Афзал Шамов музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Афзал Шамов музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

Афзал Шамов исемендәге мәктәп музее

Беренче мәктәп музейлары.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Беренче мәктәп музейлары кайчан барлыкка килә соң? Тарихка күз салыйк әле. 1708 елда Петр I заманында Россия административ берәмлекләргә – губернияларга бүленә. Казан да губерния үзәге була, сәяси, иҗтимагый һәм мәдәни тормышта зур роль уйный. 1758 елның 21 нче июлендә Казанда беренче император гимназиясе ачу турында карар кабул ителә. Бу гимназиядә беренче җәмәгать музее да эшли башлый.

 XX гасыр башларында мәгариф музейлары нинди була соң? Алар өч төрлегә бүленә. Мәктәп музейлары уку-укыту кабинетын хәтерләтеп оеша. 1913 елда Казан мәктәбендә музей оештырган укытучы: “Бу – әйберләр склады түгел, мәктәп тормышын чагылдырган тарихи учак”,- дип язып калдырган.

1919 елда нәшер ителгән брошюрада “Документ һәм кәгазьләрне туплап саклау өчен укытучыга бирергә” дигән 3нче пункт бар. 1919 нчы елны Петроградта узган Беренче Бөтенроссия музей конференциясендә мәгарифнең халык комиссары Луначарский музейларның максатын билгели. “Музей – даһи эш. Халык мәгърифәтендә тотрыклы пункт. Музейны тулыландыру өчен укучылар һәм укытучылар эзләнү һәм саклау эше алып барырга тиешләр”, - ди.  Сәнгать оешмалары тарихын күрсәтү идеясен Максим Горький да яклап чыга.

1940 нчы елларда мәктәп музейлары эшчәнлеге аз өйрәнелгән тема. Бөек Ватан сугышы чорында туган якны өйрәнү мәсьәләсе икенче планга күчә. Бу дәһшәтле чорда музейларда тупланган экспонатларны саклау мөһимрәк бурыч булып тора”, - дип күрсәтелә бу документта.

Афзал Шамов музее.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз халкын таныткан кешеләр турында сүз алып барганда, мин танылган шәхес, Афзал ага Шамов турында, дөресрәге аның музее турында сөйләп китмәкче булам.

Мәктәп музейларын оештыру бүген дә туган якны өйрәнү эшенең кирәклеген күрсәтә, укучыларның активлыгын үстерә. Шул максатны күз алдында тотып, Зеленодол районының Татар Танае урта белем бирү мәктәбендә 2001 нче елның 3 мартында авылдашыбыз, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамов музее ачылды. 1991елдан мәктәп аның исемен йөртә. А.Шамовның үз сүзләре белән әйткәндә: “Халык үзенең батыр улларын онытмый. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Барысы да хәтердә, барысы да күңелдә, барысы да йөрәктә”. Күренекле язучы, Афзал ага Шамовның замандашы Габдрахман Әпсәләмов сүзләре белән әйтсәк: “ Ак чәчле, күркәм йөзле, тыныч табигатьле Афзал ага Шамов безнең әдәбиятның түренә яшенең өлкәнлеге, талантлы әдәби әсәрләр язганы өчен генә түгел, бәлки кешелек сыйфатлары өчен дә менеп утырды.” Мин бу сүзләр белән килешәм: күренекле авылдашыбызның тормыш юлы да, ул тудырган әдәби геройлар да өйрәнүгә, үрнәк алуга лаеклы”.

Музей мәктәпнең зур бер бүлмәсен  алып тора. Анда язучының зур портреты, стеналарга ул әйткән сүзләр язылган. Музей экспонатларга бик бай. Аны оештыруда мәктәп коллективы, язучының туганнары, бигрәк тә кызы Әлфия искиткеч зур тырышлык күрсәтте. Афзал Шамовның фотолары, үзе язган һәм тәрҗемә иткән китаплары, орден - медальләре, кием-салымнары барысы да бөртекләп җыелган, зәвык белән урнаштырылган.

 А.Шамов музее укыту һәм тәрбия эшендә укучыларда якташыбыз белән горурлану уяту, язучының иҗатына, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләүдә зур урын алып тора. 

