Клячкин шифаханәсе
Клячкин шифаханәсе | |
Нигезләүче | Григорий Клячкин |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Бауман районы (Казан), Вахитов районы һәм Казан |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Урам | Островски урамы |
![]() |
Клячкин шифаханәсе - Казанда урнашкан элеккеге шифаханә бинасы. Монда 1913 елның 26 февралендә туберкулездан дәваланыр өчен Габдулла Тукай яткырыла һәм шушы ук елның 15 апрель көнендә авыруыннан вафат була.
Бинаның Казандагы адресы: Островский урамы, 11/6. Бүгенге көндә бу бина эчендә 2003-2005 елгы төзекләндерү эшләреннән соң Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XIX гасыр урталарында йорт биләмәсе Казан сәүдәгәре В.И.Романов кулында була. Ул 1853 елда бер этажлы сәүдә кибетләре төзеп куя. Аннары биләмәнең башка хуҗасы И.Н.Журавлев 70-елларда бинаны яңаадан төзи. XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында сәүдәгәрнең варислары бинаны шәһәр җәмәгатьчелегенә саталар. 20 гасыр башында үткәрелгән капиталь төзекләндерү эшләреннән соң монда Г.А.Клячкинның клиникасы урнаша.[1]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Клячкин шифаханәсе, archived from the original on 2011-02-24, retrieved 2011-04-03