Виктор Беспалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Виктор Беспалов
Туган телдә исем Виктор Иванович Беспа́лов
Туган 12 август 1925(1925-08-12) (92 яшь)
Томск, РСФСР, ССРБ
Милләт рус
Һөнәре кинорежиссёр
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1977)

Виктор Беспа́лов (Виктор Иван улы Беспалов, русча Виктор Иванович Беспалов) – кинорежиссёр, документаль кино төшерү остасы, Тукай бүләге иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 12 августында Томск шәһәрендә туган. 1941 елда Новосибирскида Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона заводында токарь булып эшли. Новосибирскида «Красный факел» театры каршындагы студиядә (1944), Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетында (1944 - 1946), Новосибирск педагогия институтының тарих факультетында (1946 - 1949), Югары режиссёрлар курсларында (1965 - 1967) укый. 1949 - 1960 елларда урта мәктәптә тарих укытучысы, Новосибирск укытучылар белемен күтәрү институтында класстан тыш эшләр кабинеты мөдире. 1960 - 1970 елларда Новосибирск телевидение студиясендә режиссёр, кинорежиссёр, баш режиссёр булып эшли[1].

1970 - 1986 елларда Казан телевидение студиясендә кинорежиссёр.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда әйдәп баручы кинорежиссёрларның берсе, документаль кинолар төшерү остасы. Төбәк үсешенең актуаль проблемаларына караган 20 дән артык документаль, музыкаль фильмнар төшерә. Шәкертләр әзерли – телевидение режиссёрлары һәм операторлары Искәндәр Шәмсетдинов, Виталий Миронов, Виктор Щеглов, Юрий Гвоздь, сценарий язучы Рита Рубцова.... Беспалов төшергән Татарстан турындагы фильмнар шәлкеме («Совет Татарстаны» (1970); “Сабантуй бизәкләре” (1975)[2]; «Республикам минем, Татарстан” (1975); «Нефть тудырган шәһәр» (1983), Кама автогиганты турындагы («КамАЗ башлана» (1971); «Яр Чаллы. Комментарийлы портрет» (1979); «КамАЗ - икенче сулыш» (1980) шул заманның мөһим кинодокументлары булып тора. Гармунчы-виртуоз Гали Җәмнихановка багышланган «Татар гармуннары» (1971), «Нәҗип Җиһанов музыкасы» (1972), Габдулла Тукайның туган ягына багышланган «Кырлай» (1974) фильмнары Беспаловның сәнгать нечкәлекләрен, иҗатның табигатен тирәнтен аңлап эшләвен күрсәтә. Салих Сәйдәшев турындагы фильмы тамашачыга күрсәтелми[3]. Кино төшерү остасының һәр хезмәте югары профессиональлеккә, бай эчтәлек, эмоциональ тәэсир итү көченә ия. Беспаловның күп кенә фильмнары ССРБ Дәүләт телерадиокомитеты тарафыннан халыкара алмаштыру фондына кертелә, Үзәк телевидение экраннарында күрсәтелә. Бөтенсоюз телевидение фестивальләрендә катнашып дипломнар ала. “Иң соңыннан кем көлә”( "Кто смеётся последним") фильмы Вдадикавказда үткән документаль фильмнарның бөтенсоюз ярышында I урын ала[4]. Завод директоры төшерү төркеменә завод территориясенә керүне тыя[5].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1977) - телевидение өчен «Кырлай», «Татар гармуннары», «Нәҗип Җиһанов музыкасы» дигән музыкаль фильмнар төшергән өчен[6].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
  2. Справочник Союза кинематографистов СССР 1981 года (сост. Г. Мирнова) // М., БПСК, Московская типография № 6
  3. Армен Малахальцев. Кто смеётся последним. Республика Татарстан, 26.08.2005.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

татар иле

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Новосибирск радио һәм тв
  2. http://www.mediasprut.ru/public/all/mansurov.shtml
  3. Армен Малахальцев.Кто смеётся последним. Республика Татарстан, 26.08.2005.
  4. http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-78/64056/
  5. тыюлар
  6. http://www.disput.az/index.php?showtopic=180325