Эчтәлеккә күчү

Карабаш

54°42′00″ с. ш. 52°34′00″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карабаш latin yazuında])
Карабаш
рус. Карабаш
Байрак
Нигезләнү датасы XVIII гасыр
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Городское поселение посёлок городского типа Карабаш[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение посёлок городского типа Карабаш[d][1]
Халык саны 4704 (2021)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 201 метр
Почта индексы 423229
Җирле телефон коды 85594
Карта

Карабаш, шәһәр тибындагы бистә (1957 елдан), Бөгелмә районында, район үзәгеннән 27 км төньяк-көнбатыштарак, Зәй елгасының Дала Зәенә койган урынында урнашкан. 1664 елдан мәгълүм. 1989 елда 4,3 мең кеше (татарлар – 80,1%, руслар – 14,1%), 2000 елда 5,1 мең кеше яши. Нефть чыгару сәнәгате (НГДУ "Иркеннефть"). 2 урта мәктәп. Мәдәният йорты. Хастаханә. Мәчет. Карабаш бистәсе янында – Карабаш сусаклагычы. Шәһәрнең аерым торучы Советская ур. «Котылдык» исеме белән билгеле.

Карабаш Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 251 чакрым, ә район үзәге Бөгелмәдән төньяк-көнбатышка таба 23 чакрым ераклыкта урнашкан[3].

1959[4]1970[5]1979[6]1989[7]2002[8]2010[9]
7 287 6 470 4 492 4 272 5 139 4 827

Милли состав (2002): татарлар – 80,5%, руслар – 13,6%, чуашлар — 1,9%.[10]


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 4704 кеше яши[11], шул исәптән: татарлар — 83,06%, урыслар — 13,50%, башка халыклар — 2,40%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,04%[11].

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.