Фәйзрахман Әминов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзрахман Әминов latin yazuında])
Фәйзрахман Әминов
Туган телдә исем Фәйзрахман Габдрахман улы Әминов
Туган 28 июль 1908(1908-07-28)
РИ, Пермь губернасы, Көңгер
Үлгән 20 ноябрь 1984(1984-11-20) (76 яшь)
ССРБ, РСФСР, Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре иллюстратор, рәссам
Җефет Рәбига
Балалар уллары Фәйзулла, Фәһим
Ата-ана
  • Габдрахман (әти)
  • Зиһнекамал (әни)
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган рәссамы - 1984 Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1972

Фәйзрахман Әминов, Фәйзрахман Габдрахман улы Әминов (Ибне-Әмиков[1], Әминев) (1908 елның 28 июле, РИ, Пермь губернасы, Көңгер1984 елның 20 ноябре, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — китап бизәүче рәссам, нәкышче, педагог. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), РСФСР атказанган рәссамы (1984). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1945 елдан).

Тышкы рәсемнәр
Тукайга багышланган картиналары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1908 елның 28 июлендә (10 августта) Пермь губернасы (хәзерге Пермь крае) Көңгер шәһәрендә туган. Әти-әнисе чыгышлары белән Тау ягыннан (әтисе Габдрахман Танай, әнисе Зиһнекамал Кече Кайбыч авылларыннан Кизел шахтасына киткәннәр). Фәйзрахман Пермьдәге 8нче татар-башкорт җидееллык мәктәбен, 1930 елда Пермь сәнгать-педагогика техникумын (1921-1925 елларда Пермь сәнгать техникумы(рус.)) тәмамлаган[2].

1931—1933 елларда Пермь шәһәр театрында (Икенче Урал опера театры, 1939 елдан Пермь өлкә опера һәм балет театры(рус.)) рәссам-декоратор булып эшләгән.

1933 елда Ленинградка күчеп китә һәм рәссам И. И. Бродский ярдәме белән Ленинградтагы Нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының (Репин исемендәге институтның) эшче факультетына укырга керә, 1937 елда төп курска күчә, 1948 елда Репин исемендәге институтны(рус.) тәмамлаган (остазлары: 2нче курска кадәр Исаак Израилевич Бродский, 2нче курстан соң: Рудольф Рудольфович Френц). Диплом эше: «Татар бәйрәме Сабан туе» картинасы (1948)[3]. Репин иннститутының графика бүлегендә укытучы рус китап графикасы остасы, графика сәнгатендә бербөтен юнәлешкә нигез салучы, рус халык иҗаты мотивларын модерн купшылыгы белән баеткан И. Я. Билибинның(рус.) нигезендә милли борынгылык белән мавыгу һәм аның тарафыннан эшкәртелгән график ысуллар системасы яткан иҗат методы яшь рәссам формалашуга аерата зур йогынты ясый. 1945 елда Ф. Г. Әминов ССРБ Рәссамнар берлегенә(рус.) кабул ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Әминовны Ленинградтан Пермьга, хәрби заводка җибәрәләр.

1952—1953 елларда Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсендә (1994 елдан академия(рус.) ) укыта. 1984 елның 20 ноябрендә Ленинградта вафат.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Г. Әминов. «Су буе (җыр)»

««Шүрәле»ләр кайтты»

«Су анасы» кайтты,
«Шүрәле»ләр кайтты,
«Сак-Сок»лар.
Рухым кайтты,
Казан урамында
Күңелләргә сыймый шатлыклар.
Сибгат Хәким
(1972 елда оештырылган
Ф. Әминов күргәзмәсенә карата)

1933 елдан алып 1950-еллар ахырына кадәр тематик картина, пейзаж жанрында эшли, портретлар серияләре, шулар эчендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары портретларын («Капитан А. А. Янбулат», «Хирург Ф. Х. Кутушев», «Доктор Ш. Г. Шараф», «Л. В. Мочалов»[4]) иҗат итә. Каһарманнар тематикасын дәвам итеп, 1959 елда эчтәлеге буенча драматик булган темаларга алына: «Салават Юлаев», «Муса Җәлил», «Иптәшләрнең хушлашуы» исемле зур күләмле әсәрләрен яза.

