Мөслим (Мөслим районы)
Мөслим | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Татарстан |
Муниципаль район | Мөслим районы |
Координатлар | 55°18'3.244"N, 53°8'12.120"E, 55°18'11.99"N, 53°11'40.99"E |
Эчке бүленеш | урам |
Муниципаль берәмлек башлыгы | Муллин Рамил Хәмзә улы |
Нигезләнгән | 1748 |
Беренче телгә алу | 1748 |
Элеккеге исемнәр | юк |
Рәсми тел | [[татар теле, рус теле]] |
Халык саны | 7348 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 423970 |
Рәсми сайт | muslumovo.tatar.ru/ |
Мөслим авылы - Татарстан Республикасы Мөслим районының үзәге. Казаннан 319 чакрым, Бөгелмәдән 110 чакрым, Чаллыдан 75 чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл урыны 1748 елдан бирле билгеле. 1920 елга кадәр Уфа губерниясе Минзәлә өязе Ирехтин волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның Минзәлә кантонында була, 1930 елның 10 августында Мөслим районы төзелгәч, аның үзәгенә әйләнә. 1963 елның 1 февраленнән 1965 елның 12 гыйнварына кадәр Сарман районы составында була. Хәзер яңадан Мөслим районы үзәге.
1986-1991 елларда Мөслим шәһәр тибындагы поселок статусын йөрткән.
Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда сөт комбинаты, ипи пешерү һәм кирпеч заводлары, ашлык кабул итү ширкәтләре эшли.
Атаклы урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бакча урамы, Хафиз Фәизов йорты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге.
- Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге.
- Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөхәммәтхарис Фәизов укыткан бина.
- Ленин һәйкәле,
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда Мөслим политехника техникумы (2017―2019 елларда Сарман аграр көллиятенең филиалы), Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, лицей, гимназия, мәктәптән тыш эш үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли[1].
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мөслим мәчете (Гаяз Авзалов урамы, 1а)
- Мөслим мәчете (Октябрь урамы, 29а)
- Мөслим җәмигъ мәчете (Пушкин урамы, 92б)[2]
- Мәдрәсә
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Таҗетдин Фазлыев (1920-1942), Бөек Ватан сугышында әсирлектә һәлак булган укчы.
- Рәис Шәйхелисламов, икътисад фәннәре докторы, элеккеге мәгариф һәм фән министры.
- Рәфкать Мәкъсүтов (1930), галим
- Марат Галиев, I-V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
- Рафис Борһанов, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР министры.
- Инбер Шәфыйков (1941-2001), курайчы, педагог.
- Айдар Сәлимгәрәев (1971), Татмедиа җитәкчесе (2019 елдан).
- Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Ранас Ганиев (1954), гамәли математика гыйлеме белгече, фән докторы.
- Әлфия Галиева (1966), Яр Чаллы педагогика көллияте директоры (2005 елдан), ТР атказанган укытучысы (2002).
- Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фирдәүс Гарипова. Рухи башкалабыз. — Казан: Мәгариф, 2005. — Б. 247. — 124 б.
- Коллектив, баш ред. М. Хәсәнов. Татарстан Республикасының торак пунктлары = Населенные пункты Республики Татарстан. — Казан: ТЭ, 1997.
- Район сайтында район турында
- Районның рәсми сайтында район турында 2010 елның 28 август көнендә архивланган.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Районның рәсми сайты 2009 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
- Район сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталы, archived from the original on 2020-10-20, retrieved 2017-06-27
- ↑ Мәчетләребез. Мөҗәһит сайты