Морт мәктәбенең “ Авыл тарихын өйрәнү” музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Морт мәктәбенең “ Авыл тарихын өйрәнү” музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Чал тарих эзләреннән.

Морт мәктәбенең “ Авыл тарихын өйрәнү” музее 1990 елда ачылган. Музейны  күп еллар буена тарих укытучысы  Салимова Кадрия  Хөсәен кызы җитәкләгән. Кыска гына вакыт эчендә  музейда  бик күп мәгълүмат тупланган. Һәрбер  тапшырылган  әйбер, фотография, кулъязмалар музейда үз урынын ала барган.  Борынгы фотографияләр, кул эшләнмәләре,  эш кораллары, борынгы кием-салымнар белән бергә музейда авылыбыз, районыбызга бәйле шәхесләр тормышы турындагы истәлекләр, шәҗәрәләр, кулъязмалар да урын алган.

Күренекле кешеләр белән очрашулар, тәрбия сәгатьләре,  дәресләрнең  кайберләре,  музейда уза. Чөнки бай стендлар, күргәзмә әсбаплар бу дәрес һәм тәрбия сәгатьләрен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга да багышланган стендлар, үлемсез полк та музейда урын алган. Болардан тыш,  язучыларның, күренекле шәхесләрнең музейга тапшырган истәлекле бүләкләре, шәхси әйберләре дә музей түрендә. Музейның аерым бер өлешен борынгы эш кораллары, кул эшләнмәләре алып тора. Мондагы  бай күргәзмә укучыларга бу чор тормышын җанлы итеп күз алдына китерергә ярдәм итә.

     Без, алтынчы сыйныф укучылары, “Туган якны өйрәнү түгәрәгенә” йөрибез. 

Түгәрәкне тарих укытучысы Һадиев Фәнил Васыйл улы алып бара. Бу түгәрәктә без үзебез өчен бик күп мәгълүмат туплыйбыз, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәбез. Музейны тагын да тулыландыру өстендә эш алып барабыз. Музеебыз  көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы, укучылар, укытучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар. Әле күптән түгел 3 сыйныф укучысы Хузин Салават 20 гасыр башына караган наган (пистолет) ,  Сафиновлар 70 елларда тимерчедә ясалган аш-су пычагы, Зигануров Замир – чабагач алып килде. 1918 - 1922 еллардагы гражданнар сугышы вакытында кулланылган гильзалар да табылды.

        Ә иң истә калганы тарихи урыннарга экскурсияләр үткәрү. Көзге каникулларда 60 елларда югалган, беткән Маяковский авылы урынына бардык. Ул  Армалы җирлегенә караган, Морттан көньяк-көнбатышта, якынча өч чакрым ераклыкта булган.  Маяковский авылы урман буенда, елга кырыенда урнашкан. Үзәк юллар ерак булганлыктан авыл халкы әкренләп якын тирәдәге авылларга, шәһәрләргә күченеп китеп беткән. Хәзер аның урынында йортның нигезләре, бәрәңге базы чокырлары гына калган. Киләчәктә без бу авыл  турында күбрәк өйрәнергә, аның кешеләре белән очрашып аралашырга һәм бу урынга истәлек тактасы урнаштырырга телибез. Маяковский авылы турында сөйләгән Миннәхмәт абыйга  без чиксез рәхмәтле.

      “Туган якны өйрәнү” түгәрәге   патриотлык хисе тәрбияли, туган як тарихы,  халкы белән кызыксыну уята. Әби-бабалардан буыннан-буынга күчеп килгән әйберләрнең кадерләп саклануын   күреп, өйрәнеп  без туган төбәгебезгә һәм аның халкына тагын да зур хөрмәт белән  карыйбыз.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алабуга нуры газетасы. №1 13.01.2021ел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]