Саба урман хуҗалыгы тарихы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саба урман хуҗалыгы тарихы музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Саба урман хуҗалыгы
тарихы музее
Лесхоз музее.jpg
Нигезләү датасы 2004
Урын 422062 ТР, Саба районы,
Лесхоз, Кукмара ур., 14
Директор Рузия Равил кызы Газизуллина[1]
Сайт Музей турында мәгълүмат

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее (рус. Музей истории Сабинского лесного хозяйства) — Татарстанның Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Саба районы үзәкләштерелгән туган як музее филиалы. Саба урман хуҗалыгы (элекке Саба урман сәнәгате хуҗалыгы) тарихы белән таныштыра.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда Саба урман хуҗалыгында хезмәт куйган ветераннар башлангычы белән нигез салына.

2004 елның 24 мартында ачыла[2].

Музей бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей бинасы — 1874 елгы архитектура һәйкәле, Өченче урманчылык урманчысы Митрофан Николай улы Ломакин йорты[3]. Ике катлы агач бинага Саба урман хуҗалыгы акчасына 2003 елда сакланып калган фоторәсемнәр һәм сызымнар буенча реконструкция уздырылган. Экспозицияне ТР милли музее белгечләре төзегән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның алты урманчылыгын берләштергән иң эре сәнәгать оешмасы тарихы буенча материаллар тупланган. Хуҗалыкның урман массивы Татарстанның 8 районы территориясендә 57 000 га җир били.

Музей экспозициясенең төп бүлекләре:

  • Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы
  • Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы
  • Картиналар (портретлар) галереясы

Музей фондында 859 саклау берәмлеге экспонат тупланган. Гомуми мәйданы 965 кв. м. (шуның эченнән 286 кв. м. — музей мәйданы, калган 679 кв. м. — чәчәк бакчасы).

Күргәзмәнең бер бүлеге РСФСР һәм ТАССР атказанган урманчысы, Саба леспромхозының 30 елга якын җитәкчесе булып торган Нургали Миңнехан улы Миңнехановка багышланган[4].

Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенирлар цехына, Н. М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына, боз мәйданчыгы булган «Нарат» спорт комплексына, картодромга сәяхәт кылырга мөмкин.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]