Алексеевское

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексеевское latin yazuında])
(Әләски битеннән юнәлтелде)
Алексеевское
рус. Алексеевское
Нигезләнү датасы 1710
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Алексеевск районы, Городское поселение посёлок городского типа Алексеевское[d][1] һәм Алексеевски вулысы
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение посёлок городского типа Алексеевское[d][1]
Сәгать поясы UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман
Халык саны 11 670 (2019)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 56 метр
Почта индексы 422901 һәм 422900
Җирле телефон коды 84341
Карта
 Алексеевское Викиҗыентыкта

Алексеевскоешәһәр тибындагы поселок, Татарстанның Алексеевск районының административ үзәге. Поселок Куйбышев сусаклагычының уң ярында Казаннан көньяк-көнчыгышка 108 км ераклыкта тимер юл станциясе янында урнашкан. Сала аша Р239 автотрассасы үтә. 2000-нче елларда сала тирәсендә су саклагычның Кама өлеше аша 11 километрлы күпер ачылды.

Район үзәгендә — авыл хуҗалыгы машиналарын төзү (ААҖ «Алексеевская СХТ»), ГУП «Алексеевский молочно-консервный комбинат», кирпеч заводы, әсфәлт заводы, нәфис туку фабрикасы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевское авылы XVII гасыр уртасында нигезләнә. Аның беренче хуҗасы майор А. И. Змиев була, үз утарын ул 1712 елда Пётр I көрәштәше Казан губернаторы һәм Әстерхан графы П. М. Апраксинга сата. Апраксин шулай ук тагын ике биләмә — Лебяжье һәм Сакон биләмәләрен нигезли. Бу чордан башлап авыл тарихы җирле рухани Василий Нечаев төзегән елъязмада языла. Елъязма безнең көннәргә кадәр сакланган. Революциягә хәтле аны Воскресенское дип тә атап йөреткәннәре мәгълүм.

Яңа җирләрне яшәү өчен җайлаштыру максаты белән Апраксин монда крепостной крестьяннарны гына түгел, төрле качып киткәннәрне дә китерә. Моның сәбәпле XIX гасыр уртасына кадәрле Кама арты ягы үтеп баручылар өчен әйләнә-тирәдә тыныч булмаган һәм куркыныч җир итеп санала.

Авыллар кулдан кулга еш күчә: баяр Апраксиннан — урал чугун кою заводлары хуҗасы промышленник А. Н. Демидовка, аннан — Екатерина II иркәсе эре җир биләүче сенатор А. И. Сахаровка.

Алексеевск бистәсе Чулман елгасының сул ягына Казан – Ырынбур трассасына урнашкан. Шәһәр тибындагы бистә исемен 1965нче елда ала. Кайчандыр, Алексеевскига Кама елгасы аркылы борам белән кичкәч кенә эләгеп була иде. Елга аркылы күпер салынгач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Чөнки күпердән чыгуга, туп-туры Алексеевск бистәсенә килеп керәсең.[3]

Кеше саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
5 520 6 012 6 776 8 146 9 720 11 224

Милли состав (2002): татарлар – 23,8%, руслар – 69,2%, мордва — 3,1%, чуашлар — 2,0%.[10]

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган як музее
Воскресение храмы
Мәдәният-спорт комплексы

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевское бистәсендә аграр көллият, 3 урта мәктәп, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм эксурсияләр станциясе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017).

Бистәдә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]