Биектау төбәк музее
Биектау төбәк музее | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Биектау районы |
Урын | Биектау |
Биектау төбәк музее | |
---|---|
![]() | |
Нигезләү датасы | 2007 |
Урын | 422700 ТР, Биектау районы, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Пролетар ур., 4. |
Директор | Билал Сәллах улы Шиһабетдинов |
![]() | |
---|---|
![]() |
Музейдан фотосурәтләр. |
Биектау төбәк музее (рус. Высокогорский краеведческий музей) — Татарстанның Биектау районы үзәге Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Биектау төбәгенең тарихы, күренекле райондашлары язмышы белән таныштыра.
Филиалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2006 елның 8 ноябрендә нигез салынган. 2007 елның ноябрендә кирпечтән төзелгән ике катлы бинада музей ачылган [1]. Экспонатлар җыюда райондагы барлык мәктәп музейлары, биектаулылар актив катнашкан. Музейның беренче оештыручысы, тәүге экспонатларын туплаучы, район тарихын, аның кешеләрен өйрәнүче, музей директоры — Билал Сәллах улы Шиһабетдинов[2].
2011 елның 1 гыйнварыннан Өбрә авылында урнашкан Салих Сәйдәшев музее Биектау төбәк тарихы музее филиалы итеп беркетелгән[3].
Экспонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гомуми мәйданы - 285,4 кв. м. Беренче катта — экспозицияләр залы, икенче катта — экспозиция һәм күргәзмәләр залы, фондлар. Музей фондында 1000 саклау берәмлеге (язма чыганаклар, сәнгать әйберләре һ. б.)
ТР Президенты Р. Н. Миңнехановка аерым күргәзмә багышланган. Биектау районы үзәгендә ясалган Каһарманнар аллеясы макеты урнаштырылган. Гармуннар күргәзмәсе кызыклы. Районның фирка комитеты беренче сәркатибләре һәм район башлыклары турында мәгълүмат тупланган махсус экспозиция бар. Бөек Ватан сугышында фронтка җибәрү өчен район җирлегендә оештырылган хәрби бүлгеләргә шулай ук аерым күргәзмә ачылган. 1941—1942 елларның кышында Казан-Бөгелмә тимер юлы төзелешендә катнашкан биектаулыларның фидакарь хезмәте өчен бирелгән Кызыл байрак музейда саклана[4].
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биектаулылар — фронтка
- Туган төбәкнең табигый байлыгы
- Авылда яшәүче татарларның көнкүреше
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Высокогорский креаведческий музей. tatfrontu.ru
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 29 ноября Высокогорскому краеведческому музею исполняется 10 лет. «Высокогорские вести», 28.11.2017
- ↑ Биектау районы сайты
- ↑ Биектау төбәк музее 2019 елның 12 июль көнендә архивланган.. Биектау районы рәсми сайты
- ↑ История Высокорского района. Сайт «Высоты Высокой горы»