Минзәлә туган якны өйрәнү музее
Минзәлә туган якны өйрәнү музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Минзәлә районы |
Урын | Минзәлә шәһәре |
Рәсми веб-сайт | menz-museum.ru(рус.) |
Минзәлә туган якны өйрәнү музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1991 |
Урын | 423700 ТР, Минзәлә, К. Маркс ур.,46. |
Директор | Лариса Александр кызы Карамова |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейның иске бинасыннан фотосурәтләр. |
Минзәлә туган якны өйрәнү музее (рус. Мензелинский краеведческий музей) — Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Борынгы заманнардан алып, Минзәлә төбәге тарихы, 1584 елдан алып шәһәр тарихы белән таныштыра[1].
Филиалы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1991 елда шәһәр администрациясе музей төзү турында карар кабул итә. Музей сәүдәгәр Перминов йортында ачыла[2]. 1992 елның 1 гыйнварыннан — ТР Берләштерелгән Дәүләт музее филиалы. 1994 елның июненнән — муниципаль мәдәният оешмасы.
2010 елда Минзәлә балалар иҗат йортының яңа бинасының (Рөстәм Тарико төзеткән бина) икенче каты музейга бирелә[3].
Экспонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәйданы 598,5 кв. м. Музей фондлары 13 673 саклау берәмлеге тәшкил итә (10 616 - төп фонд һәм 3 057 - фәнни-ярдәмче фонд). Экспонатлар арасында көнкүреш кирәк яраклары һәм этнография әйберләре, археология, нумизматика, сынлы сәнгать, техника тарихы, кораллар, документлар һәм сирәк китаплар, табигый-фәнни коллекция бар. Музейда «Табигать һәм археология залы», «Минзәлә ярминкәсе залы», «Этнография залы», «Сәүдәгәрләр яшәеше залы», «XX гасыр башы шәһәр тарихы», «Коткарылган дөнья онытмый» заллары бар.
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәңге онытылмас хәтер. Бөек Ватан сугышы еллары: Мәскәү өчен сугыш, концлагерьлар, Сталинград сугышы, Ленинград блокадасы, сугыш елларында балалар хезмәте.
- Иске сандык серләре. Балалар өчен йорт кирәк-яраклары (самавыр, фарфор савыт-саба, сәгать, көзге, сандык, үтүк, язу карасы һ. б.) тарихы.
- Акча аша тарихны өйрәнү. Дөньяның әйдәп баручы илләрендә сәүдә итү ысуллары һәм икътисады, мәдәнияте, тарихы.
- Өяз шәһәре серләре. Шәһәрнең борынгы өлешендә XIX—XX гасырлар архитектура һәйкәлләре, биналары, аларның хуҗалары белән танышу.
- Минзәлә ярминкәсе яңгырашы.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Минзәлә төбәге: тарихы һәм бүгенгесе (төзүчеләре Ю. Ю. Йосыпов, М. Н. Сафиуллин). Казан: «Интер-Графика», 2006.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мензелинский краеведческий музей. Музеи России(рус.)
- Мензелинский краеведческий музей. tatfrontu.ru(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мензелинский краеведческий музей 2016 елның 24 март көнендә архивланган.. Каталог музеев мира(рус.)
- ↑ Мензелинский краеведческий музей. «Минзәлә»
- ↑ Мензелинский краеведческий музей 2019 елның 22 июль көнендә архивланган.. Минзәлә районы сайты