Шәриф Камалның музей-фатиры (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәриф Камалның
музей-фатиры
Музей бинасы.Островский урамы, 15
Музей бинасы.
Островский урамы, 15
Нигезләү датасы 1950
Урын Казан
Директор Гөлчәчәк Нәҗипова
Сайт http://www.museum.ru/m2174

Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры, Шәриф Камалның мемориаль фатиры кергән Татар әдәбияты тарихы музее, рус. Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа КамалаКазанда урнашкан мемориаль музей, Татарстан Республикасының милли музее бүлекчәсе.

ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), татар язучыларыннан беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән (1940), «Матур туганда» романы (1937), «Акчарлаклар» повесте (1914), «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929), «Томан арты» («Габбас Галин») (1942) драмалары, «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе (1917) авторы Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) (1884-1942) исемен мәңгеләштерү максатында оештырылган.
Республикада татар язучысына багышланган беренче музей[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 31 октябрендә Казан үзәгендә — Вахитов районында (Островский урамы, 15) урнашкан ике катлы таш сәүдәгәр йортында яңадан ачылган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей бинасы — ике катлы таш йорт, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы Көнбатыш Аурупа барокко стилендә 1887-1908 елларда төзелә. Икенче каты бай бизәлешле, тышкы яктан аркалы тәрәзәләр белән бизәлгән[2]. Башта сәүдәгәр Захар Журавлев, 1905 елдан сәүдәгәр Иванов милке була[3].
Республика дәрәҗәсендә архитектура, тарих һәм мәдәният һәйкәле.

Беренче ачылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейга багышланган китап. 2000
Гаиләсе: хатыны Хәят, кызы Зәйнәп, улы Йосыф

Беренче тапкыр Шәриф Камалның мемориаль музее сыйфатында язучы яшәгән фатирда (язучының эш кабинетын һәм бүлмәсен генә кертеп) РСФСР Халык Комиссарлары Шурасының 1944 елның 2 июне карары белән ачыла. Алга таба әлеге мемориаль музейны ТАССР дәүләт музееның Әдәби филиалы итеп үстерү күздә тотыла. Диварлардагы планшетларда язучының тормышын һәм иҗат юлын күрсәтүче фотосурәтләр, берничә витринада мәкаләләр, кулъязмалар, китаплары урын ала.

Музей ачылганнан соң 3 ел эчендә язучы турында сөйләүче күргәзмәләрне 30 мең кеше карап өлгерә. Әлеге сан шәһәрдә татар әдипләренә багышланган музейның күптән кирәк булуы турында сөйли. Ләкин Островский урамы 15нче йортның икенче катын анда яшәүчеләрдән тулысынча бушатып, икенче катны тулаем музей өчен файдалану турындагы ТАССР Халык Комиссарлары Шурасының 1944 елның 26 августында чыгарган 24нче санлы карары үтәлми кала. Йортның башка фатирларында яшәүчеләр белән музей арасында чыккалап торган конфликтлар, коридорларның матур булмаган күренеше музейны карарга килүчеләрнең санын киметә. Башта музей атнага 2 тапкыр гына ачыла торганга әйләнә, соңрак алдан заявка булганда гына ачыла башлый. Казан шәһәрендә татар мәктәпләренең берәм-берәм ябылып бетүе дә музейга килүчеләр санын нык киметә. 1965 елда музей карарга керүчеләр өчен бөтенләй ябыла. Музей мәйданы баш музейның зур габаритлы экспонатларын саклау урынына әверелә, музей хезмәткәрләре дәүләт музеенда ТАССР әдәбияты тарихы буенча киңәйтелгән күргәзмә төзү эшенә җәлеп ителә.

1970 елларда икенче катны шәхси фатирлардан арындырып бетерәләр, ләкин анда төрле вакытта балалар китапханәсе, һөнәри берлекләр комитеты, китап сөючеләр җәмгыяте, бакчачылар җәмгыяте һ.б. урнаштырыла. Йорт һәм аның әйләнә-тирәсе ташландык хәлгә килә.