Музей бүлекләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 Музей 6 бүлектән тора. “Балачак сәхифәләре” дигән беренче бүлектә язучының белем баскычлары  - 6 яшендә авыл мәзинендә, аннары Бузай, Олы Өтәк, Танай авыллары мәдрәсәләрендә, рус авылы Кулабердино мәктәбендә бер, Акъегет авылындагы русча-татарча мәктәптә татарча дүрт һәм русча өч сыйныф белем алуы, сигезенче сыйныфны Казандагы “Касыймия” мәдрәсәсендә укуы турында әйтелә.

 “Яшьнәп үткән яшьлек” бүлеге язучының 1919 елда “Эш”(хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасында авыл хәбәрчесе булып эшләвеннән башлана. Шул ук елда ул Кызыл Армия сафларына баса. 1920 елның августында А.Шамов үзе теләп гражданнар сугышына китә. 1921 елның мартыннан 1922 елның августына кадәр ул –Татарстан Үзәк Башкарма комитетының һәм Совет Халык комитетының  Саклау ротасы кызылармеецы.

1922-1925 елларда А.Шамов КДУ рабфагында укый, бер үк вакытта Г.Тукай исемендәге ятим балалар йортында клуб мөдире һәм укытучы-тәрбияче булып эшли, кичләрен Татарстан Мәгариф оешмасы каршындагы зурлар мәктәбендә укыта.

1926 нчы елда ул Беренче Мәскәү Дәүләт университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә.“Иҗат адымнары” дигән бүлектә Афзал Шамовның язучылык белән бәйле эшчәнлеге чагылдырыла.Төрле елларда язылган, XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән әсәрләре урын алган.

Язучы татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да зур, әһәмиятле гыйльми эшләр башкарган һәм ул хезмәтләр дә биредә урын алган.

А.Шамов – әдәби тәрҗемә остасы. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья, рус классикасының, совет чоры рус язучыларының бик күп әсәрләре белән танышырга мөмкин.

 “Сугыш юллары буйлап” бүлегендә Афзал Шамовның сугышта хәрби корреспондент булып, “Алга, дошман өстенә” һәм “Суворовча кысрыклау” исемле газеталарда басылган мәкаләләре, фельетоннары урын алды. Шулай ук кызы Әлфия апа Шамова әтисенең сугышта күрсәткән батырлыклары һәм авылдашы Әсгать Гатауллин белән фронтта очрашуын истәлекләрендә яңарта.

Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары һәм 16 медаль белән бүләкләнә.

 “Хезмәт иттең син халыкка,  исемең керде тарихка” бүлегендә А.Шамовның озак еллар күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы буларак эшчәнлеге яктыртылды.1931-1932 елларда ул Татарстан Язучыларының оештыру комитетында җаваплы сәркатип булып эшли. 1959-1963 елларда партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, КДуның тел һәм әдәбият факультеты әгъзасы, ТАССР Югары Советы депутаты һәм Президиумы әгъзасы, 1939 елдан 1974 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, рәис урынбасары, рәисе, идарә президиумы әгъзасы булып эшли. 1958-1974 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан  бүлегендә җитәкчелек итә. Шулай ук ул РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә (1958-1963), “Советская Россия” нәшриятында (1960 – 1975), Тынычлыкны саклау буенча республика комитеты һәм башка бик күп мәдәни оешмаларда әгъза буларак чирек гасыр берөзлексез төрле җәмәгать эшләре алып бара.

Афзал Шамов - бөек шәхес.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Була шундый шәхесләр, аларның гомере, кылган гамәлләре, бөтен язмышлары кайта-кайта уйландыра, сокландыра,тирән хөрмәт уята. Афзал ага Шамов узган юл да шундый авыр юл, мактаулы юл. Һәрбер елы аерым сөйләүгә, өйрәнүгә лаеклы матур, сокландыргыч гомер. Күренекле татар әдибе, җәмәгать эшлеклесе Афзал ага Шамовның фидакарь тормышы яшь буынны янып яшәргә, бөек идеаллар өчен куркусыз көрәшергә чакыра, матур киләчәк өчен җиң сызганып эшләргә өнди.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://adiplar.belem.ru/shamov.htm 2019 елның 24 июнь көнендә архивланган.
  2. http://kitap.net.ru/shamov.php 2019 елның 21 июнь көнендә архивланган.
  3. http://tatar-congress.org/yanalyklar/yashel-yzende-afzal-shamov-ukulary/
  4. http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A8%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%B2_%D0%90%D1%84%D0%B7%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%B4%D0%B8%D0%BD_%D0%A8%D0%B8%D0%B3%D0%B0%D0%B1%D1%83%D1%82%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]