94нче санлы Мөслим һөнәри лицее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/94нче санлы Мөслим һөнәри лицее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
94нче санлы Мөслим һөнәри лицее
Нигезләү елы 1968
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Мөслим
Адрес 423970 ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, Яшьләр урамы, 15нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/sarmanovo/org6226/page869760.htm
Көллият филиалы бинасы

94нче санлы Мөслим һөнәри лицее (рус. Муслюмовский профессиональный лицей № 94) — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты.
2013-2015 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы, 2015 елдан Сарман аграр көллияте филиалы.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Филиал директоры — Рәшит Исрафил улы Кирамов.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләү максатында, Бөгелмә, аннары Яр Чаллы авыл һөнәри-техник укуханәсенең филиалы буларак эшли башлый. Филиал мөдире Сәяр Фәрхетдинов була. 1977 елдан — мөстәкыйль уку йорты. 1977-1984 елларда әлеге уку йортын Илфат Нуриәхмәт улы Юнысов җитәкли. Баштагы елларда уку-укыту сыйныфлары төрле биналарда урнаша, ныклы базасы булмый. Шул сәбәпле Мөслим районы авылларында күмәк хуҗалык һәм совхозлар базасында уку йортының филиаллары ачыла. 1973-1983 елларда андый филиаллар «Урал», «Кызыл Октябрь», Киров исемендәге, Карл Маркс исемендәге, Куйбышев исемендәге, «Урожай» күмәк хуҗалыкларында, «Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, «Михайловка» совхозы базаларында эшли. Аларда сыер савучылар, дуңгыз карау операторлары, III класслы тракторчы-машинистлар хәзерләнә. Укучыларны күмәк хуҗалыкларның зоотехниклары, агрономнары, инженерлары укыта.
1984-1989 елларда уку йортын Наил Мөхәммәтулла Сафин, 1989 елдан Рамил Ягъфәр улы Шәмсиев җитәкли.
1999-2000 уку елында 4 катлы яңа бина төзелә. Ел саен 130-140 укучы һөнәр һәм гомуми урта белем алып чыга.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (Мөслим филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[1] буенча 190 студент кабул ителә.

Мөслим филиалында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ә.Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  2. 2015 елның 13 ноябрендә бирелгән 7456нчы санлы лицензия буенча