посвященные тебе годы”, 2010)- шигырьләр китабы
  • “Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” – “Казанский Татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева” (2012) китабының төзүче-авторы.

Мактаулы исеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]