Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Фәнис Яруллин музее
Нигезләү датасы 2010
Урын 423940 ТР, Баулы районы, Кызылъяр, Киров ур., 2.
Директор Ирина Алексей кызы Бәдертдинова
Ильмира Харис кызы Салаватова
(филиал җитәкчесе)
Сайт Музей сайты

Фәнис Яруллин музее (рус. Музей Фаниса Яруллина) — Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Баулы туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның (19382011) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның 28 августында, Баулы районының 80 еллыгы уңаеннан, язучының туган авылы Кызылъярда музей-гуманитар үзәк ачыла. Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырыла[1].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей махсус Фәнис Яруллин өчен буялмаган бүрәнәләрдән салынган, аш, ял, йокы бүлмәләре булган бер катлы йортта урнашкан. Язучы биредә соңгы мәртәбә 2011 елның көзендә ике атна яшәп киткән [2]

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

867 данә саклау берәмлеге. Язучының шәхси әйберләре, фотосурәтләр, кулъязмалар, хатлар, бүләкләр күрсәтелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татьяна Гордиенко. Филиал Музея краеведения - музей Фаниса Яруллина. tatfrontu.ru(рус.)
  2. Надил Гимадетдинов. .Только терпеливые достойны счастья. 2019 елның 31 июль көнендә архивланган. Газета «Земля- Землица», 13.06.2013(рус.)