Кызыл мәчет (Җаек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыл мәчет (Җаек) latin yazuında])
Кызыл мәчет
Сурәт
Дәүләт  Казакъстан
Административ-территориаль берәмлек Җаек
Карта
 Кызыл мәчет Викиҗыентыкта

Мәчет
Кызыл мәчет
каз. Қызыл мешіт, Qyzyl meshit
Ил Казакъстан
Шәһәр Казакъстан,
Көнбатыш Казакъстан өлкәсе,
Җаек, 8 Март ур., 23
Координатлары 51°11′27″ ; 51°22′12″
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 18711875 еллар
Төп даталар:
1871 ел – төзелешнең башлануы
1920-еллар - ябылу
2005-2006 еллар – реставрация
2006 ел – яңадан ачылган
Халәте гамәлдә

Кызыл мәчет, шулай ук Татар мәчете, 2006 елдан Мөхәммәтгариф Тулбаев исемендәге мәчет (каз. Қызыл мешіт, Qyzyl meshit; рус. Красная мечеть, Татарская, имени Мухамет-Гарифа Тулбаева) – Җаекның татар бистәсендә 1871-1875 елларда төзелгән таш мәчет (җәмигъ мәчете). 1980 елдан ― төбәк дәрәҗәсендәге архитектура истәлеге. Диварлары кызыл кирпечтән ясалган булганга, Кызыл мәчет исеме алган. Мәчет каршындагы «Мотыйгия» мәдрәсәсендә 1895-1907 елларда Габдулла Тукай укыган[1]. 2006 елдан Җаекның Габдулла Тукай музее составында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1871-1875 елларда[2] Җаекның татар бистәсендә [3] төзелгән (1835 елда ук төзелгән дигән фикер дә бар[4]). Озак вакытлар мәчет Татар мәчете дип аталган, чөнки мәчет тирәсендәге бистәләрдә Җаекка илнең башка почмакларыннан килгән татарлар күп яшәгән. Кызыл мәчет ул вакытта шәһәрдә төзелгән өченче, кирпечтән төзелгән беренче мәчет булган.

1920-елларда Уральскидагы күпчелек чиркәүләр һәм мәчетләр большевиклар тарафыннан ябыла һәм соңыннан сүтелә яки башка максатларда кулланыла. Совет хакимияте басымы астында, Кызыл мәчет тә ябылган, манарасы төшерелгән.

Мәчет бинасы 1936 елда инвалидлар артеле карамагына тапшырылган. 1962 елда бинада ремесленное училище урнашкан. 1974 елда элекке мәчет бинасы һөнәри-техник училище (ПТУ) курсантлары өчен тулай торак итеп үзгәртелгән[5]. 1980 елда мәчет бинасы төбәк дәрәҗәсендәге дини архитектура истәлеге итеп танылган. 1990-елларга мәчет бинасы нык җимерелгән, таушалган һәм бик пычратылган хәлендә килеп җитә. Мәчетне яңадан торгызу мөмкин хәл түгел, дип уйлап, бинаны сүтеп ташлау турында сүз кузгала. 2000 елда Җаекның татар мәдәни үзәге җитәкчесе эшмәкәр Ришат Увәли улы Хәйруллин, мәчет бинасын җимерүдән саклап калу өчен, аны үз предприятиесе балансына күчертә. 2005-2006 елларда мәчет бинасында реставрация үткәрелә, манарасы торгызыла. Бу эштә Р. Хәйруллинга элеккеге мәчет имамының оныгы һәм Санкт-Петербургтан Казакъстан архитекторы ярдәм иткән. Аңа мәчетне торгызуда шулай ук җирле халык матди ярдәм күрсәткән. Идеяне бирүче, илһамландыручы – профессор Разак Әбүзәров (1932 елгы).

2006 елның 28 августында мәчет Казакъстанның югары мөфтие Абсаттар хаҗи Дербисали, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе акимы Нургали Ашимов катнашында тантаналы рәвештә ачыла. 2006 елның 7 сентябрендә Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 140нчы санлы карары белән Кызыл мәчеткә аның соңгы имамы булган, репрессиягә эләккән Мөхәммәтгәриф Тулбаев исеме бирелгән[6][5].

2006 елдан Җаекның Габдулла Тукай музее составында (Академик Асан Тайманов ур., 57).

Габдулла Тукай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет каршындагы мәдрәсәдә 1895-1907 елларда Габдулла Тукай укыган. Аның остазы мәчетнең имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллин (1845―1920) булган[7][8][9].

Имам-хатыйблар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архитектура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бина ике катлы; диварлары кызыл кирпечтән, калган җирләре (шул исәптән, идәннәре) агачтан ясалган, түбәсе шифер белән капланган. Бина эчендә диварлар штукатурланган. Кәрниз асты дентикула орнаменты белән бизәлгән. Икенче кат тәрәзәләре биек итеп, ярымтүгәрәк (áрка) формасында эшләнгән. Мәккәгә юнәлгән булу сәбәпле, мәчет бинасы янәшәдәге йортларга яны белән баскан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыл мәчет
Мотыйгулла Төхфәтуллин
Габдулла Тукай (у), Камил Мотыйгый (с). 1905
Габдулла Тукай музее