1960 елда татар әдәбияты классигы шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләре буенча акварель сериясен ижат итә («Кәҗә белән сарык» әкияте, «Су анасы» поэмасы), «Таз» шигыренә багышлап, график сурәтләр (тушь, каләм) эшли. 1960—1970 елларда Габдулла Туҡайның «Шүрәле» поэмасына эшләгән иллюстрацияләрендә автор «Сәнгать дөньясы» (ru) рәссамнар берләшмәсенең казанышларын һәм татар китап графикасы традицияләрен берләштерә алган. Ф. Әминовның кайбер станок хезмәтләре дә Габдулла Туҡайга багышланган («Тукай Кырлайда», «Шүрәле урманы»). Рәссам Ленинград татар зыялылары портетларын ижат иткән. 1970-еллар башында Тукайга һәм татар дөньясына, татар әкиятләренә – риваятьләргә, татар җырына, татар шәхесләренә багышланган күләмле әсәрләре белән («Салкын чишмә», «Кырлай», «Җизнәкәй», «Хуҗа Насретдин», «Сабантуй», «Муса Җәлил», «Э. Сәгыйдева», «Хәсән Туфан» (1980) һ. б.) татар рәсем сәнгатенә килеп керә.

Форматлары буенча зур булмаган, ләкин зәркән әсәре сыман гаҗәеп нечкә чарланган миниатюра-этюдларында рәссам күмәк хезмәт картиналарын («Иген игү», «Иделдә»), Пермь, Көңгер шәһәрләре манзараларын, Казан арты татар авыллары («Танай», «Каен урманы», «Урман аланчыгындагы ат», «Борылмалы юл», «Ватан», «Басу») күренешләрен, сугыш геройларын, бизәкле күлмәк, ак алъяпкыч кигән кыр хезмәтчәннәрен, карт-коры образларына мәдхия җырлый. «Кызыл киемле кыз портреты», «Ак күлмәк һәм алсу алка кигән хатын портреты» кебек этнографик сурәтләр панорамага якты кайнар төсләр, милли полихромия балкышын өсти[5].

1940 елдан башлап, рәссам өлкә, зона, чит ил күргәзмәләрендә катнашып килә. Шәхси күргәзмәләре Ырынбурда сынлы сәнгать музеенда (1972), Казанда ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Г. Тукайга багышланган, 1972), «Хәзинә» галереясендә («Мәшһүр һәм билгесез Фәйзрахман Әминов», 2008); Ташкентта Алишер Навои музеенда һәм Мәскәүдә (1978) оештырылган.

1980-еллар ахырында рәссамның 29 эше, шул исәптән, рәсем һәм акварельләре, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее фондында тупланган. Ташкентта Алишер Навои музеена Тукайга багышланган 3 картинасы алынган. Картиналары Уфаның М. Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда, Пермьдә дәүләт сынлы сәнгать музеенда[6], Яңа Кырлайда Тукай музеенда, Мәскәүдә, чит илләрдә дәүләт һәм шәхси тупланмаларда саклана.


« Фәйзрахман Әминевнең Татарстан сәнгате тарихында үз урыны бар. Ул Пермь краенда туа, аның бөтен тормышы Ленинград белән бәйле булса да, күңеле һәрвакыт ата-бабалары җиренә тартыла, ә иҗатында татар халкы мәдәнияте белән илһамлана. Әминев Ленинград Сәнгать академиясендә тәрбияләнә һәм табигый рәвештә рус һәм совет реалистик мәктәбе традицияләрен кабул итә. Останың әсәрләре рәссамны XX гасырның 1940-1950 елларында барлыкка килгән совет сәнгате осталары рәтенә кертәләр, – лирик пейзажлар, жанр композицияләре, портрет этюдлары – камера интонацияләре белән аерылалар һәм үзләренчә чор мохитен күчерәләр. Әминевның төп темасы – бөек Габдулла Тукай образы һәм иҗаты, – рәссамның шәхси сәләтенә тулысынча ачылырга мөмкинлек бирә. Тукай поэзиясенә иллюстрацияләр оста иҗатының югары казанышы гына түгел, ә Татарстан милли сынлы сәнгатенең үрнәк әсәрләре булып торалар
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзрахман Әминов. «Фәйзулла Әминов портреты». 1962 (кәгазь, графит карандаш).
Пермь сәнгать галереясе

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәбига, туйлары Казанда булган; уллары Фәйзулла (1948), рәссам, әтисе укыган Репин институтын тәмамлаган, доцент[7]; Фәһим, кино-инженерлар институтын тәмамлаган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия / отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — Т. 1. — 672 с. — ISBN 5-85247-035-X

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]