Тау иле керәшен татарлары музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау иле керәшен татарлары музее latin yazuında])
Тау иле керәшен татарлары музее
Дәүләт  Россия
Тау иле
керәшен татарлары
музее
Нигезләү датасы 2020
Урын 422326 ТР, Кайбыч районы,
Хуҗа Хәсән

Тау иле керәшен татарлары музее (рус. Музей крещеных татар Горной стороны) — Татарстанның Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында урнашкан музей. Шәхси акчага төзелгән. Татарстанда тау ягы керәшеннәренең беренче музее[1].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 2 октябрендә Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында ачылган. Нигезләүче һәм төп иганәче — Хуҗа Хәсән авылында туган, хәзер Казанда яшәүче төбәк тарихчысы, Хуҗә Хәсән авылы тарихына багышланган китап (2018) авторы Вячеслав Данилов. Аңа финанс яктан улы Эмиль Вячеславович Данилов, Кайбыч районы җитәкчелеге булышкан.

Тышкы рәсемнәр
Музей ачылу тантанасыннан фотосурәтләр.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей ике катлы, кызыл-сары кирпечтән төзелгән махсус бинада ачылган.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда әлегә экспонатлар күп түгел: авыл тарихы, шәхесләр, Икенче дөнья сугышы тарихы һәм башка бүлекләр буенча экспонатлар урнаштырылган.

Музей ачу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей ачу тантанасында катнашкан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләчәктә әлеге музей җирлегендә «Республиканың керәшен татарлары музее» ясарга тәкъдим иткән. Музей ачылышында шулай ук археолог, Татарстанның туган як тарихын өйрәнүчеләр оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Бикбулатов, республика газета-журналлары мөхәррирләре катнашкан. Музей ачу тантанасында Хуҗа Хәсән авылында туып, Алабугада яшәүче үзешчән композитор Владимир Мироваев һәм аның кызы, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге «Алабуга нуры» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]