1979 елның башында ТАССР хөкүмәте музейны яңарту турында карар чыгара. Әлеге эш ТАССР дәүләт музеена тапшырыла. Ике ел эчендә 60 кв.м. лы (керү юлы һәм коридорны да кертеп, ~100 кв.м.) мемориаль фатирны элекке хәленә китерү, сәүдәгәр йортында булган антуражны торгызу, сугышка хәтле һәм сугыш вакытында булган һәм язучы яшәгән Казан мәдәнияте мохитен яңадан тудыру; бинаны арендаторлардан бушатып, аны үзгәртеп кору һәм ремонт ясау, бинага мөһәндис коммуникацияләре (су, газ һ.б.) үткәрү, йорт ишегалдын һәм урамнан керү юлын матурлау таләбе куела. Әлеге эшләрдә язучының хатыны Хәят һәм кызы, үзе дә 25 еллап музейда хезмәт куйган Зәйнәп Байгилдиевалар зур ярдәм итә. Музей проектын һәм бизәү эскизларын рәссам А.П. Леухин эшли. Әдәбият галиме Нил Юзиев, композитор Әнвәр Бакиров, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина, журналист Асия Хәсәнова һ.б. күргәзмәләрне урнаштыру буенча тәкъдимнәрен кертә. Д.Б. Баһаветдинова (И.З. Минһаҗева белән берлектә) язучының гаиләсендә, туганнарында, Дәүләт музее фондында булып, 100 экспонат, шул исәптән язучының китапханәсен, эзләп таба. 43 экспонатны, шул исәптән язучы кызы Зәйнәп өчен сатып алган рояльне[4], Казан фәнни-реставрация остаханәсе белгечләре (бигрәк тә Равил Закир улы Афзалов) тәртипкә китерә. Язучы яшәгән чорда диварга ябыштырылган обойларга охшаганны «Союзглавбум»ның Мәскәүдәге тәҗрибә обой фабрикасында авырлык белән генә эшләтеп алалар. Бинага беркетеләчәк истәлек тактаташы шулай ук Мәскәүдә тәҗрибә скульптура комбинатында эшләнә. Тактаташка русча һәм татарча: «Бу йортта 1927-1942 елларда татар совет әдәбият классигы язучы Шәриф Камал (Байгилдиев) яшәде. В этом доме с 1927 по 1942 год жил классик татарской советской литературы писатель Шариф камал (Байгильдеев)» дип языла.

Музейның беренче мөдире итеп Люция Павел кызы Дмитриева билгеләнә. Л.П. Дмитриева музей бинасыннан соңгы арендаторларны чыгарып бетереп, музей мәйданын 160 кв.км. га җиткерә, соңгы бушаган фатирдан музей кунакханәсе ясый, шулай ук 5 мең нөсхә белән музей турында беренче буклетны (авторы Д.Б. Баһаветдинова ) чыгаруга ирешә.

Ш. Камал музееның мөдире булып Фатыйма Хөсәен кызы Вәгазова, Рамис Кыям улы Аймәтов, Рәмзия Габделхак кызы Исламова эшли.

Татар әдәбияты тарихы музее[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның 16 февралендә Татарстан Министрлар Кабинеты «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның музей-фатирын булдыру» карары кабул иткән[5][6].
Хәзерге көндә музей бинасы, «авария хәлендә» дип табылып, ябылган; экспозициясе Г. Тукай әдәби музеена күчерелгән[7].
Язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирлы Татар әдәбияте тарихы музее итеп үзгәртеп кору тәкъдиме бар[8].

Фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Шәриф абый яшәгән бүлмәләрдә элекке мохитне торгызу, биредә музей эшләү — безнең мәдәниятебез тарихында зур вакыйга, безнең өчен гаять зур шатлык
»


« Язучы яшәгән йортның бусагасын атлап керәбез. Монда безнең өчен бар да изге, чөнки аларга Шәриф абый кулы кагылган. Без монда язучының җаны белән очрашабыз кебек
Габдулла Шамуков, ССРБ халык артисты
»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Валеева Л.Г. Страницы прошлого листая. Из истории Государственного объединённого музея ТАССР 1970-1980 годов. К.: «Kazan-Казань», 2005. ISBN 5-85903-031-2
  2. Аймәт Р. Шәриф Камалның Казандагы музей-фатиры. К.: «Заман», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани