Габдулла Тукай музейлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай музейлары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Габдулла Тукай музейларыТатарстанда һәм Казакъстанда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886–1913) багышлап, төрле елларда ачылган музейлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукайның шәхси тормышына һәм иҗатына мөнәсәбәтле материалларның, киләчәк буыннар өчен әһәмиятлелеген аңлап, аларны туплый башлауның һәм шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүнең беренче адымнары Габдулла Тукай вафатыннан соң ук (1913 елның 15 апреле) башлана. «Мәгариф» нәшрияты «Г. Тукайның мәҗмугаи әсәрләре»н чыгаруга алына. Шагыйрь Кыям Юлдашев (1890―1955) «Матбугат вә әдәбият (Тукай мәҗмугасы)» мәкаләсендә билгеләп үткәнчә:

«Мәгариф» нәшрияты, мәҗмуганы тулы нәшер итү, шагыйрьнең җан хәрәкәтләрен төшенү өчен, төрле кешеләргә төрле мөнәсәбәт белән язылган мәктүбләрен, шигырь вә нәсерләрен сорап, газеталарда игълан итә.

Матбугат укучылары да Г. Тукайның мәҗмугаи әсәрләрен чыгару нияте уңаеннан үз теләкләрен белдерә:

Мәрхүм Тукаевның язылачак тәрҗемәи хәленә, аның татарча вә русча кулъязмаларының фотографлары, туган йорты вә авылының, сабак башлаган Кырлай авыл мәктәбенең, Уральскида укыган мәдрәсә вә шкуланың, остазларының рәсемнәре вә үзенең төрле вакытта алдырган рәсемнәре дә дәр(е)җ ителсен иде.

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты беренче тапкыр ТАССР Дәүләт музееның (хәзерге Татарстан Республикасының милли музее) тарихи, соңрак махсус әдәби экспозициясендә чагылыш таба.

Шагыйрь турында беренче материаллар шулай ук Казандагы Максим Горький музее (хәзерге А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее) «Горький һәм татар әдәбияты» бүлегендә урнаштырыла.

Язучы Шәриф Камалның музей-фатирында (хәзерге Шәриф Камалның мемориаль фатиры кергән Татар әдәбияты тарихы музее, Татар китабы йорты) шагыйрьнең тормышы турындагы материаллар урын алган була.

Хәзерге вакытта Габдулла Тукайга багышланган музейлар Татарстанда (Казанда, Арча районының Кушлавыч һәм Кырлай авылларында) һәм Казакъстанда (Җаек шәһәрендә) урнашкан.

Габдулла Тукайның әдәби музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей ТАССР Министрлар Советының 1984 елның 4 июлендәге 375нче санлы «Казанда татар халык шагыйре Г. Тукай музеен төзү турындагы» карары нигезендә шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.

Г. Тукай музее 1986 елның 11 июнендә, Татарстан АССР Берләштерелгән дәүләт музее филиалы буларак, Л. Г. Вәлиева җитәкчелегендәге Берләштерелгән дәүләт музее коллективы тарафыннан ачыла. Экспозиция 1996 һәм 2006 елларда өлешчә яңартыла.

Г. Тукай әдәби музееның беренче директоры (1986―1992 елларда) ― Госман Әкрәм улы Хәбибуллин[1].

Әдәби-мемориаль музей комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей 1960-елларның икенче яртысында җәмәгатьчелек башлангычында эшли башлаган. Беренче экспозиция авыл китапханәсе бинасында төзелә. Нигез салучылар — Хөснурый Хәбри кызы Хәбриева (19011967), Азия Нурулла кызы Шакирова. 1971 елдан — «дәүләт музее» статусында. 1976 елның 26 апрелендә яңа экспозиция ачыла. 19761979 елларда, Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан, сынчы Бакый Урманче проекты буенча нарат бүрәнәләрдән ике катлы яңа бина төзелә[2]. 1979 елда Тукай яшәгән йорт, аны уллыкка алган Сәгъди Сәлихов утары (Сәгъди йорты) яңартыла. 2007 елданТР мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль мәдәният оешмасы.

Музей комплексына керә:

  • Габдулла Тукай музее (Яңа Кырлай)
  • Сәгъди абый йорты (Яңа Кырлай). 1986 елда махсус реставрацияләнеп яңадан корыла. Утар составына йорт, келәт, абзар, кое, сарай, лапас керә. Йорт экспозицияснә куелган тормыш-көнкүреш предметлары, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, ир-ат, хатын-кыз һәм балалар киемнәре элементлары, эш-кәсеп кораллары, савыт-саба Казан арты татарларының өй интерьеры белән таныштыра, Тукайның балачагы мохитен күзалларга ярдәм итә.
  • Әхмәтхан бай йорты (Яңа Кырлай)
  • Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)

Кушлавыч – Габдулла Тукайның туган һәм 3 яшь 9 ай тулганчы яшәгән авылы. Тукай Кушлавычта тагын ике мәртәбә була: 1894 елның көзендә (Җаекка китәр алдыннан) ай чамасы Бәдретдин Хисаметдинов гаиләсендә яши; 1907 елның көзендә, Олы Әтнә авылына солдатка каралырга кайткач, туган йорты урнашкан урамдагы Ситдыйк гаиләсендә туктала. Кушлавычта Г. Тукай исемен мәңгеләштерү 1956 елда шагыйрьнең 70 еллыгына башланып китә. 1959 елда төзелгән китапханәнең бер бүлмәсендә җәмәгать башлангычында Тукай музее оештырыла. 1986 елда күргәзмәләр яңартыла. 1996 елда Кушлавычтагы музей-йорт Мөхәммәтгариф мулла утарында яңадан торгызыла. Музей-йорт составына алты һәм дүрт почмаклы ике йорт, мунча, келәт керә[3].

Җаектагы Тукай музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукай Җаекта 1895―1907 елларда яши. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар Җаек шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда, соңрак «Иске Җаек» музеенда тәкъдим ителгән була. 2006 елның 12 декабрендә Җаекның Татар бистәсендә элекке Кызыл мәчет имамы, мәдрәсә мөдире Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин (1846―1920) гаиләсе яшәгән ике катлы йортта (бина – XIX гасыр архитектура истәлеге) Габдулла Тукай музее ачыла. Музей составына: Төхфәтуллиннар йорты (Академик Асан Тайманов урамы, 57), Кызыл мәчет (8 Март урамы, 23, Галиәсгар Усманов йорты (Почиталин урамы, 66), «Уралец» газетасы басмаханәсе бинасы (Чапаев урамы, 39) «Казан» кунакханәсе бинасы, Рус мәктәбе бинасы керә[4].

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]